киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татар дөньясы

Калифорния татарлары сүзлек чыгарды

яңартылган: 05.08.2010 16:42

Америка Төрки-Татар берләшмәсе татарлары Казаннан көтмичә, үз балалары өчен рәсемле сүзлек чыгарды. Аны кулланган сабыйлар бөтен дөньяда татар мохитен тудыра алачак.

Татарча-русча-инглизчә рәсемле сүзлекне Калифониядә, Бурлингейм шәһәрендә урнашкан Америка Төрки-Татар берләшмәсе активистлары әзерләгән. Тышлыкта өч авторның исеме тора: Сан-Францискода яшәгән һәм татар тамырлары булган Надя Павлова, чыгышы белән Казаннан, татар оешмасының активисты Диләрә Чапаноглы һәм Казан университеты талибәсе Назлыгөл Габдерахманова. Алар бу әсбапны якшәмбе мәктәбенә йөргән балалар өчен чыгарган. Әмма бу сүзлек дөньяның башка илләрендә яшәүче сабыйлар өчен дә файдалы була ала.

“Без бу эшне бик теләп һәм зур өмет белән башкардык. Ул кечкенә укучыларыбызга, тылсымлы татар теле дөньясына беренче адым ясарга теләүче барлык кешегә ярдәмлек булыр дип уйлыбыз”, диелә сүзлекнең кереш сүзендә.

Әсбапның авторлары әйткәнчә, ул ике варианттан тора, аның берсе латин хәрефләре белән татарча-инглизчә әзерләнгән. Икенчесе – татарча-русча-инглизчә һәм кирилл алфавитына нигезләнеп чыгарылган.

Якшәмбе мәктәбендә дәрес бара, Калифорния штаты 2009 ел.
Бу проектка әзерлек еллар буе алып барылды, аның өчен активистлар Казаннан килгән китаплардан, интернет сәхифәләрдән материал туплап барды.

Сүзлекнең кулланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлегендә дә 70ләп интернет сәхифәнең адресы һәм бер дистә русча, татарча һәм инглизчә китап күрсәтелгән.

Рәсемнәр, фотолар һәм эскизлар сүз байлыгын төрлечә кабул итү, үзләштерү өчен кулланылды, дип аңлата авторлар. Америкада үскән, гомердә дә татар авылын күрмәгән сабыйларга киез итек, бүрәнә, печәннек, тәртәнең нәрсә икәнен рәсемнәргә карап булса да өйрәнү җайлырак әлбәттә.

Бу сүзлек Казанда гына түгел, Америкада, бөтен дөньяда татарча сөйләшеп, татар мохитендә яшәргә теләүчеләргә файдалы була ала.

Сүзлектә Казанның истәлекле урыннары, мәйданнары, мәчетләр, театр, үзәктәге урам сурәтләренә күп урын бирелә. Халыкның милли киемнәре, ашлары Казан мисалында күрсәтелгән.

Шул ук вакытта, сүзлектә Америка тормышы да чагылдырыла. Мәсәлән “Акча” темасында авторлар долларларны татарча санарга өйрәтәләр, “Сәүдә йорты” сәхифәсендә американ кибетендә сатыла торган ашамлыкларның татарча исемнәрен бирәләр, шулай ук Калифорниядә яшәүче татар сабыйлары өчен әзерләнгән бу сүзлеккә АКШ өчен гадәти сары мәктәп автобусы, атаклы күпер рәсеме дә кертелгән.

Авторлар сүзләренчә, бу - алар әзерләгән рәсемле сүзлекнең әле беренче кисәге генә. Анда исем һәм сыйфат сүз төркеменә караган сүзләр кергән. Бу сүзлекнең икенче кисәгенә алмашлыклар, фигыльләр һәм гади җөмләләр кертеләчәк, дип әйтелә.

Белгәнегезчә, Калифорниядә татарлар инде ярты гасырдан артык яши, җирле оешмада берничә буын татар кешесе үсте, Бурленгеймдагы татар якшәмбе мәктәбендә әле дә балалар өчен атна саен татар теле дәресләре алып барыла. Америка Төрки-Татар берләшмәсе быел 50 еллыгын бәйрәм итте.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Nazlıgöl кайдан: Kazan
05.08.2010 15:23
Иншалла, сузлек Казанда да донья курер дип ометлэнэм.
Фикерлэрегез, телэклэрегез очен рэхмэт.

кем: Абуталип кайдан: авылдан
01.08.2010 17:04
Сузлекнен эчтэлеге нинди микэн, э тышлыгында хата киткэн. "Рэсемле татарча сузлек" мантыйкка туры килэ бит инде , "татарча рэсемле" тугел !
җавап

кем: Мансур кайдан: Оренбурдан
02.08.2010 10:21
Апуталип, Сез үзегез татарчада сай йөзәсез бугай. Татар әдәби телендә сөйләшә белүче "икән" белән "микән"не генә аера белергә тиеш. Аның кагыйдәләре бар. Бу - җирле, диалектик кулланыш түгел, чеп-чи хата куллану, игътибарсызлык галәмәте.
"Сүзлек" - ул бит сүзләрне берәр билге буенча туплау. Рәсемле сүзлекләр гадәттә сүзләрне тематика буенча, сурәтләр белән баетып туплап төзелә. Моннан кемнән зыян, Абуталип туган?! Йомыркадан җөй эзләп утырмыйк...

кем: !!! кайдан: Татар иле.
31.07.2010 21:25
Бу сүзлекне интернетка да элеп куярга иде.
җавап

кем: CUNEYT кайдан: SANFRANSISKO
04.08.2010 00:59
Tatar Ilenden "Бу сүзлекне интернетка да элеп куярга иде" digen yazu chikti. Dorost suzge javap yuk diler...lekin javap birep te bula. Kiril alifbasi belen Tatar, Rus hem Ingliz telendegi TATARCA Rasemle Suzlekne elektronik formatta (pdf - 147 sahife - 112 MB) Kazanga tapshirdik. Alar bu suzlekne basip chigarmasalar internet ka kereterbez.

YARDEMSOYER aftorlar SABI BALALAR ochon bu eshke kereshteler. Ber tiyen akcha alminche tugiz ay eshlep suzlekne donyaga kiterdeler. Anlagan anli....

кем: färidä кайдан: istanbuldan
31.07.2010 00:12
.Bigräk tä cit illärdä yäshäwce häm telne öydä genä öyräny mömkincelege bulgan balalarga latin älifbasinda räsemle syzlek ! Bik kiräkle , faydali esh basqargan aftorlarni täbrik itäm Ikence öleshe dä tizlektä dönya kyrer digän ömettä qalam

кем: шамил баһаутдин кайдан: samar
30.07.2010 21:33
Бу китап Казандагы китап кибетендә дә сатылсын иде.
     
текст зурлыгы - +