киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татар дөньясы

"Туганайлар" ике теллегә әйләнде

30.07.2010

Керәшеннәрнең Чаллы шәһәрендә чыга торган “Туганайлар” газеты бүген беренче тапкыр урысча кушымта белән басылды. Сигез ел дәвамында татарча чыгып килгән газетны моңа нәрсә этәргән: татарча укучыларның кимүеме, урыслашу процессымы? “Туганайлар” газеты аена ике мәртәбә сигез битле булып чыга. Әмма басманы керәшеннәрнең 2%ы гына укый.

Газетның урысча кушымтасы ай ахырында дүрт битле булып чыгачак. Ягъни ай башындагы сан тулысынча татар телендә, икенче санына урысча кушымта да өстәлә. Бу турыда “Туганайлар” газетының баш мөхәррире Людмила Белоусова белән сөйләштек.

Людмила ханым, керәшеннәрнең “Туганайлар” газетының бүген урысча кушымтасы да чыккан. Бу керәшеннәрнең үтенечен истә тотып эшләндеме, әллә татарча укучыларның кимүеннәнме?


“Туганайлар” сигез ел татар телендә чыга. Әмма хәзер татарча авылда яшәүчеләр генә укый. Ә без керәшеннәрнең мәдәни, иҗтимагый-сәяси, балалар, яшьләр, хатын-кызлар өчен чыга торган бердәнбер матбугат чарасы булып калабыз. Газетны керәшеннәр белән кызыксынучы күпләрнең укыйсы килә, әмма татарча белмәүләре комачау итә. Шуңа “Туганайлар”ны урысча да чыгарсагыз, без дә укыр идек дигән мөрәҗәгатьләр күп килде.

Аннан соң без газетның таралу географиясен киңәйтәбез. Хәзер Русия каталогына яңадан кертелдек. Башкортстан, Удмуртия республикаларында, Чиләбе өлкәсендә яшәүче керәшеннәр дә газетка языла ала. Әмма Чиләбе керәшеннәре татарча укый белми. Урысча кушымта чыгарганда аларның үтенечен дә истә тоттык. Аларны үзебездән читкә җибәрергә ярамый, читтәге керәшеннәрне барлап торырга кирәк.

“Туганайлар”ның урысча кушымтасы нинди юнәлештә чыгачак?


Людмила Белоусова
Ул “Этнографик мозайка” дип атала. Анда гореф-гадәтләр, йолалар, тарих, күренекле кешеләр турында язабыз. Беренче кушымтада Петербур шәһәрендә яшәп, керәшеннәрнең җыр сәнгатен өйрәнүче галимә Наилә Әлмиева белән интервью бирдек, “Керәшен чибәре” бәйгесе турында репортаж яздык.

Урысча кушымта Татарстаннан читтә яшәүче керәшеннәр үсенеп истә тотып чыгарыла дисез. Мисал өчен, Башкортстанда татар газетларын күпләп алдыралар бит. Алар татарча белгәндә керәшеннәр телне онытканмыни?

Башкортстанның Бакалы районында укыту урысча алып барыла. Татарча сөйләшсәләр дә, аларга урысча уку җиңелрәк. Шулай да Башкортстан керәшеннәре телләрен саклый, ә менә Чиләбедәге ногайбәк керәшеннәре инде 70 елдан артык туган телләрендә укымый, язмый. Бүген мәктәптә укучылар татарча бөтенләй сөйләшә алмый, телне илле яшьтән узган кешеләр генә белә. Чөнки алар мәктәптә татарча укыган.

Ногайбәкләргә зур игътибар бирүебезнең тагын бер сәбәбе бар. 2010 елның гыйнвар аенда Татарстан фәннәр академиясенең тарих институты каршында керәшеннәрне һәм ногайбәкләрне өйрәнү үзәге эшли башлады. Әлеге үзәк аларны фәнни яктан өйрәнү, Татарстан белән ногайбәкләр арасында ныклы элемтәләр булдыру эшен алып бара. Без бу турыда газетта да язачакбыз. Шуңа “Туганайлар” – фәнни үзәк белән ногайбәкләрне бәйләп торучы күпер булачак.

Бүген Татарстанда “Туганайлар” газетын күпме кеше укый?

Укучыларыбыз күп түгел. “Туганайлар”ны республикада 2200 кеше алдыра.

Газетны кайсы районнарда күп укыйлар?

Беренче урында Мамадыш районы. Анда безнең 700дән артык укучыбыз бар. Гомумән, Мамадыш – керәшен дөньясы кайнаган урын. Шулай ук Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, Зәй, Балык бистәсе районында “Туганайлар"га күпләп язылалар.

Хәзерге вакытта күрше республикаларда “Туганайлар” газеты тараламы?
Редакция коллективы


Кызганыч, узган ел без Русия каталогыннан төшеп калдык. Шуңа укучыларыбызны югалттык. Хәзер каталогка яңадан кертелдек. Башкортстан, Удмуртия республикаларында, Чиләбе өлкәсендә 100гә якын укучыбыз бар. Аларның күпчелеге ногайбәк керәшеннәр.

Димәк, аларның татарча укырга омтылышы бар әле?


Ногайбәкләрнең Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә, элемтәдә тору теләге зур. Аларның телләрен, мәдәниятләрен кайтарасы, үстерәсе килә, әмма көчләре җитми. Шуңа алар Татарстанга өмет белән карый, бездән ярдәм көтә. Үзләренең мәсьәләләрен чишүдә “Туганайлар” газетына да өметләнә.

Керәшеннәрне уртак татар төркеменнән аерып алып, тизрәк урыслаштырырга телиләр дигән сүзләр ишетелә. Керәшен газетын урысча да чыгара башлау татар укучыларын үпкәләтмәсме, урыслаштыру куркынычын көчәйтмәсме?


Зыяны булмас. Без бит газетны урыслаштырмадык, урысча кушымта гына өстәлде. Минемчә, без укучыларыбызга яңа мөмкинлекләр ачтык.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Тегермәнче Гөрөй кайдан: Эзейдән
03.08.2010 22:14
Мөхәммәт кардәш! Сезнең битараф булмаганыгызны төрле язмалардан укып күрдем, әмма сез минем язмамда ниндидер борчулы фикер тойгансыз. Безнең арада каршы тору уе һич тә булырга тиеш түгел, Алла сакласын янгыннан. Аңлашып яшәү теләге бар. Илтимас, бергә булыйк тегермән корыйк.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
03.08.2010 14:00
Кардәшем Тегермәнче! Крәшеннәр тормышы кызыксындырса урыс кешесен, йә яһүд кешесен, алар татар теле аша беләчәкләр. Биредә йә татрча язмаларны русчага тәрҗемә итеп, йә үзлегенән өйрәнеп. Чөнки тулысынча бер халыкта икенчн халык тормышы белән кызыксынмый, димәк моның өчен газетаны русча чыгарырга дөрес түгел, ә биредә китерелгән русча кушымтасын яклап язулар, барда спекулятив фикер генә, язылганнар күз буяу өчен, янәсе, син мосельман-татар тыкшынма крәшен-татар язмасына, кебек миңа тоелды. Чөнки, оказывается, мөхәриргә кирәк шушы кушымта урыслар тикшереп барсынар өчен, яги без русларга каршы түгел, фикерне җиткерер өчен булып чыга. Нәрсәгә кирәк артык буйсынучаллык русларга? Бүген аны кемдә татарга шундый дәгва кылмый ич.

кем: Тегермәнче Гөрөй кайдан: Эзейдән
03.08.2010 09:45
Туганайлар газетасын гел укып киләм. Күпчелек өлешендә ул әдәби татар телендә әзерләнеп басылып чыга. Әмма торымнан-торымга ден турындагы материаллар иске крәшен язма телендә бирелә. Мондый адымның төптән уйланылып эшләнелгәнен күрми мөмкин түгел. Чыннап та, хәзерге әдәби тел белән бергә крәшеннәр куллана торган телне куллану безгә рухи мирасыбызны онытмаска, сакларга, бүгенге мәдәни торышыбызны, үз йөзебезне югалтмаска ярдәм итә. Һәрбер халыкта да шулай ул, әдәби тел белән җирле тел бергә, бер берсен баетып яши.
Хәзерге вакытта Туганайлар газетасының әһәмияте мәглүмат чыганагы буларак крәшеннәр һәм гомум татарлар өчен генә түгел, ул Русиякүләм әһәмияткә ия була башлады. Рус теле аша крәшен тормышы турында белергә теләгән башка халык вәкилләре саны күбәйде. Шуңа күрә, рус телендә чыга башлаган кушымта булдыру бик кирәкле адым дип саныйм. Имеш-мимешләр аша түгел, турыдан безнең тормышыбыз турында укып белсеннәр. Туганайлар газетасы Татарстанның толерантлыгы, күп этник төркемле татар халкының крәшеннәргә булган туганнарча мөнәсәбәтенең бер матур үрнәге һәм горурлыгы булып торсын. Бу, туганайлар, эчкә, җанга җылы кертә.
җавап

кем: Монир кайдан: Сембер
03.08.2010 13:33
"Тегермэнче Гэрэй" сузне башка якка борды - гэжитнен урыс телендэге кушымтасы башка халыкларны жэлеп итер очен кирэк. Лэкин Людмила Белоусова бу дэлилне узе китермэде, шуна курэ бэхэстэ сорау карала - урысчалы кушымталы татар гэжитен укып керэшеннэр татар телен янадан ойрэнэ башлармы, яки киресенчэ булырмы. Ничек кенэ боргаласак та, "авыру"ыбыз осендэ эшлэмэсэк, ягъни ыныткан - ыныта башлаган туган телебездэ янадан сойлэшмэсэк, балаларны ойрэтмэсэк, бу сорау калачак.
Э, элеге гэжитнен урыс телендэге кушымтасынын шактый мэйданын урысча-татарча сузлеклэр (словари, разговорники) очен бирергэ кирэк.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
02.08.2010 23:09
Юк инде агай-энеләр, апайлар-әбиләр маташмагыз акланып, мин бит әйтмим безнең крәшен кардәшләребез белмәсеннәр димим, белсеннәр. Тик менә шигем бар, урысча гәзит чыгарып ничек инде татарлыкны сакламакчы буласыз? Менә шуны аңлап булмый. Әгәр кайбер крәшен кардәшләребез телләрен начар белә икән, мин әйтмим оныткан дип, русча газета укып ул ничек татарлашсын? Айга бер кушымта урыс телендә чыгарып, нинди туганнары турында мәглюмат алалсын? Бу бит бигрәк аз, айга бер кушымта укып кына белеп булырмы икән кардәшләр хәлләрен? Бик приметив фикер бу, туганкайларым.

кем: рамил кайдан: татарстан
02.08.2010 21:16
чигенэ-чигенэ яна унышлар яулау

кем: Анастасия
02.08.2010 10:55
Мин газета русча вкладыш белэн чыгуына бер дэ каршы тугел.
Чыннан да, бутэн олкэлэрдэ яшэуче керэшеннэргэ бу бик мохим нэрсэ. Читтэ яшэгэн керэшеннэр дэ, татарлар да уз телен оныткан, бу сер тугел. Монда аларнын гаебе юк. Лэкин барыбер аларнын да узлэренен карендэшлэре турында белэсе килэ. Татарча укый белмэгэч - нишлэсеннэр инде алар?
Айга бер тапкыр русча вкладыш укып керэшеннэр ничек урыслашсын инде ул? Анда бит эле 8 бит туган телдэ калачак!
Минем Татарстанда яшэуче кайбер туганнарга да татарча укуы авыррак, лэкин алар читтэ калырга тиеш тугел бит!
Русча кушымта - бу "требование времени", шуна курэ, минемчэ, редакция дорес эшлэгэн.

кем: Мансур кайдан: Зэйдэн
02.08.2010 09:56
Булат, сезнен, Чаллыда яшэп, ул газетаны кулыгызда тотып караганыгыз бармы? Менэ мин, татар кешесе булсам да, аны яратып укыйм. Чонки ул политик газета да, сары газета да тугел, э халык газетасы. Эгэр бугенге авыр заманда момкинлек табып, шундый зур эш башкара алганнар икэн - молодцы! Бу бит урыслашкан керэшеннэрне югалтмау очен эшлэнгэн бер кыю, мактауга лаек адым.

кем: Марќый кайдан: авылдан
02.08.2010 09:22
Бу газетаны алгач, шатлыгым эчемэ сыймады! Нихаять! Урыслашып баручы карендэшлэребезне югалтмас очен куптэн кирэк иде! Редакция коллективына зур рэхмэт! Сез бит безнен бердэнбер, ботен керэшен халкы омет белэн карап торучы бердэнбер басма!

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
31.07.2010 23:25
Ничек инде "ногайбәкләрне саклап калып була" урысча газета чыгарып? Мин Людмила ханымның мантыйгын аңламадым. Телне үстерү, өйрәтү өчен, киресенчә бүтәннәр татарча газетаны чыгару юлларын эзләп, икенче, өченче татар телендә газет чыгаралар бит. Ә сез, башка крәшеннәр белми дип, калганнарын да телдән яздырасыз булып чыга. Менә ногйбәкләргә ярдәмләшү юлыннан, киресенчә кирәк бит хәрәкәт итәргә, - татар мәктәбе ачарга! Сез инде, әллә белмисезмени, ничек итеп урыс дәүләте татарны урыслаштырырга теләгәнен? Шуңа кхрәдер инде, сез тузга язмаган сүзләр чыгарып6 "безнең бабалар чукынганнар әле 4-нче гасырда" дип. Ярар инде, шушы юллар көлкеле булсада, без татарлар күз йомдык шундый надан, әллә юр язган сүзләргә. Урыслашкач инде сез крәшеннәр - бик бәхетле булачаксыз. Кызганыч.

кем: Булат кайдан: Чаллы
31.07.2010 19:58
Гомүмән Чаллыда шундый күренеш, татар редаксияләре башына хатын-кызлар менеп атлана да,эшнең рәтен, тәртибен белмичә, үз яннарына тагын шундый ук хатын-кызларны җыялар, дәүләтясап биргән матбугатны бук хәленә китереп, укучы юк, дигән гаеп ташлыйлар.Урысчага күчү шуның белән дә бәйле.Керәшнгә урысча газета кирәк түгел, шул ук Мамадыш керәшеннәренә дә. Бу- спонсорларны табу, алардан җай алу өчен генә баш редактор Людмила уйлап тапкан нәрсәгә ошаган.100 керәшенең бар икән, чыгар шулар өчен 200 газет, артыгын карендәшләренә таратсыннар..Монысы мисалга гына.Бәлки Людмила ханым үз җаен гына кайгыртып, бердәнбер керәшен газетасын юкка чыгару юлына баскандыр...Чыксын шушы килеш,50 данә, хәтта 10 дәна булып. Еллар узгач аның тарихи бәясе биниһая, үлчәүсез булыр.Акчасызлыкка еларга кирәк түгел.Сезнең исәп буенча Россиядә йөз меңләгән керәшен бар.Миллионерлар да җитәрлек.Кимендә 5000 тираҗлы газетны эх та итмичә чыгара алалар.Газетларын урыс теленә күчереп, керәшен урыска якыная алмый, ул аларга баребер ТАТАР кавеме итеп карый. Карады. Караячак.Кирәк вакытта менә шулай итеп берничә адәмне сатып алып ,үзләренә кирәкне ала ул урыс. Бу юлы халык санын исәпкә алу алдыннан дип әйтергә телим . Бу уңайдан керәшнннәрнең үзләренең фикере зур әһәмиятле- сезгә урысча керәшен газетасы кирәкме? Әйдәгез әле Мамадышлар, Зәйләр, Теләче-Сабалар,Балтачлар хәм Кайбычлар, Сарманнар- Актанышлар,Алабуга -Менделей,Минзәләләр.Керәшен газетасына урысча кушымта керә икән, ул бетте дигән сүз бит.
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +