киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Татар активистлары: “Киләчәк” програмы яшереп әзерләнә

29.07.2010

Татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре “Киләчәк”тә татар мәгарифе үсеше нык кимсетелгән дигән карашта. 29 июльдә алар Казан Кирмәне янында пикет үткәрде. Пикетта Татар иҗтимагый үзәге, “Мөслимә” оешмасы һәм “Мәгариф” ассоциациясе вәкилләре катнашты.


Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов “Киләчәк” програмын президент Рөстәм Миңнехановка күрсәтәчәк, шуңа күрә без монда, дип белдерде. Министрлыктан да бу мәгълүматны кире какмадылар.

Җәмәгать тыңлаулары булмаган


Галишан Нуриәхмәт әлеге програмны мәгариф белгечләре әзерләсә дә, киң җәмәгатьчелектән яшереп эшләнде дигән карашта.

“Ул програмда татар балалар бакчаларына бернәрсә дә каралмаган, алар юк кебек. Татар мәгарифе дә анда юк шикелле. Татар мәгарифен күтәрергә кирәк дип күп сүзләр сөйләнелә. Ләкин практик бернәрсә дә каралмаган. Сүзе бар, ә програмда бер тиен дә акча каралмаган”, ди Нуриәхмәт.
Соңгы ике елда 111 татар мәктәбе ябылган

Иҗтимагый оешмалар белдерүенчә, әлеге програмда милләт, туган телем дип җан аткан татар халкының мәнфәгате исәпкә алынмаган. Казан хакимияте бинасы белән Казан Кирмәне арасына тезелеп баскан каршылык белдерүчеләр күп түгел, бары тик 12 генә кеше иде.

“Безнең “Мөслимә” оешмасы вәкилләре атналар буе бакчаларында яталар. Алар минем фикердәшләр. Мәктәп һәм тел язмышы хәл ителгәндә, берьяктан караганда, бакча эше әһәмиятлерәк булырга тиеш түгел. Бүген безнең милләт, тел мәсьәләсе, халык санын алу мәсьәләсе хәл ителә торган көннәр. Чор бик катлаулы.

Икенче яктан, адәм баласы шушы корылык сәбәпле үземнең булган ризыгымны җыйем әле, ач калмасам иде, ди. Ул шөбһә дә бар”, ди “Мөслимә” оешмасы башлыгы Әлмирә Әдиятуллина.

Ышанычны бетерделәр

Галишан Нуриәхмәт тә ата-аналар һәм укытучылар алар янында булырга тиеш кана бит ди. Тик укытучылар теләктәшлек белдереп чыгарлар иде дә, икенче көнне үк аларны эшләреннән куарга мөмкиннәр.

“Халык бездә демократия булыр дип ышанып йөрде, әмма бер генә ышаныч та акланмады. Хәзер Мәскәү күрсәтмәсе белән суверенитетны да юкка чыгаргач, ышаныч бик аз калды. Шуңа күрә, безнең җәмәгать эшлеклеләре йөрми, журналистлар һәм язучылар шулай ук пикетларга чыкмый”, ди Нуриәхмәт.

Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, “Ватаным Татарстан” газеты һәм “Татарстан Яңа Гасыр” телевидениесе журналистлары да киләбез дип ышандырган булган, күренмәгәннәр.

Ә менә пикетчыларны күзәтеп һәм язуларны күчереп алучы хокук саклау оешмалары вәкилләре – милиционерлар 4-5 кеше иде. Милиция майоры нигә күчереп алуларына аңлатма бирмәде.

Канунны үзләре дә үтәми

Соңгы вакытта милли һәм социаль мәсьәләләргә багышланган пикетларга Татарстан җитәкчелегенең әллә ни исе китми. Халык алдында торган проблемнарны кануни юл белән чишү нәтиҗәлерәк булмасмы?

“Демократик илдә һәм кануни илдә генә кануни юллар белән эшләп була. Ә бездә демократия дә юк, канунны үзләре дә үтәмиләр. Русия конституциясендә милләтләрнең хокуклары турында әйтелгән.

Ә безнең Бердәм Дәүләт Имтиханын бирүне дә, үз телеңдә укуны да тыялар. Бөтен Русиядә татар мәктәпләрен ябып бетерделәр, Башкортстанда да ябылды.

Татарстанда калган иде, аларын бик тырышып-тырышып ябуны дәвам итәләр. Аның дәлиле “Киләчәк” програмында язып куелган. Соңгы ике елда ябылган мәктәпләрнең 111 дә татар мәктәбе”, ди Нуриәхмәт.

178нче мәктәпне татарларга


“Мәгариф” ассоциациясе әгъзасы, Казанның Совет районында әлеге оешма бүлегенең рәисе Гөлфәния Җәләлова да әлеге пикетта иде. Татар мәктәпләренең язмышын хатлар яза-яза, бик авырлык белән генә булса да, алга җибәрергә мөмкин дигән карашта.

“2001 елдан бирле 20нче гимназия балалар бакчасында утыра. “Звезда Поволжья” газетында Миңнехановка ачык хат белән мөрәҗәгать иттем. Шуннан соң гына мэриядән килеп тикшереп, элекке бер мәктәп бинасын капиталь төзекләндереп, 20нче мәктәпне шунда күчерергә исәплиләр.
                  Җәләлова һәм милиция хезмәткәре

Нәтиҗә булсын дисәң, халык үзе йокламаска тиеш. Менә шулай итеп без чыгып йөрмәсәк, көрәшмәсәк, шул ук татар мәктәпләренең укытучылары, директорлары иртәгә эшсез калачак, мәктәпләр ябылачак.

Совет районында 35 мәктәп бар. 36нчысы ачылырга тиеш. Шуның фәкать 3се генә татарныкы. Бүгенгә кадәр берсе балалар бакчасы бинасында утырды. Икенчесе Дәрвишләр бистәсендәгесе бик искереп беткән бер мәктәптә. Ә өченчесе аның элекке төрек-татар лицее иде. Беләсез, төрекләрне куып җибәрделәр.

Менә хәзер 178нче мәктәпне ачалар. 177нче мәктәпне ачкан чакта шәһәр башлыгы Метшин чираттагысы татар мәктәбе булачак дип белдергән иде. Хәзер кире чигенеш булды. Ул мәктәп тә урыс мәктәбе булачак. Аерым татар сыйныфлары кертеп утыртмакчы булалар, әмма без аның белән канәгать түгел”, ди Җәләлова.

Пикетта катнашучылар фикеренчә, татар сыйныфлары да булган белем учагында укучыларга милли татар тәрбиясе тәтемәячәк. Барлык тәрбия эшләре дә урыс телендә һәм чит рухта алып барылачак.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Нур кайдан: Себердән
30.07.2010 09:28
Казанда татарлар тирән йокыга талган икән, туган тел язмышын кайгыртып чыккан пикетта барлыгы 12 кешенең генә, 12 асыл затның, катнашуы зур хурлык татар мәркәзе өчен. Бакчаларында җимешләрен саклыйлар икән татарлар, сәбәпме бу? Әйтерсең, пикет бер генә көнлек түгел, ә айлык чара. Татарның ачлыклардан коты ярылып калган икән. Татарстан мәгариф министрлыгы әзерләгән мәгариф программасында туган телгә башлангыч сыйныфларда гына урын биреләчәге күптән билгеле иде бит инде, Беренче Президентыбыз 5 ел эдек әйтә башлады бит инде ана телен гаиләләрегездә саклагыз, дип, күптән түгел ачыктан-ачык чыкты туган тел гаиләдә, балалар бакчасында һәм башлангыч сыйныфларда сакланыр, дип . Свияжск чиркәүләренең гөмбәзләрен алтын белән каплау өчен аз акча кирәкмәс шул, татар телен укыту өчен калмас Татарстанның акчасы.
Татарстанның югары даирәләре белән күптән башларга кирәк иде халыкка милли мәгариф турындагы сөйләшүләрне, ул кабул ителгән көннәрдә түгел. Читтән өйрәтеп яту җиңел, диючеләр булыр булуын. Әлеге мескен пикет өчен йөрәк шулкадәр әрни ки, хәтта сүз әйтеп булмый, протест хисе басып тора уй-фикерләрне.
Кызганыч, Казан чит төбәкләрдә яшәүче татарларның өметләрен аклый алмады.

кем: Мәүлет кайдан: Казан
29.07.2010 19:34
"178нче мәктәпне татарларга".
Бу мәктәпне татар мәктәбе була дип мәдәният министрлыгы да ышандырган иде.
Кем куркытты икән боларны?.
Ничек болай була соң инде бу?!...
Нигә Шәймиев, Миңнеханов дәшми?.
Безгә үткәннәргә караганда (Болгар) - киләчәк (татар мәктәпләре) күпкә кирәгрәк!!!

кем: Рафис Кашапов кайдан: Чаллы
29.07.2010 18:19
Пикетта катнашкан Татар иҗтимагый үзәге, “Мөслимә” оешмасы һәм “Мәгариф” ассоциациясе вәкилләренә, Чаллы Татар иҗтимагый үзәге исеменнән рәхмәтләребезне җиткерәбез! Мин үзем 1-2 августа Казанда булам Алла боерса, дүшәмбе Марат Мөлеков ис. БТИУ нең кичке жыенында катнашырга исәплим. Аннда ошбу һәм башка проблемаларны уртага салып сөйләшсәк бик яхшы булыр иде. Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан эфэнде Нуриәхмәт белән алдан сөйләшсе бар.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
29.07.2010 17:45
Тагы шул, "эштән куарлар"? Ә кумасалар? Нигшә инде шул кадәрле куркаклык күрсәштергә? Оят түгелме? Юк шул, оят калмады халыкта, ничек оста яшеренергә өйрәнгәннәр. Пикетка чыкмас өчен нинди генә сәбәп тапмыйлар.

кем: Фирдэвес кайдан: Чирмешэнннэн
29.07.2010 12:44
Наил эфэнде, ул программанын асылын ачып
салсагыз иде, без дэ эчтэлеген укып белер идек.
СМИда фикер алышулар булмады шул, бу программа турында.
Программасы турында сyз кyп йерде, эчтэлеген ачыклау булмады.

җавап

кем: Наил Алан кайдан: "Азатлык" радиосы
29.07.2010 17:37
Татарстан фән һәм мәгариф минстрлыгына әлеге програмның эчтәлеге белән таныштырыгыз әле дип үтенеч хаты җибәрдек. Җавап көтәбез.
     
текст зурлыгы - +