киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


комментар

Патриарх Кирилл: милли лидер яки Папа булу юлында

Украина милләтчеләре: "Колонизатор Мәскәү побы китсен"
28.07.2010

Мәскәү һәм бөтен Русия патриархы Кириллның Украинада сигез көн дәвам иткән сәфәре тәмамлана. Ул бүген Киевта Русьны чукындыру көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмнәрдә катнашты, аннан Мәскәүгә кайтты. Сәфәрне күзәтүчеләр күрше илләргә тәэсир итә алучы патриарх Владимир Путин белән чагыштырганда милли лидер булырга катырак дәгъва итә ала дигән нәтиҗәгә килә.

Патриарх Кирилл сәфәр өчен җәй вакытын сайлады. «Азатлык» радиосының Киевтагы күзәтүчесе Виталий Портников фикеренчә, бер яктан караганда, челлә вакытында беркемне дә сәяси вакыйгалар кызыксындырмый кебек, әмма Кирилл үзенә игътибар җәлеп итә алды. Ул моны яңгыраш алган мөрәҗәгатьләре белән эшләде. Чиркәү, православие мәсьәләләрен генә күтәреп калмады, тарихка, сәясәткә дә кереп китте.

Патриархны ул барган шәһәр түрәләре зурлап каршы алды. Дөрес, Кирилл сәфәрен хуплаган, шул ук вакытта моңа протест белдергән каршылык чараларын тыйдылар.

Күпләр Кириллга кадәр патриарх булган Алексий Икенченең Украинага еш бармавын искә ала. Моны патриархка каршы уздырылган протест чаралары белән аңлаталар. Шуннан соң Алексий Украинага барырга ашкынып тормады. Әмма Кирилл Алексий кебек Украинага еш сәфәр кылырга шикләнми.

Күзәтүчеләр Кириллга Мәскәү патриархатына караган Украина православ чиркәвне алдында үзен күрсәтергә кирәк булуын яза. Чөнки соңгы егерме елда Украина чиркәве бәйсез оешмага әйләнде. Дөрес, моны күпләр белеп бетерми әле.

«Азатлык» радиосының Киевтагы күзәтүчесе Виталий Портников боларга өстәп Украина динчеләренең Урыс православ чиркәвендә урыннарын саклап калуын искә ала. Мисал өчен, Киев һәм бөтен Украина митрополиты Владимир Урыс православ чиркәве синоды әгъзасе булып калды. Ә менә Мәскәү патриархаты Украина чиркәвенә әллә ни тәэсир ясый алмый.

«Шуңа Кирилл Украина православ чиркәвендә үзенең иң зур түрә икәнен күрсәтү өчен бөтен көчен куя. Кириллның Киев митрополитлары кафедресында гыйбадәтне алып баруы да аның Украина өчен дә патриарх булуын да күрсәтә. Кирилл бу турыда журналистларга да сөйләде», ди Портников.

Сәфәр барышында Кирилның авызыннан «урыс дөньясы» сүзе төшмәде. Кирилл эшкә җиккән «урыс дөньясы» төшенчәсенә Русия, Беларус, Украина, Молдавия илләре керә. Ягъни «урыс дөньясын» ил, милләт чикләре аера алмый.

«Шул рәвешле патриархның Русия президенты Дмитрий Медведев, премьер-министр Владимир Путин янында сәяси өстенлеге сизелде. Алар дәүләт чикләре, дәүләтара килешүләр нигезендә эш алып барса, Кирилл үзенең тәхетенә Русия, Украина, Беларус, Молдавия байракларын кадап, бу илләргә тәэсир итә алуын күрсәтә ала», ди Виталий Портников.

Күзәтүче Кириллның Украинага сәфәре барышында лидер буларак җитди амбицияләре күренүенә игътибар иткән. Патриарх Русиянең сәяси һәм иҗтимагый эшендә урыны барлыгын, Украинада да ул патриарх булырга тиешлеген аңлатырга тырышты. Билгеле, күрше илләргә тәэсир итә алган патриарх Владимир Путин белән чагыштырганда милли лидер булырга катырак дәгъва итәргә мөмкин дигән фикердә тора «Азатлык» күзәтүчесе.

Аның фикеренчә, Кирилл моны үзе дә аңлый. Чөнки Русиядә сәяси элита үзгәргәч, яңа җитәкчеләргә күрше илләргә әхлакый яктан тәэсир итәрлек символ кирәк булачак.

«Әхлакый бушлык хөкем сөргән илдә патриархның роле гаять зур. Ул ачык итеп большевикларны сүгә һәм элекке совет оешмаларын тәнкыйтьли. Кирилл үзенә күрә православ Папасына әйләнә бара. Моңа бер генә әйбер комачаулый ала: әгәр киләчәктә Русия, Украина, Беларуста аек акыл җиңеп, үз илләренең язмышы өчен җаваплылык тойган зыялылар һәм урта сыйныф барлыкка килеп, реформалар башланса, Кириллның бу “миссиясе” үтәлмәскә мөмкин. Ул очракта чиркәү чиркәү урынында, дәүләт дәүләт урынында булачак һәм Мәскәүдә яңа Ватикан төзелмәячәк», ди Виталий Портников.


Виталий Портников
Азатлык радиосының Киевтагы күзәтүчесе

Азатлыкның "Коментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: гаувэс кайдан: су астыннан
31.07.2010 18:54
Урыс империализмы уз башына котырына . Гьургэ баскан адэм улер алыннан бер жанлана ди , бу да шул кьуренеш инде . Э украиннар (мохэммэткэ : алар хохол булса , без - чаплашка !) бик дорес шигарьлэр тотып чыкканнар . Афарин !

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
28.07.2010 19:11
Украина әле яңа гына төзелгән дәүләт, шул исәптән биредә төрле якка юнәлгән сәяси төркемнәр бар, шулай ук тышкы яктан котыртучы төркемнәрдә аз түгел. Украина дәүләте әле бәйсез-мөстәкыйль юлга нык басмаган дәүләт, бигрәктә шушы хәл килеп чыкты Янукович Украина президенты булып сайлангач. Бәлки В. Янукович тора-бара мәҗбүр булыр сәясәтенә үзгәреш кертәргә, булмаса, минемчә аның икенче мәртәбә президент булып сайлану мөмкинчелеге шик астында калачак. Шушы хәлгә ике елдан соң ачыклык кертелер, чөнки алда яңа сайлаулар калкып чыгар. Карарбыз ни кадәрле көчле тәйсир итәләчәк Рәсәй сәясәте, әллә хохоллар мөстәкыйль дәүләт юлын сайлар, әллә Рәсәйгә буйсынган бер ярым бәйсез ярым мөстәкыйль ил булып калачак, әйтик менә Абхазия шикелле. Белмим, ризамы икән моңа хохоллар?