тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

башкортстан

Башкортстанның яңа президентына мөрәҗәгатьләр

23.07.2010

Башкортстанның Русия фиркаләре бүлекләре һәм иҗтимагый оешмалары берлеге килештерү шурасы республиканың яңа президентына мөрәҗәгать кабул итте. Анда тормышны уңайга үзгәртү өчен тәкъдимнәр әйтелә.

Башкортстанга яңа президент итеп Рөстәм Хәмитов тәгаенләнүгә үк, аңа төрле оешмалардан һәм аерым кешеләрдән мөрәҗәгатьләр һәм белдерүләр “ява” башлады. Иң күләмле мөрәҗәгатьне, мөгаен да, Башкортстандагы Русия фиркаләре бүлекләре һәм иҗтимагый оешмалар берлеге килештерү шурасы әзерләгәндер. Һәрхәлдә, әлеге көнгә.

Әлеге берлекнең утырышында шушы мөрәҗәгатьнең өлгесе тикшерелде һәм анда катнашкан егермедән артык фирка һәм оешманың өстәмәләре һәм яңа тәкъдимнәре дә кертелде. Җомга көнне шушы мөрәҗәгать тулысынча әзерләнеп бетеп, ул президент Рөстәм Хәмитовка җибәрелде.

Төрле фиркаләр һәм оешмалар утырышын әлеге берлек идарәсе рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин алып барды. Ул Башкортстан җәмәгатьчелеге исеменнән Рөстәм Хәмитовка юлланучы мөрәҗәгатьнең эчтәлеге белән таныштырды. “Мөрәҗәгать Башкортстандагы проблемаларны чишүнең төрле юлларын тәкъдим итә”, диде Мәҗит Хуҗин.

Башкортстан фиркаләре һәм иҗтимагый оешмалары кабул иткән мөрәҗәгатьтә республикада һәр милләт вәкилләренә тигез караш булу да, дәүләт оешмаларындагы коррупциягә чумган түрәләрне эштән куу да, ягулык-энергетика тармагын сатудан кергән акчаны республикага кире кайтару таләпләре дә бар.

Шулай ук элекке президент Мортаза Рәхимовны теләсә нинди сыйфатта да дәүләт оешмалары эшенә якын китермәүне дә таләп итә иҗтимагый оешмалар һәм фиркаләр. Әлеге яңа президентка Мортаза Рәхимов үзенең “киңәшләре” белән комачаулык итәргә тиеш түгел, диелә бу мөрәҗәгатьтә. Рөстәм Хәмитовка юлланган шушы документта республикада киң мәгълүмат чараларына күбрәк сүз иреге бирү кирәклеге дә сорала.

Утырышта республикадагы киң билгеле фермер һәм җәмәгать эшлеклесе Хәсән Идиятуллин да чыгыш ясады. Ул яңа президентка шәхсән үзенең дә хатын җибәргән. Мин ул хатымда безнең Иглин районындагы хилафлыклар һәм хакимият башлыгы Ришат Исхаковның кырын гамәлләре хакында бәян иттем”, ди Хәсән Идиятуллин.

Әлеге киңәшмәдән соң “Азатлык” хәбәрчесе танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин белән дә әңгәмәләшеп алды. Бүгенге яңа хакимият республикада уңай үзгәрешләр кертер дип өметләнә Ринат Гатауллин.

Шулай итеп Башкортстандагы бәйсез фиркаләр һәм иҗтимагый оешмалар республиканың яңа президентына үзләренең уй-теләкләре язылган мөрәҗәгатьне күндерде. Бу мөрәҗәгатьтә алар шулай ук Рөстәм Хәмитов белән күзгә-күз очрашып та барлык көнүзәк проблемалар хакында фикер алышырга теләүләрен белдерде.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Алгыр кайдан: Уфадан
01.08.2010 11:42
"Ураллы" имзалы бәндә болай яза: "Перепискэ килгэндэ - бынын законы бар. Архив материалдары бар. Улар подлинный. Элбиттэ, милли узаңын югалткан кешелэребез куп. Был осракта элекке документтарга морэжэгэт итеу тэбиги, бында законга каршы бер ни юк. Гасыр буйы икенсе телдэ укытып кара ла, ни булыр?"
Ягъни Уфада сакланучы VIII-X "Ревизская сказка"ларга ишарә итмәкче була инде. Башкорт галимнарының кәрт колодасындагы иң төп козырь инде бу әлбәттә. Анда чынлап та татар авылларының бер өлеше халкы "башкирцы", "башкиры из мишар", "башкиры из тептяр", "башкиры из черемис" дип теркәлгән. Шуны күрсәтеп авызны ябарга күнегеп беттеләр. Тирәнгәрәк керергә яратмаган кешене ышандырып махом үз якларына аударалар инде...Әммә тирәнгә кермичә генә Мәскәүдә сакланучы I-III Ревизия материалларын карау белән бу "докозательстволар" шик астына алына башлый. "Башкирцы" дип язылган авыллар Мәскәүдәгеләрендә акка кара белән "татары" һәм "черемисы" дип язылган. Напольон гаскәрләре Руссиягә басып кергәч "башкорт сословие" вәкилләреннән 25 полк гаскәр җыярга боерык килә. Аз санлы вотчинниклар саны бу тиклем гаскәр җыярлык булмагач властьлар типтәр, мишәр, төмән, алатыр кебек татар авыллары халыкларына "башкортлыкка" күчәргә рөхсәт иткән. Бу массовый төстә барган. Мисалга татар телле Елан волостында гына 40 авыл татарларының "башкорт" булып язылуы рәсми документларда, Волконскийларның перепискаларында теркәлеп калган... Инде татар телле "җир башкортлары"ның төп ядросына килгәндә XIX гасырда урыс краеведы Кудрявцев дигән кеше "урман башкортлары (Агиделнең уң ягы Аскын, Борай, Балтач, Мишкә, Янаул, Тәтешле, Краснокама районнары халкы) үзләрен бүген дә "болгарлар" дип йөртәләр!" дип язып калдырган. Ә болгарлар казан татарларының турыдан туры бабалары. Тагы да чокынганда "җир башкортларының" икенче өлеше Нугай Урдасыннан җирләрен югалтып килгән "нугай татарлары" булып чыкканы беленә. Казан галимнарыннан Д.Рамазанованың "Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии" дигән китабында да күп "башкорт" авылларының казан татарларыннан формалашканы күренә... Иптәш Ураллы, язганым булды бит, аз гына киңрәк карашлы булып Уфа "әкәдимиклары" чыгарган китапларны гына укыма дип!

кем: тәре типкән
29.07.2010 18:46
Юк инде, башкырт дуслар, Рөстәм Хәмитов чаманы югалтып кылынуыгызга бармак аша карарга ишәк түгел. Аның нинди гаиләдән чыкканын беләбез: атасы да анасы ла бик тәртипле, намуслы кешеләр. Ул үзе дә гаиләсенә тап төшерә торган кеше түгел. Дәүләтбай дигән бер оятсыз мәрхүм атасы һәм авылдашлары турында җыен ялганнар уйлап чыггарып, шуны эфирга чыгарганда, Хәмитовларның шул сыйфатын исәпкә алмаган. Ул уйлагандыр: моңарчы бөтен Башкыртстан татарын башкыртка чукындырдык, шул Балтач мишәре үзе генә беркая китмәс. Инде күрәбез: җавабы озак көттермәде: икенче көнне ук Дәүләт-бай кәнәфиеннән очып киткән. Әле билгеле булды: Родословная малой родины эфирдан тәмам төшерелде. ОЯТНЫҢ АЯГЫ КЫСКА. Гомере буе ялган сөйләп яшәп булмый, дуслар-туганнар.

Шул уңайдан, Азатлык хуҗаларына бер соравым бар, Ватан тапшыруы 26 көнне чыкты, аны Рәмзит 27дә азатлыкта яңгыратты. Шул тапшыруны сайтка да куйсагыз иде, зинһар, андагы ялганнарны барча кеше укып белсен иде.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
30.07.2010 17:08
Бик кунелле хэбэр урнаштырган Тэре Типкэн. Тик мин анын нинди "башкорт дуслар" дигэн морэжэгатен анламадым. Монда язган эдэмнэр яки башкорт шовинстларын шулай атау, урыс эйтмешли, чучкалар алдына энҗе сибү генә. Бу "дуслар" минем туган жирлэремдэге, гомер гомерлектэге татарны бит азаккы чиккэ житкереп башкортка эйлэндерэ башладылар. Андый вэхшилекне Гитлернын Гитлеры курсэтмэгэн, бернинди дэ колонизаторлар да алай булашмаганнар. Э бу кыргый иштэклэр менэ, курсэттелэр курмэгэненне! Мин бу хэллэр очен ботен башкорт халкын гэеплэмим, эммэ фашизм ул шундый чир яки эпидемия, ул барлык халыкны да боза ала. Шулай бозылды кебек башкорт та. Килэчэктэ дусларны инде бик тэ ихтибар белэн сайларга кирэктер. Синен тарихынны, синен уткэненне узлэштерэ торган кырыгы вэхшилэр дус була алмыйлар. Башта алардан кеше ясарга кирэк, цивилизацияга ойрэтергэ, шуннан сон гына идара урыннарына урлэтергэ дэ булыр. Э хэзергэ, Яшэсен Уфа губернасы!
җавап

кем: исемсез
29.07.2010 19:32
Хамитовнын Мэскэудэн тошкэн дукамитлэрендэ дэ башкорт дип курсэтелэ. Аны да Давлетбаев тутырды микэн ни кахарен
җавап

кем: тәре типкән
29.07.2010 19:10
ЯЛГАННЫҢ АЯГЫ КЫСКА, әлбәттә

кем: кушнариннар кайдан: рб
28.07.2010 16:53
кем: ураллы
26.07.2010 17:02 Ватан программаhында Хамитовтын ата-эсэhенэ багышланган тапшырыу курhэттелэр. Тугандары уззэренен башкорт икэнлеген белдерзе, атаhынын hэр вакыт узенен башкорт икэнлеген эйтергэ яратканын hойлэнелэр ул укыткан вуз галимдары.

Ну, что дальше? Шуннан нэрсэ булган? Башкорт булса да, башкорт булмаса да, шуннан нэрсэ? Эш миллатта мени? Ураллы, синен бугын кайный бит, сизмисен мени?
җавап

кем: ураллы
28.07.2010 17:09
Узен менэн сагыштырма, кушнарин!
Мин бары тик hеззен ишелэр бында туктауhыз башкорт халкына бысрак койоп маташыуга яуап бирэм. hез бында тоньяк- конбайыш башкорттарын тик татар тип яр hалып ятагыз. Э Хамитов бер зэ йэшермэй, балтачтарзын куп миллэтле икэнен белдерэ, узенен дэ атаhы башкорт булыуын йэшермэй. За это ему - респект и уважение!
Башкортка туктауhыз яманлык язып яткан мирзаян hэм hинен ишелэрзэн айырмалы, мин татар халкын кэмлэп ятмайым, бары тик архив материалдары буйынса яуап бирэм. Ни осон Татарстан галимдары был hойлэшеугэ кушылмай? Сонки улар за белэ был хакта. Более того, Татастан архивтарында ла шундай ук документтар hаклана.

Татарзы бер кем дэ кослэп башкорт тип яззырта алмай. hэр кемден уз ихтыярында - быны мин 100 генэ язганмындыр. Э инде тарихи документтарзы беззен галимдар басып сыгарган икэн - был бит ДОКУМЕНТТАР. Уларзы юкка сыгарып булмай.hэм был башкорт халкын бысракка hалып тапарга хокук бирмэй.
җавап

кем: Рифат кайдан: Уфадан
28.07.2010 23:50
Ураллы исемле әфәндегә.Син кем бурычларын үтисең бүген ,мортазагыз өстә чакта аңлашыла иде, бүген кем колы соң син? Исемең дә, җисемең дә, белемең дә юк,үзең турыңда да язарга куркасың .Без язган сорауларга ,туры итеп ,гадел җаваплар язганың юк әле ,бүгенге кадәр.Кешеләрне мыскыл итеп кенә язарга булдыраласың.Шулайда (,мин гафү итенәм), март аеның бишләрендә,бәхәсләшкән идек без,ә үткән елда түгел.
Без көчләп башкортча укытканыбыз юк дисең,ничек булмасын!Дүртөйле,Краснокама,Илеш,Балтач,Борай ,Аскын,Калтасы,Янаул, һ.б.(Бу мин яхшы белгән районнар).Менә шушы төбәкләрдә көчләп кереттеләрдә инде башкортча укытуны!!!
Шундый кызып киттеләр, хәттә көндә телевизорлардан тукый башладылар,сез башкортлар ,ялгыш татарча сөйләшә башлагансыз дип ,көлке инде.Ну .ураллы,аңла инде ,мортазаның вакыты,эпохасы үтте !Җитте.
җавап

кем: ураллы
29.07.2010 11:05
Рифат якташ!
Мин бер кемден дэ коло тугел, Аллаh коло бары. Бындагылар кем икмэген ашау мэсьэлэhенэ нык игтибар итэ, курэhен тэжрибэлэре был яктан зур. Мин Аллаh биргэн уз икмэгемде ашайым. Мортаза китеу менэн, башкорт китмэне бит ул, калды.

Шулай за, мине торлосэ мыскыллап караhан да, Рифат, hин бында языусылар араhында антипатия уятмаган hирэк
кешелэрзэн Сонки йорэген аша, кешесэ хислэнеп языуынды тоям.
Э хэзер мин язгандарзы янынан исенэ тошор - мин башкорт телен дэулэт теле буларак укытыу тураhында яззым. Ул элбиттэ закон буйынса мотлак. Татарстандагы татар теле кеуек ук. Э субъекттар бит тин хокуклы. Береhендэ булганды икенсегэ тыйып булмай. Берэуенэ тыйыла икэн, икенсеhенэ лэ тыйыла тимэк.

Быга объектив карарга кэрэк.
Минен яуаптарга килгэндэ - ун битемэ hукканда hулын куя торган тугелмен. Бэрэбэр кайтарам. hине бит мэсэлэн мыскыллаганым булманы. Хатта эле лэ улай итмэйем урзэ эйткэн сэбэп аркаhында.

Перепискэ килгэндэ - бынын законы бар. Архив материалдары бар. Улар подлинный. Элбиттэ, милли узанын юглткан кешелэребез куп. Был осракта элекке документтарга морэжэгэт итеу тэбиги, бында законга каршы бер ни юк. Гасыр буйы икенсе телдэ укытып кара ла, ни булыр? Ботэбез зэ (башкорт менэн татар за шул исэптэн) узебеззен телдэрзе онотоп бара инек, урыс ти ине уззэрен байтак кешелэр. Мин урыска ла кеше булганына кешесэ ихтирам менэн карайым, гомумэн, миллэте осон куралмау юк. (был хакта ла язгайным инде). Эммэ без башкорт булып ергэ яралтылгас, беззен хокуктар за башкаларзыкынан кэм тугел тип hанайым. Миллэтте кемдендер икмэге осон тугел, узем шул кандан булган осон яратам hэм хезмэт итэм хэлдэн килгэнсэ
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
28.07.2010 19:03
ураллы дигэн циркач ачыктан ачык алдаша, имеш, "Татарзы бер кем дэ кослэп башкорт тип яззырта алмай..." Кем сон, башкортнын Рахимов шайкасы агзалары булмый, Дуртойле районы татарларын башкорт дип яздырды? Бит, авыл сэвит присидателлэре шул язылу алдыннан аны башкаручы укытучыларны кисэтеп куйдылар: "Эгэр авыл халкы узен башкорт дип язмый икэн, сезне эшегездэн мэхрум итэбез", дип. Э башкорт басып алган ТВ дан чын, геноцид сэясэтенен пропагандасы, Геббельс конлэшуеннэн улэрлек рэвештэ алып барыла. Шуннан сон бу ураллы дигэн бэндэ авызын ачамы, имеш, кочлэу юк, дип? Дорес, ни ураллы да, ни анын кебек башкорт шовинистларында оят яки намус дигэн нэрсэне табып булмаячак. Аларга каршы тик административ чаралар гына утэчэк. Хэмитов аны ТВ башлыгынын хэм башинформ дигэн сасы сагызынын башлыгынын кутлэренэ типкэн. Хэйерле юл!
җавап

кем: тәре типкән
28.07.2010 18:07
Хәмитов шундый башкырт җанлы булса, әйт ни чен ул тапшыруның икенче көнендә Дәүләтбаеңны ипле генә артына типкән?
җавап

кем: ураллы
28.07.2010 19:05
Дэулэтбаевты сыгарган икэн, башкорт булган осон тугел, э башка сэбэптэрзэн сыгарган.
Эле куптэр сыгарылыр эле, арахында татарзын йунхезе лэ булыр. Был тэбиги. Бында бер ниндэй трагедия курмэйем.


кем: Каскын кайдан: Башкортостан
27.07.2010 21:28
Мин башкорт булһамда Рәхимовты хупламайым, сөнки беҙҙен ауылға
юл насар, халыҡҡа эш юҡ, тәбиғи газ юк, балалар күреше ауылға йәйәү уҡырға йөрөйҙәрмәктәптен автобусы булһала. Ометбай ауылы Белорет районы.

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
27.07.2010 16:28
Башкириянең яңа президенты әйтә: “— Спецификой нашей республики всегда была ее многонациональность. И те искры межнациональной напряженности, которые, возможно, местами вспыхивают сегодня, совершенно несвойственны нашему народу. Поэтому я буду принимать максимально жесткие меры против тех, кто пытается эти искры раздуть.
Любой этнос, каждый человек, живущий в Башкортостане, должен быть защищен.
И я не позволю нарушить мир в республике тем, кто попытается это сделать, независимо от того, какими бы лозунгами не прикрывались эти люди.
Веками наши предки воспитывали своих детей в традициях равенства и
взаимоуважения
между разными народами, и мы сегодня должны следовать этому обычаю.”

Мортаза һаман да ябешеп ята, советник булам ди....
"- Нет, я на пенсию не собираюсь, - поведал Муртаза Рахимов на сессии Курултая, где президентом утвердили Хамитова. – Это не мое цветы сажать. Буду помогать по мере возможности новой власти, пусть даже на общественных началах. Мне денег не надо, работу давай," - пошутил бывший глава республики.
җавап

кем: ураллы
27.07.2010 17:39
Бына мин дэ бик шатландым эле Хамитовтын hуззэрен укып. Ниhэйэт беззе эт шикелле талаузан туктаргыз тип.
җавап

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
27.07.2010 18:28
Кем сине һәрнәрсәне үзеңә алып, теләсә нәрсә язып ырылдап ятарга куша. Монда урал ураллысына дигән послание юк иде....Яңа президентның әйткәне ошмады мени?
"В ТРАДИЦИЯХ РАВЕНСТВА" дигәнеме?
Видимо синең равенства сүзенә аллергия бар ...
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
28.07.2010 23:56
ураллы дигэн башкорт шовинисты, курэсен, наданлыгынын чиге ягында булып, журналистларнын Рахимов шайкасына тугел, э узенен укучысына яки тамашачысына хезмэт иткэнен белми. Журналист тик узенен укучыларын жэлеп итеп, алар кызыксынган информаияны аларга житкерсэ, аларга аны остэмэ анлатмалар белэн чын эдэби хэм кунелле тел белэн язса, сойлэсэ генэ унышлы журналист була ала. Шуна курэ, журналист узен тэнкыйтьлэуче укучыларга ихтибарлы булып эш итэргэ тырыша, узе белэн ул укучыларын да устерэ ала. Бернинди дэ ураллы кулланган хулиган тел термины "жикеру" монда юк, жикеруне тик ураллы кебек Рахимов шайкасы агзалары гына булдыра, алар башкорт ТВ сыннан, башкорт гезитлэреннэн узлэренен кондэлек алдаша торган коралын ясадылар, кем аларга каршы чыкты, алар жикереп кенэ калмадылар, кыйнадылар, эшлэреннэн бушаттылар. Энэ карагыз, нинди дэрэжэдэ хэзер Кызыл Тан дигэн гезит! Иштэк хулиганнары моны шулай иттелэр. Э бит, анын редакторы бик эйбэт Дуртойле малае, заманы бозылмганда, эле Рахимов чашуыннан узмаганда, ул мина шул гезитлэрен дэ салып тора иде...
җавап

кем: ураллы
28.07.2010 17:12
Циркты хин курхэтэхен, мирзаян!
Демократия, hуз ирке тураhында лаф ора-ора, кемден икмэген ашайгыз, тип журналистарга екереу - узе цирк тугелме ни?!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
28.07.2010 04:33
Бу ураллы дигэн бэндэ хэркайчан узен ботен башкорт миллэте исеменнэн бирмэкче булып кылана. Нэкъ властька алдау хэм мэкерлек белэн менгэн Рахимов кебек. Минемчэ, Рахимов яки ураллы башкорт халкын тутыккан козге кебек тэ чагылдыра алмыйлар. Рахимов сойлэулэре нэкъ мондагы ураллыныкы кебек надан хэм тупас. Гел демагогия. Бу бэндэ кебеклэр, минемчэ, узгэрерлэр, тик остэн власть аларны оркетсэ. Э болай, анлы рэвештэ алар узе эйткэн эт кебеклэр, гел чалбар балагына ябешэлэр. Ни тешнэуе, ни мэгънэсе. Энэ аларнын инде ТВ хэм Башинформ (сагыз чэйнэу органы, Хэмитовча) башлыкларын алып ыргытканнар. Шуннан болар да тыныр. Э монда алар, цирк ясау очен, кайчагын да кирэк тэ булалар.
җавап

кем: ураллы
27.07.2010 19:08
Астындан сокоп сыгарма, мин эле башкорт миллэтенэ ыргыткан хэшэрэт хуззэрен турахында язам, э узем турахында тугел. Э был юлы кемгэ эйткэнен бик якшы куренеп тора.
җавап

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
27.07.2010 17:58
Әле пока сез безне талыйсыз, үзең әйткән этләр кебек, хоть ветеринара вызывай...
җавап

кем: ураллы
27.07.2010 18:06
Мин бит hинен башкорт тураhында hуззэрзе коллекционировать итеп барам. Сыгарып hалайыммы ошонда? Шунда куренер кемгэ ветеринар кэрэге.

кем: ураллы
26.07.2010 17:02
Кисэ Ватан программаhында Хамитовтын ата-эсэhенэ багышланган тапшырыу курhэттелэр. Тугандары уззэренен башкорт икэнлеген белдерзе, атаhынын hэр вакыт узенен башкорт икэнлеген эйтергэ яратканын hойлэнелэр ул укыткан вуз галимдары.
Балтач районы кешелэре райондын куп миллэтле булыуын, башкорттарзын hойлэш теле эзэби телдэн шактай айырылыуын эйттелэр.
җавап

кем: Рифат кайдан: Уфадан
26.07.2010 22:14
Ураллы син үзеңне тынычландыра аласың инде ," ватан" прораммасын карап.Но син аңладыңмы соң , Мортазагызның татарлар өчен күп әшәке әшләр эшләгәнен ? Үткән ел синнән сораган идем ,башкорт авылларында татар телен мәҗбүри укытсалар ,син нишләр идең ,дип , но җавап булмады....Но зато син мактанырга яратасың, үз теләгебез белән рәсәйгә кушылдык , аннан соң 14 тапкыр восстанияга күтәрелдек дип..........
Хәзер Рахимовның эпохасы үтте,замана үзгәрә,ә Хәмитовның әнисе татар булгач , барлык халыкларгада тигез караячак, шул исәптән татар халкына да ,алла бирса.
җавап

кем: Азамат кайдан: Башҡортостан
30.07.2010 00:06
Рифат, тартарҙар, һеҙ динегеҙ буйынса кем? Мин һеҙҙе үҙемдең тормош тәжрибәһе буйынса йәһүдтәр тип беләмен. Ни өсон? Ҡатнаш ғаиләлә әсә тартар булһа, һеҙ уның балаһын да тартар ти башлайһығыҙ. Йәһүдтәрҙә генә милләт әсә яғынан билдәләнә. Ошонан һуң һеҙҙе ҡойроҡ болғап йөрөүсе сәүек балалары тип әйтмәй ни тип әйтәһең инде?
җавап

кем: ураллы Рифатка
27.07.2010 13:39
Рифат, узган йыл мин эле был сайтты ике ятып бер тоштэ лэ кургэн юк ине. Всего бер нисэ ай гына эле мин уны белеп, яза башлаганга.
Гомумэн, бында куп кенэ авторзар хэм форумсыларзын тик башкортто хэм Башкортостанды яманлап кына язып яткан осон, башкорттар бында инмэуен хэм язышмауын белэм. Исемемде язмауымдын сэбэбе лэ шунда - миллэттэштэр асыуланасак эт менэн эт булма тип.
җавап

кем: ураллы
26.07.2010 20:12
Ватан программаhына Хамитов кына был мэсьэлэлэ претензия белдерэ ала. Эллэ hин хэзер президент осон дэ hойлэй алам тип уйлайhынмы?
җавап

кем: Самат кайдан: Яркәй
28.07.2010 20:33
Һи-һи-һи! Башкыртлар татарга ялагайланып ята икән монда... Әллә татарны башкырт итеп чукындырмакчы булалар инде?! Милләтеннән баш тартканнар тарихка пычрак булып керәләр бит алар. Андыйларны еллар үткәч искә алганда да җирәнү белән генә алалар. Һи-һи.-и... Холуйлар!
җавап

кем: ураллы
29.07.2010 13:40
Бына был хуззэренде Хамитовка язып ебэр, йэме.
Ул могайын узенен кемдэн тыуганын хинэн якшырак белэлер.
Э Йэркэйзэ как раз башкортлогонан баш тарткан "татар" байтак. Бэлки бабаларын рухы хинэн жирэнеп яталыр эле.
җавап

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
26.07.2010 19:09
Ураллыга.
+++++++++++++
Синең өчен “ватан” программасы – беренче дәрәҗә дөреслегктер, безнең өчен ул - иштәк башкыртларның фантазияләрен эфирга тарата торган программа. Һаман да мондагы татарларны “сез башкырт” дип үзегезгә ияртергә уйлыйсыз. Барып чыкмады бит инде. Неуҗели аңлашылмый, мондагы башкырт дип язылган татар халкының иштәк башкыртлар белән бернинди уртаклыгы юк. Монда халык бер-берсен тартарга-башкыртка бүлми, чөнки алар йзе-кыяфәте, җыр-моңы, гореф-гәдәте, мәдәнияте, аралашу теле – барчасы да татарча.
Сезнеңчә, мондагы халык иштәк башкырты булу өчен телен үзгәртергә тиенш, җыр-моңын узгәртергә тиеш, гореф-гәдәтләрен үзгәртергә тиеш, - бу бит татар халкыннан икенче бер халык ясау прогаммасы. Нинди сословный башкырт язылган татар моңа риза булсын ди?
Әгәр сословный бюашкыртлар белән берләшәсегез килсә, үзегезгә алар кебек булырга кирәк. Моның өчен сезгә киңәш:
1. Татарча сөйләшегез.
2. Татар мәдәниятен өйрәнегез.
3. Татар җырларын җырлагыз.
4. Татарлар белән аралаш гаиләләр корыгыз, кыяфәтегез үзгәрер.
Менә сезгә прогамма башкырт исеме астында берләшергә!
җавап

кем: исемсез
26.07.2010 21:32
1. Татарча сөйләшегез.
2. Татар мәдәниятен өйрәнегез.
3. Татар җырларын җырлагыз.
4. Татарлар белән аралаш гаиләләр корыгыз, кыяфәтегез үзгәрер.
*********************************************************************************
Конбатыш башкортлар моны инде 1 гасыр диярлек эшлилэр, инде узлэренен кем икэнлеген дэ онытып бетер хэлгэ життелэр.
җавап

кем: Иркен кайдан: Уфа
27.07.2010 19:04
исемсез яза
27.07.2010 17:42
"Ботен тарихи документлар шуны сойли, минзэлэ, актанышларны казаннар мэнге башкырт дип кенэ тора. Сина тагын ни кирэк?"

Шушы исбатлау буламы, кайда дәлилләр, нинди документта язылган, кем аның авторы. Дәлилләр кирәк..."бөтен тарихи документтар шуны һөйләй"- дигән сүзең дәлил булмый инде.

җавап

кем: исемсез
27.07.2010 17:42
Ботен тарихи документлар шуны сойли, минзэлэ, актанышларны казаннар мэнге башкырт дип кенэ тора. Сина тагын ни кирэк?
җавап

кем: Иркен кайдан: Уфа
27.07.2010 17:26
Ә син беләсеңме соң, бер гасыр элек анда нинди телдә/диалеттта сөйләшкәннәр, нинди җырлар җырлаганнар. Исбатлый алмасаң юк - бар язып ятма!

кем: Фирдәвис кайдан: Уфадан
23.07.2010 23:21
Хөрмәтле Фәнис Фәтхи! Рөстәм Хамитовка шундый сорау бирәсем килә.Башкортостан халкы киләчәктә Азатлык радиосын тыңлый алыр микән. Шушы соравымны җиткерсәгез иде үзенә.
     
текст зурлыгы - +

башкортстан

хезмәтләр:

подкастRSSmobile