киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Украинада Кирилл сәфәре сәясәт белән бәйләп карала

Патриарх Кирилл Украина президенты Виктор Янукович белән
30.07.2010

Глобаль стратегияләр интитуты мөдире Вадим Карасев патриарх Кириллның Украинага килүен Русия интервенциясе дип саный. “Ачык сәясәт” аналитик үзәге президенты Игорь Жданов бу сәфәрдә сәясәтнең диннән өстен торуын күрә.

Глобаль стратегияләр интитуты мөдире Вадим Карасев Мәскәү һәм Русия патриархы Кириллның Украина сәфәрен Русия интервенциясенең бер өлеше дип санавын белдерде.

Вадим Карасев
Патриарх киткәннең икенче көнендә Киевта үткән матбугат очрашуында Карасев, әгәр дә Кырымга Русия премьер-министры Владимир Путинның һәм Мәскәү меры Юрий Лужковның килүен, шулай ук патриарх Кириллның Украина сәфәрен бергә куеп карасаң, “2010 елның җәендә Украинада күрше дәүләтнең төрле яклап зур идеологик-һуманитар интервенциясе булды дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин”, - диде.

Аның фикеренчә, Русиядәге дөньяви хакимият тә, дини хакимият тә Украинаны парвослав-рус киңлегенә кушу өчен тырыша.

“Бүген Русия хакимияте рухый, дини хакимият ярдәмендә элекке совет җирләрендә яңа православ зур урыс киңлеге булдырырга, анда уртак тарихка, дингә һәм уртак изге урыннарга ия православ дәүләт буларак Украинаны да кертергә тели”, - диде Карасев.

Игорь Жданов
“Ачык сәясәт” аналитик үзәге президенты Игорь Жданов патриарх сәфәрендә аның дини эшчәнлеген кайчак сәяси эшчәнлеген күмеп китте диде.

“Сәяси сәфәр идеологик юнәлешләр булдыру, Украина җирендә урыс дөньясы фикерләрен һәм карашларын алга сөрү белән бәйле иде”, - диде Жданов.

Ул Украина хакимиятенең Рус чиркәвенә ныграк бәйләнә баруына игътибар юнәлтеп Русия чиркәве Украинада дәүләт чиркәве дәрәҗәсенә диярлек күтәрелде диде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Muslim кайдан: Tatarstan
02.08.2010 16:18
Bu Yanukovich aghayda botenlay oyat digan narse yuq ikan . Urus imperialislare , nichek teli , shulay awalilar uzen . Ghorur ukrainnar monga ozaq tuzep tormaslar .
     
текст зурлыгы - +