киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Толерантлык: Төньяк Кавказ Татарстанны уздырмакчы

30.07.2010

Бу көннәрдә Нальчикта “Толерантлык – уңышка ирешү нигезе” дигән мөселман һәм православ яшьләре лагере үз эшен дәвам итә. Төньяк Кавказда бу инде өченче тапкыр уздырыла. Татарстанда әлегә мондый тәҗрибә юк, мөселман яшьләре үзләре генә җыела.

Әгәр Татарстанда уза торган мөселман яшьләре форумына дин белән кызыксынган дөньяви яшьләр дә җыелса, Төньяк Кавказ мөселманнары координация шурасы рәисе Исмаил хәзрәт Бердыев әйтүенчә, Нальчикта үтүче мөселман һәм православ яшьләре форумына бары тик дин тотканнар гына чакырулы.

Аның сүзләренчә, Татарстандагы кебек мөселманнар яшьләрен генә җыюны алар да оештыра ала, чөнки аның бернинди дә авырлыгы юк.

“Алар үзләре җыела, үзләре оеша. Ә ике дин вәкилләре булганда бөтенләй башка мәгънә. Дөресен генә әйткәндә без башта аны оештырырга курыктык, чөнки яшьләр дә шүрләп калды. Хәтта бер-берсеннән аерым утырдылар. Әмма инде якыннан танышкач бик дуслашып киттеләр һәм бу иң мөһиме”, ди ул.

Бар мөмкинлекләр дә каралган


Төньяк Кавказда бу лагерь инде өченче тапкыр уза. Аның беренчесе Ставрополь краенда, икенчесе Карачай-Чиркәстә үткән булган. Ә быел исә Кабарда-Балкарның Нальчик шәһәрендә оештырылды. Киләчәктә исә бу чараларга башка республикалардан да, аерым алганда Чечня, Дагыстан, Ингуштан чакырырга уйлыйлар.

Бердыев әйтүенчә, хәзерге вакытта анда 60ка якын кеше ял итә. Мөселман яшьләре ислам уку йортларыннан, православлар Ставрополь епархиясе дини семинариясеннән килгән.

Һәм аларның һәркайсы лагерьдә үз динен тота. Ягъни мөселманнарга намаз уку өчен бар мөмкинлекләр дә каралган, хәләл ризык белән тәэмин ителгәннәр.

Яшьләр бергә тематик кичәләрдә, түгәрәк өстәлләрдә, спорт ярышларында катнаша. Бердыев әйтүенчә, бик күп чаралар каралган, шуңа лагерьдә бер генә дә буш вакыт юк.

Ләкин Татарстандагы мөселман яшьләре исә мондый лагерьләргә каршы булуын әйтә. Мисал өчен “Мөхәммәдия”не әле күптән түгел тәмамлаган Ләйсән яшьләр буларак ике дин вәкиленә уртак тел табу авыр булмаячагын, әмма дини өлкәдә бер-береңнән кыенсыну күзәтеләчәген әйтә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Фәрит Гыйбатдинов кайдан: Чуашстан
31.07.2010 11:44
Толерантность дия дия гасырлар үтте инде.. Болай да гомер төрле диндәге, төрле милләтлщр белән бергэ бара.....андый катнаш лагерьлар ясамасаңда гомеребез бергә үтә. Балалар бакчасы, мәктәм, җәмгыять, СМИ, торган җирләр барысыда толерантность белән үтә.. Кавказда ул кирәктер, минемчә, бездә андый катнаш лагерьларның кирәге юк...

кем: чуртан кайдан: samar
30.07.2010 21:23
чип-чиста апара. Сиксән ел кайнаган интернационализм нәрсә белән беткәнен тиз оныттылар.Кавказлар баштан террордан туктасыннар,аннары инде урманда үбешә башларлар.
     
текст зурлыгы - +