киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Төзүче татар теле язмышын кайгырта

23.07.2010

Башкортстанның яңа президенты Рөстәм Хәмитовка фиркаләр һәм иҗтимагый оешмалар республикада җыелып киткән кискен проблемаларны хәл итү юлларын тәкъдим иткәндә, аерым кешеләр дә үз уй-фикерләре белән уртаклаша. Уфада яшәүче төзүче Таһир Ахунов та шулар исәбеннән.

Таһир Ахунов озак еллар төзелештә эшләп югары җитәкче вазыйфаларны башкарган булдыклы шәхес. Үзенең татарлыгы өчен байтак михнәтләр дә күргән ул. Бүген күп кешеләр яңа президент Рөстәм Хәмитов икътисадны алга җибәрү юлларын ачар, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә мөмкинлекләр табар, дигән өметтә яшәсә, Таһир Ахунов үз милләтенең милли-мәдәни мәнфәгатьләре өчен дә уңай үзгәрешләр булыр дип ышана.

Таһир Ахунов үзе Әлшәй районындагы бер татар авылыннан. Татарча белем алган, милли гореф-гадәтләрне үстерүгә зур өлеш керткән, Бөтендөнья Татар конгрессы җыеннарына катнашкан кеше ул. Озак еллар Уфадагы төзелеш оешмаларында эшләп “Башкортстанның атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем алган милләттәш хәзер республикада татар теленә дә, лаеклы мөнәсәбәт булыр, дип өметләнә.

“Башкортстанда татар теленә дә дәүләт теле статусы бирелсә, бигрәк тә яхшы була, - ди ул. – Ләкин бездә бит әле республикада телләр турында кабул ителгән әлеге канун да үтәлми. Ул үтәлсә дә, татар халкы риза булыр иде”, ди Таһир Ахунов. Моңа мисал итеп ул татарлар тупланып яшәгән районнарда да татарча язулар булмауны, татар мәгарифе кысылуны китерә.

Хәзерге президент Башкортстанда барлык милләтләргә дә тигез караган сәясәтне булдырыр, ди Таһир Ахунов. “Аның әле булган Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгын бетерү һәм аның урынына башка оешма булдыру хакындагы уй-ниятләре шуңа ышаныч тудыра”, ди Таһир Ахунов.

Башкортстанның яңа президенты республикадагы моңа кадәр эшләп килгән Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы үзгәртеләчәк, дип белдерә. Аның фикеренчә, мәдәният белән милли сәясәт бер тәртә арасына керә алмый. Милли сәясәт бик нечкә дөнья һәм аны мәдәният белән бергә бутау дөрес түгел, аларны аерым-аерым хәл итәргә кирәк, ди Рөстәм Хәмитов.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Кадерле, Уфадан
08.08.2010 23:43
Безнен очен бер генэ проблема, ул да булса республикадагы тормышны гомуми демократилаштыру, хэм шунын нигезендэ татар теленэ дэ дэулэт теле статусы, дорес, ягни фэн очен жанисэп алу, хэм башка мэсэлэлэрнен унай якка чишелеше. Шул исэптэн татар мэгарифе проблемпсы да. Татар халкы 20 ел каты изелу кичергэннэн сон уз проблемаларын ярты-йорты чишуне кабул итмэячэк. Минем шуна иманым камил. Ул миннэн-синнэн, шул ук "ураллы"дыр-мазардырларнын уй-фикерлэреннэн тормый...
"Усал Алмаз" хэм башка телэгэннэр очен минем эдрис: kaderlei@yandex.ru Шуны да эйтер идем, туплану очен узенне ничектер курсэту кирэктер. Я минем сымак эдрис биреп, я... мэсэлэн, хэр сишэмбе кичке сэгэт 5-тэ Проспект Октября 77 эдрисе белэн Татар ижтимагый узэге жыелышы алдыннан (бер сэгэт алда) барып...

кем: Molli кайдан: York
01.08.2010 18:01
Башкортстанда татар теленә дә дәүләт теле статусы.
     
текст зурлыгы - +