киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Туплида давыл үтте

21.07.2010

Тупли авылында көчле җил-давыл булды. Өч айдан бирле көтелгән яңгыр шифага караганда зарарны күбрәк китергән.

“Бозлы яңгыр, ком һәм тузан бураны бөтен авылны уратып алды. Җил-давыл үзенең юлында барчасын да ботарлап сындырды, һавага күтәрде, өй түбәләре очты, электр баганаларын таяктай селкетте һәм чыбыкларын өзгәләде. Йөзләгән метр электр чыбыклары җирдә аунады”, ди табигать афәтен үз үзләре белән күзәткән Әнәс Миңгалиев.


Өч айдан бирле көтелгән яңгыр шифага караганда зарарны күбрәк китергән. Авыл электромонтёры Йосыпов авылны карап чыгып, булган фаҗигане бәяләп, районнан белгечләр чакырган. Першин җитәкчелегендәге бригада бер тәүлек буена торгызу эшләрен алып барган. Йөзләгән метр электр чыбыкларын алмаштырганнар, ауган куакларны чистартканнар.

Әлбәттә, иң зур мәшәкатьләр җимерелгән өйләрнең хуҗаларына төшә, чөнки давыл коймаларны, түбәләрне җимереп ташлаган.




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: шамил баһаутдин кайдан: самар
21.07.2010 15:52
Тупли авылы Самар өлкәсенең Елхау районына керә.

кем: Алгыр кайдан: Уфадан
21.07.2010 13:53
Админ.га әйтегез әле Тупли авылының кайда урнашканын укучы кайдан белергә тиеш? Кайсы өлкә, районда урнашкан? Америкада түгелме?
     
текст зурлыгы - +