киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Чуашстанда яңа президент

28.07.2010
Чуашстан парламенты 28 июль көнне үзенең чираттан тыш утырышына җыелды. Анда, соңгы вакытта бик популярлашып киткән мәсьәлә каралды. Ул да булса, республика президентының китүе һәм яңасын сайлап кую. Чуашстан белән 16 ел дәвамында идарә иткән Николай Федоров шулай да, үз урынына үз кешесен калдырды. Монысында белгечләр дә, гади халык та шикләнми. 2002 елдан бирле Чуашстан хөкүмәтендә министр булып торган Михаил Игнатьев Чуашстанның яңа президенты.

Чуашстан белән Николай Федоров 1993 елдан бирле идарә итте. Русиянең яңа чор тарихында шактый кызыклы шәхесләр булды. Федоров шулар исемлегендә дип әйтеп була.

Демократ Федоров

Николай Федоров Чуашстан президенты булып сайланганчы, Русия хөкүмәтендә юстиция министры булып торды. 1993 елда, ул чактагы Русия президенты Борис Ельцинның сәясәте белән килешмәгәнлектән, вазыйфасыннан үз теләге белән китте. Шул ук елның көзендә, чынбарлыкта булган ирекле сайлауларда Чуашстанның беренче президенты булып сайланды. 90нчы елларда ук Николай Федоров Русиянең демократия платформасында торган сәясәтчеләр тарафдары иде.

Аның демократик яссылыкта хәрәкәт итүе Путин хакимияте тулысынча урнашып беткәнче дәвам итте. Вакыт-вакыт Николай Федоров Русия сәясәтенә каршы чыккалады. Мәсәлән, 1996 елда беренче чечен сугышы вакытында, ул үзенең фәрманы белән Чечняга Чуашстаннан бер гаскәрине дә җибәрмәү турында игълан итте. Вакытында бу фәрман шактый шау-шу тудырган иде.

Николай Федоровның демократик яссылыктагы белдерүләре шактый булды. 2000 елда, ул бердәнбер сенатор буларак, Русиянең Михалков язган гимнын рәсмиләштерүгә каршы чыкты. Яисә, менә аның тагын бер белдерүе. Монысы Путин чорына бәяләмәсе: “Такого резкого поворота от правового государства к тоталитаризму в истории последних лет не было”.

Федоров, төбәк башлыклары арасында иң соңгы булып “Бердәм Русия” фиркасенә керде. Элегрәк ул, бу фиркагә карата үзенең тискәре фикерләрен гел әйтеп килде.

Ләкин, Федоров, хакимияттә кала бирде. Һәм менә Медведев-Путин чорында ул үз теләге белән яңадан президент булудан баш тартты. Күпләр Русиядәге “үз теләге белән китте” дигәнне нәрсә аңлатканын беләләр инде.

Федоров һәм Чуашстан

Чуашстанда Николай Федоров ниләр эшләде соң? Чынлап әйткәндә, кем беләндер чагыштырып, бу мәсьәләне яктырту авыр. Шулай да, Чуашстан президенты, күршедәге нефтьле төбәкләргә ымлап, гел, без яңа технологияләрне үзләштерергә тиеш, аларның байлыклары бар, безнеке исә белем байлык булачак, дип торды.

Чынлап та, Чуашстан Русия төбәкләреннән беренчеләрдән булып интернетлашты. Кайбер төбәкләр әле дә интернет хөкүмәт төзеп ятканда, Чуашстан президенты моны 7 ел элек тавышсыз-тынсыз гына эшләп куйды. Бүген Чуашстанда һәр министр борчыган сорауга үзе җавап итеп, сезнең электрон адреска хат яза ала. Кабатлап әйтәм, мөрәҗәгать иткән кешегә министр яки башка түрә үз кулы белән җавап яза. Һәр авыл, шәһәрнең, мәктәпләрнең интернет сәхифәләре бар. Бу инде заманча технологиянең бер күрсәткече булды. Ә модель китапханәләр, сырхауханәләр – болары шулай ук Федоров җимешләре.

Чуашстан бай төбәк булмады. Баерга мөмкинлеге дә юк иде. Шуңа күрә, Николай Федоров кече эшмәкәрлекне алга сөрде. Бүген, мәсәлән, Казанда мәңге мөмкин булмаган эшләрне Чуашстанда эшләп була. Гади генә студентлар, яки яшьләр бүген, мәсәлән, Чабаксарда автобус бизнесына иркенләп кереп китәләр. Бу да бер күрсәткеч.

Николай Федоровның иртә таңнан парик һәм күзлек киеп, кечкенә базарларны тикшереп йөрүләре, һәр районда супер, гипермаркетлар гына түгел, базарлар да булырга тиешлеген ассызыклап йөрүе – халык телендә мәзәккә әйләнеп бетте.

Чуашстан парламенты гомер буена оппозицияле булды. Бүгенге көнгә кадәр, Чуашстан парламентында коммунистлар да, Жириновский фиркасе вәкилләре дә, “Гадел Русия” фиркасе дә үзенең фракцияләрен тота.

Михаил Игнатьев (с), Григорий Рапота һәм Николай Федеров

Федоров һәм милләт


Чуаш милли зыялылары аерым сөйләшүләрдә Федоровтан беркайчан да риза булмадылар. 1993 елда президент итеп сайланганда, аның төп оппоненты да чуаш милли хәрәкәте идеологы Атнер Хузангай иде. Милләтчеләр, тиешенчә чуаш мәдәниятен күтәрә алмауда аны гаепләп килделәр. Шуңа карамастан, Чуашстан, Федоров чорында, чуаш теленең азмы-күпме дәрәҗәсен күтәрә алды. Моңа кадәр кимсетелеп киленгән чуаш рухы, соңгы елларда үзенең күтәрелешен кичерә.

Чуашстан татарлары Николай Федоровны яраттылар. Даими татар чараларында булды. Татар ихтыяҗына колак салды. Милли башлангычларга каршы чыкмады. Әмма, киләсе елда Шыгырданда узарга тиешле татар авыллары Сабантуена, вазыйфасыннан китәр алдыннан каршы чыкты дип әйтеп була. Татарстан президентына Федоровның администарция башлыгы, төрле сәбәпләр белән Сабан туен уздыра алмыйбыз дип җавап юллады. Әмма, мәсьәлә тәмамланмады, бүген дә бу хакта сөйләшүләр алып барыла.

Федоров һәм Казан

Федоров Казанда хокукчыга укыган. Шунда укытып та алган. Әмма ни өчендер, ул Казанны яратмады. Бу сизелә иде. Ул анда барып, күршеләрчә аралашып йөрмәде. Чакырулардан баш тартты. Миңнеханов президент итеп сайлангач та, ул чакырулы булуына карамастан, инаугурациягә бармады. Халык, шаяртып, Казанда укыганда татарлар аны еш кимсеткән дип сөйләде.

Федоров чоры бармы?

Татарстанда Шәймиев чоры булган кебек, Федоров Чуашстанда шундый бер чор, тарих булырлык шәхес булып калдымы? Әйтүе авыр. Әмма, Миңтимер Шәймиевтан аермалы буларак, Федоров даими рәвештә демократик позициядә торды. Шуңа күрә, ул үзенә милләт яки республика атасы дигән имидж ясарга омтылмады да.

Яңа президент ни кылыр?

Чуашстанның яңа президенты Федоровка тиңләшә алмаячак. Бары тик республикада гына үскән кадр, Мәскәү сәясәтендә кайнамаган, авыл хуҗалыгы белән генә шөгыльләнгән Михаил Игнатьев Федоров кебек эшли алмаячак. Әмма, аның артында барыбер Федоров торачак, аның кешесе ул.

Инде, парламенттагы өч оппозицион фракция, җәмгысе 5 кеше аңа каршы чыкты. Берсе битараф булды. Чуашстан парламентында 44 депутат. Шуларның күпчелеген тәшкил иткән “Бердәм Русия” аны президент итеп раслады.

Игнатьев президент вазыйфасына бик авыр чорда керә. Чөнки, Чуашстанда корылык. Инде республиканың дистәләгән районнарында гадәттән тыш хәл кертелде. 5.7 миллиард рубльлек зыян күрсәтте корылык. Олы җитештерү сәнәгате булмаган республика өчен бу бик зур чыгымнар.

Игнатьев милли мәсьәләләргә никадәр игътибар бирер - әйтүе кыен. Әмма, чуаш авылында туып үскән яңа президент һәрхәлдә чуаш мәсьәләсенә каршы төшмәс.

Игнатьевның республикада президентлык сәясәте артында Федоровның шәүләсе даими күренеп торачак. Шуңа күрә, Чуашстан әллә ни зур үзгәрешләр көтми.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: атакай кайдан: казан
28.07.2010 19:54
шаяртып, Казанда укыганда татарлар аны еш кимсеткән дип сөйләде. диелә язмада

мин федоров яшаган тулай торакта яшим. анын вакытында мөдир булып эшләгән апаны да беләм. федоров казанда бүлмәсеннән чыкмыйча укыган да укыган. ботан булган кыскасы


кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
28.07.2010 18:55
Н. Федоров Чувашстан тарихында гына түгел Рәсәй тарихында да билгеле эз калдырды. Ул мөстәкыйль фикерле шәхес, үзен, гөмүмән чуваш халкын урыслар белән тиң күрде һәм шул юлдан атлады. Аның идарә иткән вакытында чувашлар үзләрен хөрмәтли башлады, чуваш сәнгатен нык үстерде. Чуваш милләтчеләре Н. Федоровны яратмадылар, сәбәпләрен белмим, миңа шулай сизелде быел кыш ахырында Чабаксарда катнашкеан бер халык-ара форумда, мин аңламадым ни сәбәпле, миңа калса артык таләп итү президентка, дип күренде. Әйе, Н. Федоров татарларны ихтирам итте, ә менә ТР президентына килгәндә, минемчә ул алардапн шикләнде, туры шәхес булганга күрә аның очрасы да килмәгәндер безнең бигүк ачык/гадел булмаган түрәләр белән. Һәрхәлдә Н. Федоров зур олы шәхес булып калды хистә. Ул бердән-бер республикалар президентлары арасында чын президент милли иде. Бу яктан ул күпкә югары бар республикалар президентыннан, анардан калыша тик Рамзан Кадыров, Чечня президенты. Әле Н. Федоров яшь кеше, мин аны 2012 елда Рәсәй президенты Д. Медведев, В. Путиннар белән беррәттән Рәсәй президенты урынына нәмзәт булырга бердән-бер лаеклы нәмзәт дияр идем. Менә безгә шушы кешене нәзәт итеп билгеләргә тырышырга иде, ул һичшиксез 309-нчы ФЗ-ын юкка чыгарыр иде. Менә шуның өчен көрәшерди татардан бер шундый абруйлы шәхес юк, әйдәгез шушы фикерне таратыйк!

кем: бәртәс кайдан: samar
28.07.2010 18:53
Федоровның кем икәнен беләбез. Игнатев турында күбрәк ишетәсе килә.
җавап

кем: keshe кайдан: ...
28.07.2010 19:09
сон, Игнатьев башта хакимияттен китсен инде, аннары языр. Менэ федорока некролог язган кебек))

э так, кара вирьял чуашы. тень федорова))
     
текст зурлыгы - +