киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Мөфти муллаларга хезмәт хакы түләү ягында

мөфти Госман Исхакый
22.07.2010

Русиядә наркомания, эчүчелек, фәхишәлек кебек күренешләр киң таралыш алган. Шушы замана бозыклыгына каршы дин әһелләре дә җиң сызганып эшләргә әзерләр. Ләкин моның өчен аларга дәүләт, хөкүмәт ягыннан матди ярдәм таләп ителә. Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман Исхакый шушы фикерне куәтли.

1552 елда Казан яулап алынганнан соң, Русия монодәүләттән конфессиональ дәүләткә әйләнә. Ләкин Русиядә 16 гасырдан 18 гасырга кадәр ислам дине мәсьәләсе берничек тә хәл ителми. Башка дин тарафдарлары буларак, аларны бөтенләй танымаганнар. Бары 1788 елда Екатерина II Оренбур Диния нәзарәте төзү турында карар чыгара. 1789 елда нәзарәт оеша.

Мөфтине хөкүмәт билгели һәм аңа хезмәт хакы түләнә. Идарә эшендә берничә казый, берничә язып баручы дә катнаша. Аларга да хезмәт хакы Русия казнасыннан бирелә. Шушы кечкенә генә идарә хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү 1917 елда, билгеле инкыйлабтан соң туктатыла. Бу мүгълүматлар Русия Ислам Университеты җитәкчесе Рәфыйк Мөхәммәтшин белән булган әңгәмә барышында әйтелде.

Татарстан Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый мөфтиләр, имамнар һәм казыйлар дәүләттән хезмәт хакы алсалар, җәмгыять өчен начар булмас иде, дигән фикердә тора. Бу хакта ул быелның июнь аенда “Ислам нуры” газетының 15 еллык тантанасында ясаган чыгышында белдереп киткән иде.

Мөфти хәзрәтләрнең әлеге фикерләрен кайбер журналистлар Татарстанда дин эшләре буенча министрлык булдыру зарурлыгы турында дип кабул итте. Хакимияткә хезмәт хакы буенча якынаю министрлык төзү төшенчәсен аңлатмый, диде “Азатлык” хәбәрчесенә Госман хәзрәт һәм бу уңайдан үзенең кузаллавын җиткергән иде.

“Бу фикерне мин мисал буларак кына китердем. Бездә күп кенә министрлыклар бар. Алар хөкүмәт акчасына эшлиләр. Без, имамнар, мөфтиләр, казыйлар Русия, Татарстан өчен зур хезмәт куябыз. Ул эшне килолап та, тонналап та үлчәп булмый. Бүген наркоманиягә, фәхишәлеккә каршы көрәшәбез дип, йөзләгән шифаханә ачалар, миллиардлаган сумнар сарыф итәләр. Ләкин бозыклыкны булдырмас өчен дини тәрбия кирәк.

Христианнар үзләренчә, без үзебезчә эшлик. Моның өчен кадрлар, имамнар кирәк. Әсбаплар, китаплар зарур. Авылдагы муллаларны шуңа юнәлтү өчен хезмәт хакы кирәк. Дәүләт шуны фикерләсен иде. Читтән, Согуд Гарәбстаныннан, Бахрейннан, Катардан яки Пакстаннан килгән акчага түгел, үзебезнең хәләл, мөселманнар түләгән салым акчасына имамнарны җәлеп итсәк, күркәм булыр, халыкта рухи, социаль яктан алга китеш сизелер иде. Ә дин эшләре буенча министрлык булдыру турында әйтергә хакым юк”, диде Госман хәзрәт.

Әлбәттә, Русиядә барган җенси, әхлакый бозыклыкларга каршы көрәшүдә дин әһелләренең борчылуы, бу эшкә әзер торулары бер нәрсә. Эшнең башы шунда килеп терәлә, Русиядә дин дәүләттән аерылган.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: керешен кайдан: балык бистесе
27.07.2010 19:55
Авылдагы муллаларны шуңа юнәлтү өчен хезмәт хакы кирәк. Дәүләт шуны фикерләсен иде. Читтән, Согуд Гарәбстаныннан, Бахрейннан, Катардан яки Пакстаннан килгән акчага түгел, үзебезнең хәләл, мөселманнар түләгән салым акчасына имамнарны җәлеп итсәк, күркәм булыр, халыкта рухи, социаль яктан алга китеш сизелер иде. -----

--- Мофтинен кайда акча суырганы анлашылды хазер.элек моны кирек кага иделер муллалар, госманныкылар инде. акча каян киле госманга исен китар)))


кем: Muslim кайдан: Tatarstan
26.07.2010 17:49
"Kemneng arbasena utersang, shuneng jeren jerlarseng" dip ayte bezneng xaleq maqale . Bugen Russia'da "virtikal" xakimlek ita , alardan aqcha alsang, Allah saqlasen, ghomerlek kabala'gha elagaseng bit : bish itep imanengne seghachaqlar . Shokerallah , imamnarebez arasenda bik zreklere bar . Berkenne "Эхо Москвы" Radiosennan Shamil xazret Alawetdinovne soyletteler, bik ujatlenep tonkasene tideler: "musulmannar ochen Russia watandashe bulu octenme yaki Allah'qa buysenume?" dip . Provocation maqsatlare qechqerep tora ide . Xazretebez de apterap qalmade : "A Sezneng ochen qayse kuzegez mohimerek - unge me alle sule me ?" dip jawap qaytarde . Shuluq waqetta xazretebez Russia'da musulmannarneng xoquqlaren daimi raweshta bozulare turenda da qureqmeycha aytte . Alep barucheneng Russia watandashlareneng tigez xoquqlare we "общероссийская идентичность мусульман и принадлежность их к единой нации россиян" dip safsata satuwena , xazret "Sez Russia'neng berar shaharenda mechet tozerge roxsat alep qaraghez" dip jawap qaytarde . Shamil xazret Alawetdinov kebek zirek we qeyu imamnar bulghanda dinebez betmas , Ihshallah !

кем: мин әле бу кайдан: һаман да шуннан
23.07.2010 21:51
Чит илдәге муллалар үзләренең кәсепләренә яши, ягъни үз керемнәре бар - шәхси эшмәкәрләр. Ә мәчеткә килеп намаз укытып һәм вәгазь сөйләп китә. Әбездә һаман кемгәдер ялыну, мескенләнү. Эээххх егетләр...

кем: Алдар кайдан: Уфадан
23.07.2010 17:52
Сез, җәмәгатъ, белмисезмени, урыс "батюшкалары" элек тә хәзер дә дәүләттән "хезмәт хакы" ала. Безнең мулла-мултагай эшчәнлеге генә финансланмый. Революциягә тиклем дә, хәзер дә халыкның ихтыярый иганәләрендә торган һәм тора.

кем: mulla кайдан: ber tamchedan
22.07.2010 22:09
МӨФТИ ҮЗ КЕСӘСЕННӘН ТҮЛӘСӘ ДӘ ҖИТӘ УЛ АКЧА АВЫЛ МУЛЛАЛАРЫНА, ҖИТМӘСӘ ҮЗЕНЕҢ, ХАТЫНЫНЫҢ, БАЛАЛАРЫНЫҢ БИК-БИК КЫЙММӘТЛЕ МАШИНАЛАРЫН САТЫП БИРСЕН. ЙОРТЛАРЫ ДА 2-3 БҮЛМӘЛЕ ФАТИР ГЫНА ТҮГЕЛДЕР ӘЛЕ, ХАН САРАЙЛАРЫ КЕБЕК САРАЙЛАРДА ЯШӘП ЯТАЛАР МӨФТИЛӘРЕ ДӘ, ХӘЗРӘТЛӘРЕ ДӘ. АЛАР АЛА БЕЛӘ, ӘММА БИРЕРГӘ ӨЙРӘНМӘГӘННӘР ӘЛЕ, ҺМАН ДА АВЫЛ МУЛЛАЛАРЫНА ДИГӘН БУЛЫП ҮЗ КЕСӘЛӘРЕН ТУТЫРМАКЧЫ БУЛАЛАР, ОЯТСЫЗЛАР АЛАР, МКЕӘ ШУЛ. АЛЛАҺТАН ДА, КЕШЕДӘН ДӘ ОЯЛА БЕЛМИЛӘР.
     
текст зурлыгы - +