киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Кеше хокукларын яклаучы тоткарланган

Альмира Жукова
29.07.2010

Башкортстандагы кеше хокуклары яклаучы Альмира Жукова наркополиция тарафынан тоткарланган. Аны көчләп машинага утыртып алып киткәннәр. Жукованы наркополиция кулына бирдермәс өчен тырышкан кайберәүләргә көч куланылган.

Жукова кабат тоткарлану “герое”

27 июль Уфаның Октябрь Проспектында фатир төзергә акча кертеп, акчалары янган җәмәгатьчелекнең җыелышы булган иде. Анда катнашкан хокук яклаучы Альмира Жукованы наркополииция тоткарлаган. Машинага җирдән өстерәп алып барып утырткан. Альмира Жукованың сәламәтлеге какшау сәбәпле, аңа ашыгыч ярдәм машинасы чакыртканнар, ләкин наркополиция аны үткәрмәгән.

Альмира Жукова белән Сул фронт хәрәкәте башы Дмитрий Чувилин да тоткарланган. Алар икесе дә шул ук кичен иреккә чыгарылганнар.

Жукова эшчәнлеге өчен “сабак” аламы?

Элегрәк хәбәр итүебезчә, Альмира Жукованың кызы Алинә Жукова кулга алынган иде. Әнисе сүзләренә караганда, аның авызын каерып ачканда ике тешен сындырганнар, шул вакытта сумкасына наркотик ташлаганнар. Альмира Жукова моны үзенең эшчәнлеге “җимеше” дип исәпли. Эш шунда, ул наркополиция департаменты башы Виталий Мартыновның улының рейдер һөҗүмнәре белән шөгыльләнүе турында мәгълүмат туплаган булган.

Элегрәк тә Алинә Жуков шушы ук сценирий буенча кулга алынып, хөкем ителгән иде. Ләкин Русия президенты каршындагы җәмәгатьчелек шурасы кысылышы белән ул иреккә чыгарылган иде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +