тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

татарстан

Чаллы сентябрьгә кадәр “Кыйбла”сыз калды

“Ихлас” мәчете картлары

“Ихлас” мәчете картлары

29.07.2010

“Чаллы телевидениесеннән дүрт татар тапшыруы берьюлы юкка чыкты. Ни өчен татар тамашачысыннан шулай көләләр, аны санга сукмыйлар.” Соңгы вакытларда “Азатлык” хәбәрчесенә шундый мөрәҗәгатьләр күбәйде. Хәбәрче үз чиратында вәзгыятьнең асылын беркадәр өйрәнде.

Чаллы телевидениесеннән татарча тапшыруларның югала башлавына беренче булып бабайлар һәм әбиләр игътибар итә. Чөнки өлкәннәр яратып карый торган “Кыйбла” тапшыруы берничә атна дәвамында эфирга чыкмый. Аннан соң татарча башка тапшыруларның туктап калуы турында да сүзләр тарала. Чаллыдан берничә кеше бу хакта “Азатлык” хәбәрчесенә дә мөрәҗәгать итте. Әйткәнемчә, халыкның зур өлеше дини юнәлештә булган “Кыйбла” тапшыруына игътибар итә. Бу тапшыру атнага бер күрсәтелә иде.

Халык фикере

“Азатлык” хәбәрчесе Чаллының “Ихлас” мәчетендә булып, өлкәннәр фикерен белеште.

“Соңгы 2-3 атнада “Кыйбла” тапшыруын күпме карарга тырышсак та, карый алмадык. Башка тапшыру күрсәттеләр. Програмда ул юк. Сәбәбен аңлатмадылар. Яшьләр өчен дә, өлкәннәргә дә бу тапшыруның әһәмияте гаять зур иде”, дигән фикерне куәтләделәр мәчеткә йөрүче Әсхәдулла Садыйков, Хәйдәр Низамов, Фәрит Камалов һәм Әмирша Бакиров. Вәзгыять һаман шулай калса, алар мөрәҗәгатъләр язып, шәһәр хакимиятенә барырга әзер торуларын белдерделәр.

Җитәкче башкача уйлый


Рахман Шәфигуллин
“Журналистлар ялда, шуңа элекке тапшыруларны кабатлап бирәбез. Тапшырулар туктатылмады. Сентябрь аенда аларны кабат торгызабыз, яңа көч белән. Татар тамашачысы булганда, татар тапшырулары туктатылмас”, дип ышандыра “Чаллы ТВ” җитәкчесе Рахман Шәфигуллин.

"Азатлык" татар яшьләре берлегенең элекке рәисе Тәлгать Әхмәдишин татар тапшыруларының бетүе – милләтне бетерү, дип саный.

“Халык санын исәпкә алу алдыннан татарча тапшыруларның югалуы бик үкенечле хәл. Моңа кадәр дә бу ТВ милли-сәяси тапшырулары белән ялтырамады. Фәүзия Бәйрәмова, Дамир Шәйхетдингә карата булган мәхкәмә эшләре бөтенләй сөйләнмәде, күрсәтелмәде”, ди ул.

Халыкта шундый фикер дә барлыкка килде, “туктатылган татарча тапшырулар кабат торгызылмаячак.” Рахман Шәфигуллин исә сентябрь аенда тапшырулар кабат булачак, дип ышандыра.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
30.07.2010 23:43
Зөбәер Мифтахов кайдан: Чаллы: Туганкаем Чалыда газета чыга башлады быел, инде ярты елы узып-та киткшн, ә сез белмисезмени? Атала газета : "Истрико-кулҗтурное наследие" дип. Мөхәрире һәм абунәчесе - Җәмил Сәфиуллин, урыс-татар телендә чыгарыла.

кем: кәрим кайдан: татардан
30.07.2010 10:17
Кайда гарантия,монысыннан да юнсезерәге килмәс дигән? Яңасы монысыннан да хуже булмасын!!!

кем: Зөбәер Мифтахов кайдан: Чаллы
30.07.2010 09:02
Әгәр Чаллыда гомумән татар җанлы ару гына бер төркем кешеләр булса, алар бергә җыелышып һич югы бер татарча гәзит чыгаруны җайга салырлар иде... Татарның мәсхәрәсенә әверелеп беткән "Шәһри Чаллы"га альтернатива итеп... Кыйбат та, кыен да түгел ул, мин үзем генә чыгара башларга да җыенган идем 2007 елда, электрон Тәрҗемәче төзергә керешү белән генә тукталып калдым... Башлангыч капитал 25 меңнән 100 меңгә кадәр генә кирәк... – Шуны эшли алмагач 250 мең дип саналган Чаллы татарлары, уйлап карагыз чынлыкта ничәү икәнен... Һәм "милли хәрәкәт" дип аталган нәрсәнең нидән торганлыгын, беруңайдан...
...Бүгенге көндә Чаллыдан бер (!) татарча сайт бар, – 2002 елда мин ачып эшләтә башлаган www.tatarca-text.narod.ru сайты. Бар иде "Азатлык" яшьләр берлеге сайты (10% татарча) – эшләми бугай инде хәзер, бар иде "Безнең юл" дигән "тәңречеләр" сайты (5% татарча) – белмим ничектер... "Шәһри Чаллы"ның 2004 елда мин ачкан сайты бетеп, урынына ниндидер "әҗәл" чыгарып азапландылар – аны беркем белми дә... Шул ук вакытта, Татарстан дәүләте сайтлар тотуга бик күп миллионнар сарыф итә – бөтенесен "Татмедиа"да һәм Казанның күптән инде мафияләшеп, сасыкланып беткән "татар теле" оешмаларында үзара бүлешеп ашап бетереп кенә торалар, бер тиене дә Казаннан читкә чыкмый, анда калганы да реаль файдага тотылмый...
...Файдасыз, ләкин бездән калмасын, шундый тәкъдим сезгә – әйдәгез, Чаллының бәйсез татар гәзитен һәм татар сайтын чыгара башлыйбыз... Теләсәгез, җыю-макетлау-төзәтү-редакцияләү эшләрен менә мин башкарам, сайтын да ясап бирәм һәм алып барам – күп сорамыйбыз. Баштагы мәлдә тагын бер-ике журналист җитә. – Бездән калмасын дип кенә язам, булмаячак ул!

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
29.07.2010 23:09
Әйдәгез шушы юнсез түрәне кууны башлыйк? Бергәләшеп. Ник без мескеннәр түгел ич, шайтанымамы кирәк шундый түрә?

кем: замандаш кайдан: чаллы
29.07.2010 21:10
Ә иң гаҗәбе җәмәгать, үз республикаңда, үз шәһәреңдә дөреслекне үз телеңдә, телевидениедән һәм башка массакүләм мәгълүмат чараларында халыкка җиткерергә аптырап, гаҗизләнеп бер- береңә, Америка акчасына оештырылган "Азатлык" радиостанциясе аркылы зарланышып утыру.

кем: Якташ кайдан: Чаллы
29.07.2010 19:41
Шундый зур урын биләп аның үз туган авылына да юнле эш кылганы юк. Аңа өметләнмәгез...
Хәер, җылына бер, бай якташларын җыеп, аларга мәҗлес, халыкка тамаша уздыра анысы. Шуннан ары киткәне юк...
Миллилек юк анда. Булса уйланып, халкыкка шушы ук хәбәрне Чаллы ТВ сы аша да бирә алыр иде.
Бәлкем өстән кушканнардыр, болай булуы да ихтимал...

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
29.07.2010 18:11
Менә бит, Рахман Шәфигуллин Чалла ТВ-сендә нәчәлник булып эшли, ә аңа татарча тапшыру кирәкми булып чыга? Шундый хәлне бүтән милләтләрдә күреп буламы? Юк, булмый. Һәр милләт кешесе үз милләте турында, телендә тапшырулар алып баралар. Ә татарда, татар кешесе, татарча тапшыруны туктата!!! Бичара халык шул татар, юкса аны татарча тапшыруның тукталгачтын, икенче көнне эшеннән алып ташларлар иде. Бөтен эш шунда, ә бу ахмак татар түрәсе үзенең юнсезлеге белән әле масаеп йөрер, "менә ул татарча тапшыруны япты, ә татар ниэшли ала, теләсә тота да бөтенләйгә ябып-та куяла, аңа моның өчен берни булмаячак" дип мактанала. Без шул кавказлылар түгел, шундый юнсезләрнең муеннарын өзәлмибез шул.
җавап

кем: Дамир Шәйхетдин кайдан: Чаллыдан
29.07.2010 19:36
Мәхкәмә приговор чыгаргач, 3-4 сәгатьтән "Чаллы ТВ" минем турыда гаебемне раслау эчтәлекле сюжет тапшырды. ФСБ нәрсә кушса, шуны эшләдеме?... Шәфигуллин кул куеп чыгарган тапшырулар бу...
     
текст зурлыгы - +

татарстан

хезмәтләр:

подкастRSSmobile