тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

татарстан

Яулык бүгенге дресс-кодка туры киләме?

Ризидә Җиһаншина

Ризидә Җиһаншина

яңартылган: 21.07.2010 15:17

Шушы көннәрдә Казанда мөслимә Ризидә Җиһаншинаның тарихы игътибар үзәгенә менде. Хиҗап кигәннән соң аны эштән куа башлыйлар. Мөселман хатын-кызлар оешмасы башлыгы, әлегә мөслимәләрне яклау мөмкинлекләре аз, ди.

Ризидә Җиһаншина чит ил машиналарын сату салонында 2 ел эшләгән, анда ул үзен эшчән, акыллы хезмәткәр итеп күрсәткән. Шул ук вакытта ул үзенең тормыштагы урыны турында да күп уйланган. Көннәрнең берсендә Ризидә хиҗап кияргә уйлый.

“Мин борчыган сорауларга җавап таптым, исламга килдем, Коръән кушканча яулык бәйләдем”, дип сөйләде Ризидә шәһәр телевидение каналында.

Хиҗап кигәннән соң икенче көнне ук, салон җитәкчесе аны чакыртып ала. Ризидә сүзләренчә, җитәкче кеше аңа, яулык сатып алучыларны куркыта,эшкә болай киенеп килмә, яулыгыңны сал, дип әйтә. Ризидә моңа бик каты рәнҗи.

Мөслимә эшләгән машина сату салоны хуҗасы Таһир Ваһитовның үз аңлатмасы бар. Ул җирле газетларга биргән әңгәмәдә: “Гомум киенү нормалары бар, офиста кыска ыштаннан йөрмиләр бит, безнең ширкәтнең киемгә билгеле таләпләре бар, безне баш җитәкчелек гел тикшереп тора, бер хезмәткәрнең яулык бәйләү теләге өчен генә минем зыян күрәсе килми”, дип аңлаткан ул.

Ризидәгә эшкә килгәч яулыгын салырга, капланган килеш урамда гына йөрергә тәкъдим иткәннәр. Ул моңа ризалашмаган. Эштән дә китәргә теләмәгән. Ширкәтнең аны куар өчен кануни нигезе дә юк, чөнки хезмәт турындагы кануннарга “яулык бәйләгән өчен” дигән маддә кертелмәгән. Бу хәлләрдән соң, Ризидә ширкәттә күпмедер вакыт эшләгән. “Әмма мине анда түзә алмаслык шартларга куйдылар, аннан китәргә мәҗбүр булдым”, ди ул.

Алга таба эш эзләгәндә, резюме җибәргәндә, хиҗаптан йөрүемне язмаячакмын, ди Ризидә. Яулыклы икәнемне белсәләр, беренче очрашуга да чакырмаслар, ди ул.

Мөселман хатын-кызлар берлеге башлыгы Наилә Җиһаншина әйткәнчә, соңгы елларда мөслимәләрне кыерсыту хәлләре ешрак очрый башлады. Әле күптән түгел генә аңа бер оешмада хисапчы булып эшләгән бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең бүлмәсендә кәгазьләр белән эшләп утыра торган булса да, җитәкчелек аның башындагы яулыкка түзеп тора алмаган, салырга кушкан.

Лениногорскида югары уку йортында укыган бер студент кызга да шелтә белдергәннәр, монда дөньяви уку йорты дип хиҗабына каршы килгәннәр.

Ризидә Җиһаншина кыерсытуга каршы торырга үзендә көч тапкан, әмма мөселман хатын-кызлар берлеге башлыгы Наилә ханым сүзләренчә, гадәттә мөслимәләр үзләренең хокуклары өчен көрәшергә курка, хезмәттәшләренә зыян китерергә теләми. 

"Алар килеп зарланса да, гариза язарга теләми, тавыш куптармый, берсүзсез эштән китә", дип әйтә мөселман хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе. Шуңа да мондый очраклар турында җәмәгатьчелек белми кала, мәсьәлә дә хәл ителми.

Мөселман хатын-кызлар оешмасы башлыгы Наилә Җиһаншина әйткәнчә, бу проблема Татарстан өчен яңа түгел. Ул эштән куылган хатын-кызлар мәсьәләсендә ярдәм сорап, социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министры белән сөйләшкән булган. Министр Айрат Шәфигуллин, мөслимә канунсыз төстә эштән куылган булса, эш бирүчегә административ җәза бирергә вәгъдә иткән.

Әмма моның өчен мөслимәләрнең үзләренең дә хокуклары өчен көрәшүе кирәк.

Шул ук вакытта, мөселман хатын-кызлар оешмасы башлыгы Наилә Җиһаншина аңлату эшләрен алып бару да киеренкелекне киметергә ярдәм итәчәк дип саный.

"Халыкка
яулыкның нәрсә икәнен, ни өчен хатын-кызның аны бәйләп йөргәнен аңлатырга кирәк. Икенче яктандизайнерларга, кием тегүчеләргә кызлар өчен офиста, эш урыннарында киеп була торган заманча да, ислам ча киемнәр тегү турында уйларга киңәш итәм. Безнең бит, сайлау мөмкинлеге дә юк", ди Наилә ханым.

Машина сату салонында эшләгән Ризидә Җиһаншинага да төп дәгъвалар аның турыдан-туры ислам динен тотуына түгел, ә тышкы кыяфәтенә белдерелде. Ягъни бүгенге көндә яулык эш урыннарындагы кием таләпләренә туры килми булып чыга. Ширкәт үзе Ризидә соравы белән, аңа хәтта намаз уку өчен шартлар тудырган. Бу хакта җирле газетлар язып чыкты.  Аңа салонда бер бүлмәдә көнгә бер тапкыр намаз укырга рөхсәт ителгән булган. Бу юлы ширкәт җитәкчелеге яулыклы хезмәткәрне кабул итәргә теләмәгән.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Фагыйлә кайдан: Омск
31.07.2010 10:14
Минемчә дә "мәчет һәм бизнес бер табакка сыеп бетмидер" кебек. Ни эшләсәгез дә,Аллаһ күңелегездә булсын. Хатын-кыз буларак, Наилә ханым фикерен хуплыйм: дизайн кирәк, матурлык кирәк. Ни хәтле дингә ышансам да, пәрәнҗә астына кереп утырмас идем!!!

кем: fiker кайдан: финляндия
26.07.2010 01:37
Беренчедан, мосолманнарга интернетта урын юк, бу ин зарар "харамлы урын", ислам дине ягынннан караганда.
Мосолман икансен, компьютерны, интернетны, бизнесны, прогрессны оныт туганым ! Американын, "исламнын дошманнарынын" атак белгечларе аны уйлап чыгарган хам доньяга тараткан, шуна куре сина ул зарар, "шайтан" нарса.
Дин тотучынын урыны мачетта хам намаз артында.
Икенчедан, агар сезга прогресс, акча, эш урыны кирак икан, яулык турында онытыгыз, бу Еуропанын эш технологияларына, менеджмент талапларена тулысынча туры килми. Тулы нонсенс.
Яулык, хижап, ул дин тотучы киеме, яиса дин юлында булырга кирак, я шуннан карьера усешен тулысынча онытырга, яиса акча эшлерга, профессиональ, яна буын усеш юлында булырга...
Я мечеть - яиса бизнес, аларны бутарга ярамый. Аларны бутыйсын икан, ни бизнес чыкмый, ни "чын мосолман" була алмыйсын.
Муллага да азык кирак, хижап киярлек тукыманы да, матур иномарканы да, кемдер эшлеп чыгарырга тиеш але.. Кызганычка каршы алар намаз уку арасында килеп чыга торган нарселер тугел, билгеле булуынча.
Урыс законнарына шулай булсада токерим але ничек булсада, диган фикердан теласан гена инде, анлап булыр иде))


кем: mulla кайдан: ber tamchedan
21.07.2010 16:07
АЛЛАҺ КУШМАГАН ЭШ БУЛМАС ҖӘМАГАТЬ!!!
ТАТАРЛАР АРАСЫНДА ИСЛАМ ДИНЕ КӨЧӘЯ АЛЛАҺКА ШӨКЕР, ШУҢА ИНДЕ ТӨРЛЕ АВЫРЛЫКЛАР ВӘ КАРШЫЛЫКЛАР ДА ЕШ КҮРЕНӘ, ДИН КУӘТЛӘНМӘСӘ АНДЫЙ МӘШӘКАТЬЛӘР БУЛМАС ИДЕ, САБЫР ИТӘРГӘ КИРӘК Ә УЛ КЕМГӘДЕР КУШТАНЛАНЫП ЯРАРГА ТЫРЫШКАН ДИНСЕЗЛӘР ҮЗЛӘРЕ БЕР КӨННЕ УРАМДА СУКБАЙ ХӘЛЕНӘ КАЛУЛАРЫ БИК ТӘ МӨМКИН АЛЛАҺ КУШСА. САБЫР ИТИК ҖӘМӘГАТЬ, БЫЛАЙ ДА БИТ ИНДЕ БЕЗНЕҢ СЫРТЫБЫЗДА 500ЕЛ ХӘЗРӘТЛӘРЕ ДӘ, МӘСКӘҮ ЧУРТЛАРЫ ДА РӘХӘТЛӘНӘ, БИГРӘК ТӘ ТАТАРЛАР БЕР-БЕРСЕНЕҢ СЫРТЫНА ҮРМӘЛИ. БУ РИЗИДӘ ХАНЫМНЫ ДА УРЫС КУЫП ЧЫГАРМАГАН БИТ, Ә ШУЛ КУШТАН, ЯЛАГАЙ, ҮЗЕНЕҢ ДИНЕН ДӘ МИЛЛӘТЕН ДӘ САТКАН ТАТАР!

кем: Шөпшә кайдан: Болыннан
21.07.2010 15:14
Әй, мулла абзый, әйтеп тә куясыз инде!
Сезне тыңласаң (идарә дилбегәсен бирсәң),
хатын кызга пәрәнҗә ябарга да озак сорап тормассыз!

кем: mulla кайдан: ber tamchedan
21.07.2010 08:46
"Машина сату салонында саткан Ризидә Җиһаншинага да төп дәгвалар аның ислам динен тотуына түгел, ә тышкы кыяфәтенә белдерелде" ???
НИЧЕК ИНДЕ ИСЛАМ ДИНЕН ТОТУЫНА ТҮГЕЛ???
ХИҖАП КИЮ ИСЛАМ ДИНЕН ТОТУГА БӘЙЛЕ ТҮГЕЛМЕНИ???
ХАТЫН-КЫЗГА АЛЛАҺ ХӘРАМ КЫЛГАН ГАУРӘТЕН КАПЛАУ ИСЛАМ ДИНЕН ТОТУ ТҮГЕЛМЕНИ?
АЙ НАДАННАР! ХАЗЕР ДИНСЕЗЛЕРГӘ ЯРАРГА ТЫРЫШАБЫЗ ДИП КИЕМЕБЕЗНЕ ДӘ ҮЗГАРТЕРГӘМЕНИ ИНДЕ БЕЗГӘ?!
НИ ӨЧЕН БЕЗ АЛАРГА КУШТАННАНЫРГА ТИЕШБ ДИЗАЙННАРНЫ ҮЗГӘРТЕРГӘ ДИГӘН БУЛА БИТ ӘЛЕ ТЕГЕ НАДАН НӘИЛӘСЕ ДӘ БЕР ТИНЛЕК ГЫЙЛЕМЕ БУЛМАГАН КИЛЕШ. ИСЛАМГА ҺӘМ МӨСЕЛМАННАРГА ФАЙДА КИТЕРӘ АЛМЫИСЫҢ ИКӘН, МӨСЛИМӘЛӘРНЕҢ ХОКУКЫН ЯКЛАП ЧЫГА АЛМЫЙСЫҢ ИКӘН СИН НИНДИ МӨСЛИМӘЛӘР ШУРАСЫ ҖИТӘКЧЕСЕ ИНДЕ?! ҮЗЕҢНЕ ЯТ ИРЛӘРГӘ КҮРСӘТЕП ЙӨРГӘНЧЕ ӨЕҢДӘ ИРЕҢНЕ ҺӘМ БАЛАЛАРЫҢНЫ ТӘРБИЯЛӘ ДӘ ЯТ ИНДЕ. ХАТЫН-КЫЗ ИДАРӘ ИТСӘ ИР-АТНЫҢ ҖИР ӨСТЕНДӘ ЙӨРҮЕНӘ КАРАГАНДА ҖИР АСТЫНДА БУЛУЫ ХӘЕРЛЕРӘК ДИП ЮККА ГЫНА КИТАПЛАРДА ЯЗЫЛМАГАН ШУЛ ҖӘМӘГАТЬ!
ЭХ ҖӘМӘГАТЬ!!! КАЯ БАРА БЕЗНЕҢ МӨСЕЛМАН-ТАТАРЛАРЫ?! ТАГЫН ШУЛ КУШТАН ҺӘМ ЯЛАГАЙ ТАТАРЛАР КЕБЕК КАЗАН ХАНЛЫГЫН САТЫРГА УРЫСКА БАРАМЫ ИНДЕ?!
УЛ ХАТЫННАРНЫ КҮРСӘТЕП ЙӨРТКӘН ТАТАР ИРЛӘРЕ ДӘ ИР ТҮГЕЛ ИНДЕ ХӘЗЕР, ШУЛ МӨФТИ ҺӘМ ХӘЗРӘТЛӘР ХАТЫННАРЫ ЙӨРИ ИНДЕ БАРЧА ҖИРГӘ КЫСЫЛЫП, ГАДИ МӨСЕЛМАННАРНЫҢ БАШЫН ӘЙЛӘНДЕРЕП. ЮККА БИТ ЯЗМАГАННАР:
АБЫСТАЙ БЕЛӘН ИКӘҮЛӘП
МУҖИКНЫҢ СЫРТЫН ИГӘҮЛӘП
ТАУЫК-КҮРКӘ КАЗЫН АШАП
.........................................
     
текст зурлыгы - +

татарстан

хезмәтләр:

подкастRSSmobile