киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татар дөньясы

Бистән 360 еллык юбилеена әзерләнә

Авылның иҗтимагый киңәше утырышы
29.07.2010

Пенза өлкәсенең Кузнецки районы Бистән авылы 31 июльдә 360 еллыгын билгели. Бәйрәмгә авылдашлар һәм еракта гомер итүче якташлар кайта. Шулай ук юбилейга рәсми кунаклар, Пенза, Казан, Уфа, Мәскәүдән билгеле дин һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырылган. Бәйрәм чараларын уздыруда авылның иҗтимагый киңәше, район хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы катнаша.

Пенза өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәтенең имам-мөхтәсибе Ислам хәзрәт Давыдов 360 еллыкка әзерлек эшләренең ике ай дәвам итүен әйтә. Казаннан, Пензаның үзеннән сәнгать төркемнәре, җырчылар килә. Юбилейны тантаналы рәвештә сәгать 11дә әләм күтәрү белән башлап җибәрәләр. Бәйрәмнең махсус кунагы – Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов.

Ислам хәзрәт Давыдов сүзләренчә, совет чорында да Бистән халкы динне, телне, гореф-гадәтләрне саклап калган. Шуңа бәйрәм Аллага шөкрана кылу җыены кебек уздырыла.

“Авылның 360 еллыгын җаннарыбызны тынычландыру өчен оештырырга теләдек. Бу җирдә килмешәк булмавыбызны, Бистәнгә Пенза шәһәреннән дә иртәрәк нигез салынуын күрсәтергә телибез. Күршеләребез урыслар, мукшылар белән дус-тату яшибез.

Аннан бәйрәм оештыруның тагын бер ягы бар. Ул да булса, хәзер яшьләр җиңел тормыш эзләп шәһәргә китә. Ә безнең авылда шәһәр шартлары булдырылган. Су, газ, интернет үткәрелгән. Шуңа 360 еллык юбилейны үткәреп, яшьләрне авылда калдырырга, иманыбызны арттырырга өметләнәбез. Пензада татар авыллары күп. Алар белән берләшеп өлкәбез эшенә өчен хәлдән килгәнчә ярдәм итә алуыбызны яшьләргә аңлатып калдырасыбыз килә”, ди Ислам хәзрәт Давыдов.

Бистән авылы бәйрәме вакытында хатын-кызлар арасында “Иң оста җырчы”, “Иң оста биюче” һәм башка бәйгеләр уздыру карала. Шулай ук мотоузышуларны тамаша кылу мөмкин булачак.

Бистән – бай тарихлы, үз гореф-гадәтләрен саклаучы ныклы нигезле авыл. Биредә Аллаһка ышанып, Аңа таянып эш итүче диндар халык яши. Советлар Союзы вакытында да биредә мәчет ябылмый, бу тарихи Аллаһ йорты бүген дә халыкка хезмәт итә.

Авылда 1600 кеше яши, 550 хуҗалык исәпләнә. Ике мәчет, мәдрәсә эшли. 90 еллык тарихы булган урта мәктәпләре бар. Анда 188 бала белем ала, татар теле һәм әдәбияты укытыла. Бистәннәр – спорт яратучы халык, район һәм өлкә буенча җиңел атлетика, волейбол, хоккей буенча иң алдынгылардан булып санала.

Бистән авылының тагын бер үзенчәлеге – биредә иҗтимагый киңәш эшли. Ул үз эченә дин, экология, татар телен һәм мәдәниятен саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы берничә комитет керә.






Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
29.07.2010 23:39
Котлыйм Бистән авыл халкын. Бик әйбәт, тарих белән татар кызыксына, бик әйбәт, тик мин ышаналмыйм Бистән авылына 360 ел булганлыгына. Кайдан соң килгән бу авыл кешеләре? Димәк алар Алтын Урда заманында Пенза вилаятендә әле булмаганнар? Мукшылар булган, урысларда татарлардан алда килгәннәр Пенза җирләрендә? Татарлар булмаган булма шушы җирләрдә татар дәүлете кешеләре кем булган? Кемнәр соң сугышкан шушы урыслар белән, әгәр пензәкләр шушы җирәргә килгән булсалар Алтын Урда дәүләте җимерелгәч? Кызык, кайдан килгәннәр соң? Шундый акылга сыймаган бәйрәм итәргә кирәкме урысларны көлдереп? Бердә аңламыйм ни өчен безнең татар тарихчылапры шундый бәйрәмнәрне чикләми? Була иде бит Казан шәһәренең дә 458 еллыгын уздыврырга, мең еллыгын түгел. Бердә аңламыйм, ни өчен шул кадәр тарихыбызга без битарафлар? "Без биредә төп халык" имеш, төп халык булу өчен шушы җирләрдә яшәү кирәк 2-3 мең ел, шундый датаныв раслый аласыз икән, якшы ике куллап котлар идек, ә болай сез пензәкләр шушы җирләрдә иң соңгы халык дип исәпләргә генә кала. Менә иң соңгы күчеп килүчеләр - калмыклар, алар тарихта билгеле 18 гасырда күчеп утыралар татарлар җиренә. Юк, Бистән авылы кешеләре моны белмиләр чөнки Кәрьән дә язылмаган татарлар турында, шушы мәглюматларны табып була тарихи китапларда гына.
     
текст зурлыгы - +