киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

“Мәдәни җомга” газетына 15 яшь тулды

28.07.2010

"Мәдәни җомга" хезмәткәрләре берничә санны әзерләгәннән соң, татар дөньясында мәдәният кебек биниһая киң төшенчәгә туры килерлек газетны чыгарып була микән, дигән шик-шөбһәләрнең урынсыз булуын аңлаган.


"Күңелдә ниндидер канәгатьләнү хисе бар", ди газетның баш мөхәррире Зиннур Мансуров. Бу дәвердә бик күп газет-журналлар ачылды һәм аларның күбесе ябылып та өлгерде, ди ул. “Мәдәни Җомга” 70-80 еллык татар басмалары белән ярышып, укучыларны үзенә җәлеп итте, үз урынын тапты.

Махсуслашкан мәдәни газетны чыгару карары 1995 елның маенда кабул ителә. Аны тормышка ашыру баш мөхәррир һәм газет хезмәткәрләре җилкәсенә төшә. 1995 елның июлендә “Мәдәни җомганың” беренче саны чыга.

“Яңа басма чыгару алдыннан без куркыбрак та калдык, мәдәният төшенчәсенә бик күп хасиятләр керә. Яңа газет шушы биниһая киң мәгънәгә җавап бирердәй басма булырга тиеш. Без шөбһәгә калдык. Татар дөньясында андый газет чыгарып була микән?”, дип искә төшерә баш мөхәррир Зиннур Мансуров.

Әмма берничә санны чыгаргач, атналык газетның хезмәткәрләре, язучылар татар халкының рухи җирлеге бәһаләп бетергесез бәрәкәтле, милләт махсус газетны оештырырга инде күптәннән әзер булган икән дигән нәтиҗәгә килгән.

Газет үзенең концепциясенә 15 ел буе тугрылыклы булып кала. Ул агымдагы вакыйгаларга гына түгел, татар зыялыларын борчый торган тел, әдәбият, әдәп-әхлак темаларына фәлсәфи күзлектән бәя бирә.

“Мәдәни җомга” битләрендә шигърияткә, тарихка, әдәби әсәрләр дөнья күрә, сәнгать әһелләренә багышланган мәкаләләр чыга. Мәсәлән газетның юбилей санында Башкортстанда яшәүче билгеле җырчы Идрис Газиевның 30 еллык иҗатына багышланган әңгәмә басылып чыкты.

“Мәдәни җомга” атналыгы яңа чыккан фәнни хезмәтләргә, әдәби әсәрләргә, милли китапларга бәяләмәләрен биреп бара. Газет 15 ел буена “И туган тел” кушымтасын чыгарып килә. Ул тел үсешенә, аның проблемаларына багышлана.

Газетның баш мөхәррире Зиннур Мансуров, без милләт өчен кара эш эшлибез,  "Мәдәни җомга" 15 ел дәвамында 18672 сәхифәдән торган үзенчәлекле рухи елъязма барлыкка китерде, ди.

Бу мәдәни газетның һәм башка милли басмаларның әбүнечеләр саны кимеп бара. Хәзер “Мәдәни җомга” атналыгын 3 мең тирәсе кеше генә алдыра.

"Халык, бигрәк тә яшь буын, бүгенге көндә күбрәк башка төр мәгълүмат чараларына өстенлек бирсә дә, киләчәктә милләтнең елъязмасына кайтыр", дип ышана Зиннур Мансуров. "Тарих кабатлана, күпмедер вакыттан соң халык китап, газет, калын әдәби журналларны яңадан укый башлаячак", ди “Мәдәни җомга” газеты баш мөхәррире.

Газет 15 яшьлеккә багышлап махсус сан чыгарды, анда “Мәдәни җомга” атналыгын оештыру тарихы турында истәлекләр, котлаулар, газет хезмәткәрләре турында кызыклы язмалар белән танышып була.

“Мәдәни җомга” газеты хезмәткәрләрен басманың кечкенә юбилее белән көзен буласы тантаналы кичәдә котлый аласыз.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннән
28.07.2010 16:43
Бу ярты елга әлеге газетага язылган идем, нибары 1
санын гына китерделәр. Ул санны яраттым, Чаллыдан
берәүнең бик акыллы язмасы хәтердә калган. Бүгенге
татар әдәбиятының кеше тәрбияләүдә җитәрлек роль
уйнамавы, кешегә ышаныч, рух , тәвәкәллек
бирүче заман геройларының юк яисә аз булуы, гомүмән,
татарда шәхес тәрбияләү мәсьәләсенең зәгыйфь торуы
турында ул мәкалә. Дөрес сүзләр. Үрнәк алырлык әдәбият
геройларына кытлык, тирә-юньдә тоташ гаделсезлек, азынганнарны тыючы юк, моңа сәләтле ир-егетләр дә юк! Беркем бернәрсәдән курыкмый, затсызлар байый, затлыларның хәле мөшкелләнә бара.
Кешенең гаделсезлеккә битараф тәрбияләнүенә кемнәр, нинди
факторлар гаепле? Ни өчен әдәбиятта , уңай геройлар исемлеге
башында ипле, җылы куенлы әбиләребез тора? Кая гаярь ирләр?
Ник алар юк? Менә шундый сораулар туды минем күңелдә, әлеге
мәкаләне укыгач.(июль аеның 2 нче саны бугай)
     
текст зурлыгы - +