киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / түгәрәк өстәл

Башкортстанда үзгәрешләр көтеп - I

Дамир Исхаков
30.07.2010

Русия татарлары һәм башкортлары тормышында зур вакыйга булды. 20 ел дәвамында Башкортстан белән җитәкчелек иткәннән соң президент Мортаза Рәхимов отставкага китте. Аның урынына Рөстәм Хәмитов билгеләнде. Миллион ярымлап татар яшәгән бу республиканың эчке һәм тышкы сәясәтендәге үзгәрешләр, татарларның язмышы һәм киләчәге турында тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков белән сөйләшәбез.

Римзил Вәли. Дамир әфәнде, соңгы вакыйганы ничек кабул иттегез?

Дамир Исхаков.
Бу вакыйга минем өчен көтелмәгән хәл булмады. Аның тизлеге генә шаккатырды. Биш көн эчендә элеккеге президентны алып, яңасына иннагурация үткәрделәр. Шунысын да әйтергә кирәк, мин 12 июль көнне Уфада идем. Анда татар җәмәгатьчелеге оештырган конференциядә катнаштым.

Римзил Вәли.
12 июльдә Русия Президентының администрация башлыгы Сергей Нарышкин Мортаза Рәхимовны үзенең кабинетына чакырып алып сөйләшкән. Бу сөйләшүдән соң Мортаза Рәхимов кайтып, үзенең ярдәмчеләре белән киңәшләшкән. Ягъни 12 июль көнне Рәхимовның китүе турында сөйләшү булган. Шул ук көнне Уфада татар җәмәгатьчелеге милли гаделлеккә багышланган конференциядә утырган. Бу вакыйгалар арасында бәйләнеш бармы?

Дамир Исхаков. Билгеле, бәйләнеш бар. Татар җәмәгатьчелеге юкка гына җыелмады. 13 июль көнне иртән Рәхимов урынына кем кала икәнлеге билгеле иде. Конкрет шәхеснең исеме әйтелде.

Римзил Вәли.
Димәк, сөйләшенгән кешенең исемен сер итеп тотмаганнар. Бу мәгълүматны Мәскәү Кирмәнеме, әллә Уфадагы Тукай урамындагы Ак йорт ычкындырганмы?

Дамир Исхаков. Минемчә, Мәскәү җибәргән. Бу үзенә күрә татарларга бер сигнал булган. Рәхимовны алмаштырган шәхес Башкортостанның төнъягыннан, татар телле төркемнәр арасыннан чыккан кеше. Башкортларның “Күк бүре” кебек радикаль төркемнәре азрак читкәрәк этелде.

Үзгәрешләрнең сәяси ягы да, мәдәни ягы да бар. Башкортстанда хакимият алмашыну, Татарстанда яңа президент килүдән дә әһәмиятлерәктер. Безнең 14 июль көнне булган конференциядә төрле чыгышлар булды. Шул исәптән Башкортстандагы яңа вәзгыятьтә татарларга нишләргә кирәк дигән сорауларга да җавап эзләнде.

Башкортстан җитәкчеләренең кайсы якка китәсе әлегә билгеле түгел. Әле иске аппарат бар, министрлар кабинеты отставкага китте, әмма барысы да вазыйфа башкаручылар булып утыралар. Ситуация бөтенләй ачык дип әйтеп булмый. Башкортстанның яңа президенты әйтүенчә, үзгәрешләр булачак.

Римзил Вәли.
2003 елда президент сайлау вакытында, инде Рәхимовны озаттык дигәндә, бу эш тагы сузылды. Җиде ел үткән. Рәхимов китә, яңадан сайлана дигән сүзләр чыккан иде. Бу китүнең сәбәпләре нинди?

Дамир Исхаков. Рәхимовның китүе, берьяктан караганда, табигый. Аның яше дә җиткән. Минем фикеремчә, Рәхимовның китү сәбәбе, Башкортларның өченче корылтаенда аның әйткән сүзләре. Анда радикаль башкорт милләтчеләренә охшаган сүзләр да әйтелде. Бу карашлар Мәскәү тарафыннан уңай кабул ителмәде.

Римзил Вәли. Нинди сүзләр казанны кайнатып чыгарды соң?

Дамир Исхаков.
Төп идеяләре – Башкортстандагы хакимият оешмаларындагы кешеләр үзләре эченнән чыгарга тиеш иде.

Римзил Вәли. Бу дөрес тәкъдимме?

Дамир Исхаков. Төрлечә карарга була. Әгәр дә Рәхимов төзегән сәясәтне дәвам итүче кеше була икән, мин моңа каршы булыр идем. Ә башкорт милләтчеләренә андый юнәлешнең дәвамы күбрәк ошый.

Римзил Вәли. Ә ни өчен соңгы елларда Башкортстанда эчке эшләр министрлыгына, прокуратурага чит төбәкләрдән, гадәттә, рус кешеләрен китерделәр? Татарстанда ул кадәр үк булмады.

Дамир Исхаков. Башкортстанда вәзгыять, гомумән, башка төрле. Мәскәү белән конфликтлар килеп чыгу мөмкинчелеге булган. Уфада кайбер милләтчеләрне кулга алганнар. Ситуация хәл ителмәгән. Эчке конфликт дәвам итә.

Минем ишетүемчә, Рәхимов премьер-министр итеп үз кешесен калдырыр өчен көрәш алып бара. Татар иҗтимагый оешмалары шушы вәзгыятьтә Рәхимов даирәсен калдырмас өчен көрәшә. Аларның фикере шундый: Рәхимов китеп тә, ул Башкортстанда калырга мөмкин. Рәхимов алып барган сәясәтнең дәвам ителү куркынычы бар.

Римзил Вәли. Башкортлар үз теләге белән яшәргә теләгән ирек сөюче бер милләтме?

Дамир Исхаков. Башкортстан тарихын карасаң, анда күп нәрсәне табарга була. Шул исәптән тарихны яңадан язарга кирәктер. Мәсәлән, Салават Юлаев турында мин китап чыгарырга җыенам. Анда Башкортстан тарихчылары тарафыннан эшләнгән яңа карашлар да булачак.

Башкортстандагы күтәрелешләрдә башкортлар гына түгел, татарлар да катнашкан. Бүгенге хәл бераз аерыла. Чөнки башкорт милләтчелеге тарафыннан үткәрелгән сәясәтнең дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелүе рус белән татарның көрәшә башлавына китерде. Хәзер татарларның башкортларга карашы үзгәрде.

Башкортстанда радикаль милләтчеләрнең югары сәясәткә йогынтысы республика өчен бик куркыныч вәзгыять китереп тудырды. Чөнки урыс белән татар берләшсә, алар башка халыклардан күбрәк. Әгәр дә яңа килгән хакимият иске сәясәтне алып барырга теләсә, алар озак тора алмаячаклар. Шуңа күрә Хәмитовка бик нык уйларга туры киләчәк.

Сәясәт төссез була алмый. Башкортстанда һәрбер милли төркемгә яраклы милли сәясәтне оештырырга кирәк. Бу өр-яңа хәл. Кызганычка каршы, Башкортстан эчендә татарлар тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган. Берничә оешмалары бар. Сәяси фактор булу өчен Башкортстанда татарлар бер юнәлештә хәрәкәт итәргә тиеш. Әгәр дә татар бу сәясәттә актив рәвештә катнашмаса төшеп калырга мөмкин.

Римзил Вәли.
Мортаза Рәхимов хакимияттән киткәндә, үзе теләгән варис калдырырга тырышты. Мәскәү тәэсирендә башка намзәт күрсәтелү, кадрларны күпмедер дәрәҗәдә үзгәртү ихтыяҗы килеп туу очраклы түгел. Моның артында Башкортстандагы зур акчаларны, ширкәтләрне аерым төркемнәргә күчерүме, әллә Мәскәүгә каршы федерализм өчен көрәш торамы? Әллә миллионнан артык татарның ихтыяҗын бик санламыйча, татарны башкорт итү теләгеме? Кайсы фактор шушы кризиска тәэсир иткән?

Дамир Исхаков.
Моның сәяси, икътисади һәм мәдәни ягы да бар. Без Башкортстандагы төп икътисади ресурсларның Мәскәү кулына күчүен аңларга тиешбез. Уфада прокуратура, АПК системасына күчәр алдыннан булган милек мөнәсәбәтләре ничек үзгәрүенә, яңадан эш башлап җибәргән. Бик зур суммалар турында сүз бара. Яңадан милекне бүлү булмаса да, барыбер ыгы-зыгылар бар. Башкортстан – бай республика, бүләсе милек җитәрлек.

Этник ягына килгәндә, Мортаза Рәхимовның идарә итүен ике этапка бүлер идем. Беренче өлеше бик начар булмады. 90нчы еллар ахырына кадәр татарга бик бәйләнмәде. Тел турында канун кабул ителгәч кенә, вәзгыять үзгәрә башлады.

Бүген бик еракка кереп китте, башкортлаштыру, татар мәктәпләрен бетерү сәясәте татарлар арасында ризасызлык тудырды. Татарлар моңа бик каты каршы чыга. Үзгәрешләр вакытында татарлар үз мәнфәгатьләрен өскә чыгарачаклар. Шуңа күрә, Башкортстанда сәясәтне оештыру гадәттән тыш авыр булыр.

Римзил Вәли.
Милек бүлү дә, милли мәсьәлә дә Мәскәү күзлегеннән караганда бик катлаулы. Бу эшләр бүген туган нәрсә түгел. 2003 елның көзендә Башкортстан президентын сайлаганда ике намзәт - Веремеенко һәм Сафин бик уңышлы көрәштеләр. Беренче турда Рәхимовны узып та китәрлек хәлгә җиткәннәр иде. Рәхимов беренче турда 23%тан арттыра алмады. Димәк, революцион вазгыять шул ук вакытта туган. Нишләп ул вакытта Мәскәү Рәхимовны яклап калдырды? Хәзер нәрсә үзгәрде?

Дамир Исхаков.
2003 елда Рәхимовны Путин калдырды. Мин уйлыйм, монда үзара килешү булгандыр. Мәскәүләр өчен Рәхимовны калдыруның бер яхшы ягы булды. Нефтехимия комплексы мәскәүләр кулына күчте. Димәк, килешү булган. Шул килешү нигезендә, Рәхимов нефтехимия комплексын бирергә вәгъдә иткән.

Мәскәү, Рәхимовның икътисади көче калмагач, аны сәяси кеше булмас дип уйлагандыр. Ләкин, минемчә, бу бераз ялгыш булгандыр. Чөнки республика эчендә әгәр син массаларга таянасың икән, экономикадан тыш башка юллар да бар. Рәхимов соңгы елларда милләтче төркемнәргә таянды.

Римзил Вәли.
Милли идеяне күтәрүче галимнәр, иҗтимагый хезмәткәрләр хакимияткә тәэсир иткәнме? Уфада Ак йорт шундый кешеләр тәэсиренә калган дип санарга буламы?

Дамир Исхаков.
Башкортстанда башкортлар сан ягыннан аз булу сәбәпле вертикаль төзеделәр. Бөтен башкортлар Рәхимов артыннан тезелеп басты. Алар Рәхимовка тәэсир иттеләр. Рәхимовның иң соңгы таянычы – башкорт милләтчеләре. Ләкин, башкорт милләтчелеге тотрыклы таяныч түгел, чөнки алар сан ягыннан аз.

Римзил Вәли.
Башкорт милләтеннән аерым сәяси төркем төзү омтылышы булдымы? Мәсәлән, башкортлар яшәгән Урал ягы төбәкләрендә социаль үсешне көчәйтү, финанслар күбрәк кертү, андагы кадрларны Уфага китерү, һәм аларны башкалардан өстенрәк куярга омтылу сизелдеме?

Дамир Исхаков. Андый сәясәт булды. Уфа янында күп кенә яңа йортлар төзиләр. Ишетүләр буенча, шул яңа йортларга килгән башкортларны утырталар. Димәк, бу алдан уйланган сәясәт.
Шуны да искә төшерергә кирәк, Башкортстанның һәрбер төбәгендә башкорт үзәге дә эшли. Бина, аппарат, шунда утыручы конкрет кешеләр бар. Татарстан белән чагыштырганда Башкортстанда башкортларның структура төзелеше күпкә ныграк.

Римзил Вәли. Декабрь аенда Башкорт корылтаена яңа рәис сайлаган вакытта Илдус Илишевның әйткән фикерләре интернетта күренә. Шунда ул Башкорт корылтае утырышына сез министрларны, башка җитәкчеләрне чакырып кыздырырга, юнәлеш бирергә тиеш дигән максат куя. Ягъни башкорт милли хәрәкәтенең штабы дәүләт оешмаларыннан өстәнрәк, яки аның тәэсире булырга тиеш дигән тәкъдимме бу? Әллә башкорт мәнфәгатен яклаган вакытта күз-колак булу, тикшерү хокукымы бу?

Дамир Исхаков. Икесе дә бар.

Римзил Вәли.
Шулай итеп, Башкорт корылтаеның башкарма комитетына хакимият башлыклары, министрларны чакырып, хисап тотып күрсәтмә бирү, башкорт халкы ихтыяҗыннан чыгып канунга сыя торган эшме?

Дамир Исхаков. Структуралар үзара төрле юнәлештә йогынты ясарга мөмкин. Билгеле, дәүләт органнары башкорт файдасына хәрәкәт иттеләр. Әмма Мәскәүнең вәзгыяте башка булса, читкәрәк китәрләр иде. Ул вакытта Башкорт корылтаеның йогынтысы кирәк була. Илишев төп идеолог һәм уртада торучы кеше буларак моны яхшы аңлый. Һәм кирәк вакытта корылтайны өстерәп чыгарып башкаларга да басым ясый.

Уйлавымча, эчке башкорт партиясе бар. Ул нык оешкан. Аны Башкортстанның яңа президентына җиңеп чыгарга бик авыр булачак. Ә татарның Башкортстанда андый структурасы юк.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Алгыр кайдан: Уфадан
04.08.2010 10:18
Илештән Олугбәк Азаматка: Сез, якташ абзый, совет чоры КПСС тарих китапларын, азак башкорт псевдотарихчылары "творениеларын" укый укый әллә түбәңә "су үткәртә" башладыңмы?

кем: Олуг бик Азамат кайдан: Илеш
03.08.2010 23:10
Бар буйсынмаган халыклар,бар көч белән буйсындырылган халыклар,бар үзеннән көчлерәк күршегә үзе баш иеп җанын тапшырган халыклар.Мин гомер буе укыту өлкәсендә булып сәвит халкы ясауга бөтен көчемне куйдым.Үзем татар булсам да башкортның урыс падишаһына баш иеп Рәсәй таҗы астына керүен бөтен дөнья халыклары өчен үрнәк итеп саныйм.Мортаза абзый күпме ялгыш җибәрсә дә Путин аны да ,малаен да,дус-иш,туган тумачаларын да гафу итте,ә Медведев аны бөтен ил алдында мактап пенсиягә озатты.Тугрылык һәр заман өчен мактаулы сыйфаттыр.Минтимер абзый аңа караганда да тугры хезмәт итте .Ләкин ул буйсынмаган халык башлыгы иде.Мактый-мактый Путин аңа пенсиягә чыккач та каторга тормышы билгеләде:торгыз чиркәүләрне,Казанны православие шәһәре яса,боларны эшли алсаң Болгарда мәчет төзергә рөхсәт алырсың.Ә башкорт илбашы алдында мәсьәлә бүтән:син-безнең кеше,сиңа ышанабыз,татарны юкка чыгару юлында ярдәм итсәң бөтен" булачак гаепләреңне" дә гафу итәрбез.Менә уйлыйм:вакыт түгелме инде безгә дә баш иергә.Әнә абхаз,осетиннарга миллиард сумнар ява Мәскәүдән.Кыргызлар уйланыша,украиннар.Тиздән Рәсәйгә белоруслар,казахлар керәчәк.

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
02.08.2010 17:35
Күршенеә үрдәге дә ата каз, хатыны чибәр, ә балалары матур-ди мәкал. Шуның кебек, иштәк башкыртлары милли хәрәкәте башкырт этнократик дәүләт системасы кул астында үсте. Биналары да, зарплатасыда... менә алар беткәч хәрәкәтләре калырмы - юкмы, икеле. Әнә "Кук бүре"-ләре 100 гә якын кеше җыеп йыйыннарын җыйган, хәрәкәтләре бер ай эчендә сүрелде буламенги? Дамир Исхаков ярата инде ул Уфа татар оешмалары тарафына төрткеле фикерләр, татарстанда да әллә ни кыла алмыйлар бит.
Менә башкырт хәрәкәтенең берсе ни язган:P.S. от «УЖ»:
Известный башкирский публицист и общественный деятель Айрат Дильмухаметов, дважды судимый за экстремизм, предугадал крах национального движения. Накануне всебашкирского съезда он написал письмо свому народу. Вкратце, оно выглядит так:
«Так, как смылся Рахимов, президент башкир уходить не должен. Позор. Я рад, что он ушел. Достал донельзя. Но мне противно от того, как он ушел. Ваш идол жил как чмо, и ушел как чмо. Его сняли, как хорошего пинка дали. При этом наградили орденом, который сразу же девальвировался. Медведев сказал, что Рахимов правил «добросовестно». Если его правление названо добросовестным, то как же надо править недобросовестно?
В результате миф о башкирской угрозе действительно оказался мифом.
И вот после полной капитуляции всех рахимовцев и назначения Р. Хамитова, в самых лучших традициях древнего и мудрого народа тут же нашелся крайний – предисполкома ВКБ Азамат Галин. «Это из-за тебя, из-за твоего выступления на курултае убрали Муртазу! Это ты во всем виноват! Исполком не защищает башкир! Исполком не выражает интересы народа! Курултай не обозначил свою позицию в судьбоносный момент!» - понеслось со всех сторон.
Успокойтесь, о дети природы! ВКБ создан 15 лет назад и за это время он ни разу не защищал интересы башкир, хоть и трижды собирались на всемирные съезды «лучшие сыны и дочери народа». Более того, курултай Рахимовым и не для этого вовсе создавался, а для защиты собственно рахимовских интересов. Ни один свадебный генерал в исполкоме не то что свою нацию, за себя постоять не в состоянии. Вы что, с луны упали? Вы что, ничего этого не видели?
Разве Галин принял идиотское решение об обязательном изучении башязыка небашкирами, что резко и негативно политизировало все небашкирское население РБ?
Систему назначений не Хамитов вводил, к нему какие претензии? Ну допустим, не согласился бы он, сказал бы: мне как бывшему демократу неудобно приходить таким вот образом. Так желающих на низком старте целая дорожка стояла.
20 лет назад мы надеялись, что наступает расцвет нации, мы построим справедливое и свободное общество, раскроем потенциал народа. Быть башкиром будет круто. Но сегодня реноме нации опущено ниже некуда и в этом виновата сама нация.
Одна из главных причин сегодняшнего состояния башкир – полное отсутствие понимания политики как одной из основных составляющих жизни современного этноса.
Для башкир на протяжении длительной истории самая серьезная проблема – избрать себе руководителя. Как избрать самого умного, если его выбирают политически тупые? Не только тупые, но и трусливые? Ладно, если б тупой, но при этом смелый. А тут тупой, трус, да при этом еще считающий вон того умного – дураком.
Я раньше хотел стать президентом Башкирии, выдвигался в президенты. Но я заявляю, что не хочу возглавлять какое-либо движение, не хочу быть президентом у ТАКОГО народа. И писать о башкирах я больше не буду – неинтересно.»

кем: Алгыр кайдан: Уфадан
31.07.2010 14:05
1. Цитата: Сорау - "12 июль көнне Рәхимовның китүе турында сөйләшү булган. Шул ук көнне Уфада татар җәмәгатьчелеге милли гаделлеккә багышланган конференциядә утырган. Бу вакыйгалар арасында бәйләнеш бармы? Дамир Исхаков. Билгеле, бәйләнеш бар".
- Булды ди көтеп утырыгыз... Бу конференцияне Казан галимнары, политиклары катнашлыгында уздыру өчен Уфа татарлары бик күптән тырышты... Яр Чаллыда да уздырып карадылар, анда да яклау табылмады...Казан галимнары, сәясәтчеләре дәррәү җыелып киләсе урынга биш-алты пенсионер карт килгән иде дип өзгәләнеп кайтып сөйләделәр милләтпәрвәр егетләр... Шулай РБ да татарларга карата "башкортлаштыру" сәясәте уздырылганын бәлки Казан да күрер дигән өмет булды. Казаннан килгән рәсми делегацияләр "дуслык күперләре" урнаштырып кочаклашып-үбешүгә кайтарылып калды. Татар милләтчеләре (патриотлары дип әйтүем) белән очрашып, җирле татарларның проблемасын күтәрү - кая инде ул... Уфа татарлары Уфа-Казан "дуслык күперләре" астында калды дип уфтандылар бездә... Бөтен татар дөньясы безнең авыр хәлне күреп дәррәү тавыш күтәрергә тиеш иде, татар һаман "төрки тугандаш милләт" дип пантюркизм чире белән авыруын дәвам итә. "Башкорт бит төрки туганым" дип үпкәсен онытырга әзер булды, ә тегеләр мәкерле эшен эшли бирде. Әнә кыргыз белән үзбәк "гомум төркилек идеясының" нәрсә икәнен шәп күрсәттеләр. Милләт иң башта үз милләттәшләрен карарга, кайгыртырга тиеш түгелме?
2. Дамир абый без Уфа татарлары сезнең "Татары:Популярная этнография" исемле китабыгызны бик, бик җентекләп укыдык. Ризасызлыгыбыз зур булды... Сез анда татар этник группаларын санаганда безне - татар телле "җир башкортларын" махсус төшереп калдыргансыз! Ә без чукындырылудан качып, яисә җир хуҗасы булу өчен башкортлыкка күчкән татарларны галим кеше булып та "оныткансыз"...Без болай сез белмәсәгез татар дип санап йөрибез. Подумаешь анда метрикә кыягазында башкортмы-кемме дип язылган, эш анда түгел бит. Көзен үткәреләчәк перепись җан исәбен алу конференциялoрендә катнашуыгыз аңлашылмый. Сезнең китап буенча Башкириядагы татарлар саны тагын да кимүен 700 меңгә калуына прогноз ясыйсыз. Алдан безгә кабер казып куйгансыз. Чаң кагасы урынга күбебез шулай риза булып, "булган фактларны констатацияләп ятырга" күнегеп киттек түгелме? Башкорт галимнары теге яки бу татар авылының "башкортлыгын" "доказать итү" өчен әнә делегациясе белән килеп төшеп фәнни исемнәре, регалияләре "авырлыгы" белән басып авыз ачырга базнат иткән һәвәскәр краеведларны "шапкалар белән закидать итеп" китәләр, алардан үрнәк алырга кирәк! Өстәвенә "башкортлаштыру" сәясәте район администрацияләрендә, мәгариф бүлегендә, мәктәпләрдә, авыл администрацияләрендә утырган үзебезнең татар кулы белән эшләнә, дәрәҗә урыннарында калу, зарплата, эш урыны югалтмау өчен өстән төшкән указаниены үтәргә татар кешесе оста бит инде ул... Милли мәнфәгат дигән нәрсәне гел онытабыз инде без... әдәм мәсхәрәсе Көнбатыш Башкортстан территориясендә тоташ татар телле авылларда (Бүздәк районындагы бердән-бер авыл Канны-Төркәй белән Әлшәй районындагы Кыдрач, Сапай, Курятмас сыман бер-ике иң көнбатышта утырган авылларны исәпләмәгәндә) бер татар язуы, вывескасы калмады. Татар мәктәпләре башкорт мәктәпләренә әверелеп бетеп бара... Менә кайда кирәк ул чаң кагырга. Сугыштан соң "геройлар" табыла инде ул.....

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
30.07.2010 16:54
Йомшак сузлэр белэн сагызак оясын туздыру кебек. Татарны оешмаган дип шелтэлэу бар, эммэ аны оештыру очен, бит, суз генэ житми. Кая сон ярдэм? Илишев шайкасы энэ узенен пунктларын оештырган, халык акчасына тота аларны, яшьлэрдэн боевиклар яки штурмовиклар эзерли. Билгеле, татарга каршы. Урыска алар тугрылыгы турында кон саен ант итэлэр. Рахимов белэн малае талап жыелган малдан да олеш шунда китэ. Эле булса нефтехимия комлексын сатудан килгэн 2 миллиард долларга якын акчанын эзе табылмаган. Бу бит жинаять, эммэ ни Мэскэу, ни Илишев шайкасы лэм-мим. Димэк, акча, чит илгэ оазатудан калганы, энэ шул башкорт боевикларын устерергэ тотына. Бу энгэмэ эллэ нинди яналыклар бирми, Карим Яушев сайтында алар бик ачык рэвештэ бирелгэннэр. Дорес, минемчэ, бу Башкортстан дигэн республиканы тамыры белэн корытып бетерегэ кирэк. Уфа губернасы и вчо! Мэскэу узенен турыдан туры идарсын булдырсын. Житэр татарны мэсхэрэлэргэ, житэр анын остеннэн колэргэ! Урыс белэн татар берлэшергэ тиеш. Хичшиксез. Тик шулай гына бу котырган иштэк шайкасыннан котылырга булырдыр.
җавап

кем: Muslim кайдан: Tatarstan
01.08.2010 16:16
Minga ghajap , nichek inde sorgendage tatar xokumate jitakcheseneng Bashqortostan Jomhuriaten beterep Ufa gubernasen bulderune yaqlawe . Bugen Bashqortostan'ne yuq itsalar , irtaga Tatarstan'neng bashena jitachaklar bit . Bu urus imperialisme we colonialisme tarafdarlareneng ing zur maqsate . Qezghanech , Bashqortostan'nan cheqqan keshelerde nishlapter iman-axlaq seyfatlare bik chamale (bashqortonda da , tatarenda da) . Allah saqlasen mondey monafiqlardan !
җавап

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
03.08.2010 18:07
Синеңчә без, уфа татарлары, урыска каршы булабыз дип башкыртка әйләнергә тиешме, сырхау хыял белән генә башкыртлар яклавына өмет итәргә мөмкин. Алар бит атларга атланып казан урамнарында йөрегәндә онытыгыз башкириядә татарлар барлыгын дип ишәрәләделәр. Син инде видимо аңламагансыңдыр.
Син, Татарстан муслиме, үзеңне кара, анда торып безне сатып ятма, Вил абзый ул Дүртөйледән, безнең хәлне һәрхәлдә синнән яхшырак белә дип уйлыйм.
Иман - әхләкның үзеңдә нинди микдарда икәнен әйтеп булмый, сине күргән-белгәнем юк, милләтенең бер өлешен корбан итәргә җыенган кешедә иман-әхлак юктыр. Менә монысы кызганыч, менә шулардан алаһу сакласын иде. Амин.
җавап

кем: Чын татар кайдан: Яңавылдан
03.08.2010 01:02
Сүзләрең хак,Мөслим!
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Башкортстанда үзгәрешләр көтеп...