киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Универсиада корылмалары иминме?

28.07.2010

Төзелеп бара торган гимнастика үзәгенең гөмбәзе ишелү хәбәреннән соң, 2013 елгы Универсиада корылмаларының иминлеге мәсьәләсе калкып чыкты. Бәйсез чыганаклар, төзелешләр технологияләрне бозып, ашыгыч рәвештә алып барылырга мөмкин, дип әйтә.

Гимнастика үзәге гөмбәзе җимерекләре астыннан чыгарылган 3 кеше ашыгыч ярдәм хастаханәсендә ята. Аларның сөякләре сынган, тәннәре җәрәхәтләнгән. Төзелештә эшләгән тагын бер кеше ашыгыч ярдәм машинасында вафат булды, дип хәбәр ителде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, сишәмбе көнне төзелеп бара торган корылмада гөмбәзне тотып торган 6 корыч багана ишелеп төшкән. Бу хәл Казан вакыты белән көндезге сәгать ике тирәсендә була.

Бу бина башкалада Сыртланов урамында төзелә иде. Якын тирәдә яшәүче кешеләр матбугатка, көндез дә эшлиләр, төннәрен дә йокы бирмиләр, кагалар, сугалар, дип зарланды.

Бу корылышта һәм башкаларында да эшләр зур тизлек белән алып барыла. Әле яңа гына Казанда 7 яңа бинаны файдалануга тапшырдылар. Алар ничек һәм нинди вакыт эчендә төзелгән?

Төзелеш оешмаларына бәйле чыганаклар, эшләрнең бик зур тизлек белән алып баруын раслый. Төзелеш өчен акчалар бик озак килү сәбәпле, эштә тоткарлыклар туа. Аннан соң, корылмаларны тиешле вакытка өлгертер өчен төзүчеләр көнен дә, төнен дә эшли. Моны төрле төзелеш оешмаларында эшләүче кешеләр дә раслады.

Кайбер бәйсез чыганаклар әйтүенчә, ашык-пошык эшләгәнгә күрә, иминлек таләпләре, эшнең тәртибе, технологияләре бозылырга мөмкин.

Гимнастика үзәге түбәсе ишелгәннән соң, комментар бирергә чыккан Татарстан прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты вәкиле дә, бу фаҗигале хәлгә проект хатасы, яки аны бозу, яки иминлек таләпләренең үтәлмәве китергән булырга мөмкин, диде.

Газетлар язганча бу гимнастика үзәге һәм башка Универсиада проектларын бер үк төзелеш берләшмәсе алып бара. Аның вәкилләре аңлатма бирүдән баш тарта.

Зур тизлек белән алып барылган төзелешләрдә фаҗигале хәлләр элек тә булды. 2009 елның сентябрендә Универсиада авылында плитә төшкән иде, аның астында бер кеше изелеп үлде. Тагын бер корылмада торбалар эшләнгәндә казылган чокырның стеналары ишелде. Анда 18 яшьлек төзүче һәлак булды, тагын ике кеше яраланды.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Рим кайдан: kazan
29.07.2010 00:18
Универсиада - 2013 объектларын чынында берәрсе тикшереп карады микән. Сыртланов урамы белән Мәүлетов урамы кисешкән урындагы бина дигән нәрсә ул, җәмагать, хәзерге вакытта әзерлекләү эшләре алып барылган Шашурин фамилияле эшкуарның Автотехсервиз бинасы ләбаса. Шуны тиз вакыт эчендә эчен-тышын бизәгәннән соң Универсиада объекты дип комиссиягә җиткерделәр. Шуңа охшаш биналар Казанда җитәрлек. Аларның ныклыгын һичкем тикшереп күрмәгән.
     
текст зурлыгы - +