киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Бүген – Бәраәт кичәсе

26.07.2010

Бүген мөселманнар Бәраәт кичәсен билгеләп үтә. Әлеге кичә ислам дөньясында бик зур мәгънәгә ия. Чөнки бу көнне кешенең бер еллык гамәлләренә нәтиҗә ясала, киләсе елга язмышы билгеләнә.

Бу кичәдә Хак Тәгалә бәндәләренә гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү мөмкинлеге бирә.

Бәраәт кичәсендә киләчәк бер ел эчендә бөтен мәхлукатның, бөтен барлыкның ризыклары, байлык вә ярлылык xәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак вә ул ел эчендә вафат булачак кешеләр - барысы да бу кичне билгеләнер.

Бу кичәдә өч мәртәбә "Йәсин" сүрәсе укылыр. Беренче мәртәбә "Йәсин" сүрәсен укыганда укучының нияте Аллаһы Тәгаләдән озын гомер сораудан гыйбарәт булыр, икенче мәртәбә "Йәсин" укыганда мөселман Аллаһы Тәгаләдән бәла-казалардан иминлек сорар. Өченче мәртәбә бәрәкәт артсын дип укыр.

Ислам әдәбиятында Бәраәт кичәсенең биш хикмәте турында менә нәрсәлөр язылган. Бу кичәдә хикмәтле рәвештә башкарылачак эшләрнең иң әһәмиятлеләре сайланып билгеләнә. Бу кичәдә кылынган гыйбадәт (укылган намаз, ураза, Коръән, хәтем итү, дога, зикер, тәүбә), аеруча фазыйләтле һәм саваплы була. Бу кичә илаһи ихсан һәм бәрәкәт белән туп-тулыдыр. Бу кичә - мәгъфирәт (ягъни ярлыкау) кичәседер. Бу кичәдә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) тулы шәфәгать бирелгән. Шәгъбан аеның унөченче кичәсендө Расүл Әкрәм өммәте өчен Аллаһ Тәгаләдән шәфәгать (яклау, химая) теләгән. Һәм аның өчтән бере бирелгән. Ундүртенче кичәсендә кабат сораган. Тагын өчтән бере бирелгән. Унбишенче кичәсендә янә сораган һәм бу юлы тулы шәфәгать бирелгән.

Әлеге көнне мөселманнар ураза тотып, намаз, Коръән укып, саваплы гамәлләр кылып үткәрергә тырыша. Бүген гөнаһлардан тәүбә итү, Аллаһы Тәгаләдән теләкләр сорау өчен дә иң кулай көн.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Айнур кайдан: казан
27.07.2010 00:34
Бейрем моберек булсын, дуслар. Татар миллэтенен унышлы килечегене де дога кылыгыз.

кем: Зөлфия Кадыйр кайдан: Казан
26.07.2010 15:19
Бәраәт Кичегез котлы булсын! Бу бик хикмәтле көн. Һәр мөсөлман дөньяга язмыш китабы белән туа, анда аның барчы гамәлләре һәм тормышында булачак бөтен зур вакыйгалары язылган. Язмыш китабының бер еллык өлеше, яңа бүлеге (главасы) шул Бәраәт кичендә ачыла. "Икра" ("укы") , 96-нчы сүрәне, һәм "Фуркан" ("Устав"), 25-нче сүрәне укырга (йә муллага укытырга) кирәк. Бу көнне ураза тоту да сәвап. Гонаһлардан бәраәт итү (амнистия) һәм бер еллык гомерне ислам кушканчы, Аллах Тәгалә кушканчы бәхетле, бәрәкәтле итеп яшәргә насыйп булсын!
     
текст зурлыгы - +