киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

“Б.Г” баланың компьютерда порнография каравын әйтә

28.07.2010

Газетаның соңгы санында авторлар уйланырлык фикерләр җиткергәннәр, без шуларның кайберләренә игътибар итәргә булдык.


Татарстан милицияләре башлыгы хастаханәдә

“Безнең гәҗит”нең икенче битендә Татарстанның эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровның табип һәм шәфкать туташлары белән булган соңгы очрашуы искә алына. Рәсми мәгълүмат чараларында Сәфәровның хастаханәгә сәфәре бер төрле яктыртылса, “Б.Г” исә пәрдә артын да күрсәтә, алдан әзерләнгән сораулардан тыш, министрга,“ Мондый вак-төяк мәсьәләләрне министр хәл итәргә тиеш түгел, бөтен системагызда тәртип булсын иде”, - диючеләр табыла.

Фәүзия Бәйрәмова татар тамырларын барлый

“Оренбург минем өчен – бөек тарих, борынгы курганнар иле, татарның Ата-Ватаны, даладагы кылганлы бишеге…Батыршалар җиһат игълан иткән ил. Дәрдемәндкә илһам биргән җир, Ризаэддин Фәхретдинов иҗат иткән урын…”, ди язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрамова “Тамырың нинди татар?!” язмасында.

“Коты алынган халык дәшми”

Азнакайдан Роберт Зариповның яңа укыту стандартларына, мәгариф өлкәсендә булган җитешсезлекләргә карата фикерләре “Бала өчен бәла” язмасында “җан авазы” буларак яңгырый.

“Бүген яңа уку стандартлары дигән вәзгыть башланды. Компьютер белән интернет куллануны беренче урынга куеп, укучыларны надан калдыру сәясәте алып барыла. Инновация чаршавы астында балаларның фикерләү сәләте көннән-көн югала. Бала дәрес хәзерлисе урынга компьютерда порнография карый, азартлы уеннар белән мавыга, интернетта хат языша”, ди Зарипов.

Мортазин халык хәтерендә

“Б.Г”ны укучылар арасында Ирек Мортазинны да искә алучылар бар.

“Ирек Мортазин иректән мәхрүм. Сталин вакыты түгел бит”, дип яза Зәй районы, Аксар авылыннан Салих Зиннәтов.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
28.07.2010 20:14
Менә күбрәк мәктәп-тҗәрбияви, милли тормыш турында һәм милләттәге үзгәрешләр турындагы язмалар кызыктыра. Шулар турында күбрәк язасы иде. Бигрәктә балаларны тәрбиәләү турында, чөнки интернет баланы тәрбиялә башласа ни килеп чыгар? Интернет бит җансыз әйбер, ә бала җанлы, җанлыны җансыз тәрбияләсә кем булыр ул бала үскәч? Менә бит һәр эшнең ахырын уйларга кирәк. Әфәрин "БГ" кирәкле проблеманы күтәргән өчен, шулай кирәк барча гәзитләргә, киләчәгебезне ят кауым кулларына бирмик, үзебез тәрбиялик.
     
текст зурлыгы - +