киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Елның соңгы Питрауы Чаллыда узды

20.07.2010

Керәшеннәр Питрауга 12 июль көнне керде. Атна дәвамында, 19 июльгә кадәр алар төрле төбәкләрдә Питрауны бәйрәм итте. Әлеге бәйрәмнең соңгысы Чаллы каласында, Җиңү Мәйданында узды. Башка еллардан аермалы буларак, быел ераклардан кунак булып килүчеләр күренмәде. Керәшеннәр алга таба да бу бәйрәмнәрен үстерү, матурайту фикерләрендә торалар.

Чаллы Питрауын шәһәрнең керәшеннәр җәмгыяте рәисе, Татарстанның атказанган артисты Виталий Агапов ачып җибәрде. Котлау сүзләреннән соң Агапов, мәйданга беренче булып чыгучыларга бүләкләр вәгъдә итеп, халыкны биюгә чакыра.

Беренче биюче булып Зәйдән Әхәт абый табыла, беренче бүләк аңа тапшырыла. Аннан соң Мәләкәс, Борды авылларыннан килгән керәшен ансамбльләре сәхнәгә күтәрелә. Питрауның иң кызган вакытында “Азатлык” хәбәрчесе керәшен яшьләренә, өлкәннәргә, оештыручыларга мөрәҗәгать итә.

Галина Николаева Питрау бәйрәме елдан-ел матурлана, дип саный.

Мәләкәс авылының яшьләр ансамбленә йөрүчеләр белән сөйләшү булды. Елена Васильева яшь булса да Питрауның эчтәлеге хакында мәгълүматлы икән.

“Питрау бер атна уза. Шушы вакыт эчендә 41 төрле файдалы үлән җыеп, кышкы саклауга куярга кирәк. Элек яшьләр бу көннәрдә беренче кояшны каршы алганнар”, ди Елена.

Быел Чаллыда Питрау ни өчен соңга калып уздырыла? Керәшеннәр оешмасы рәисе Виталий Агапов белән әңгәмә шул хакта булды.
“Беркөнне бөтен җирдә бәйрәм ясап булмый. Аның төрле төбәкләрдә узуы да кыйммәт. Менә монысы, Чаллыдагы соңгы Питраудыр инде. Алдагы елда аны тагын да матурайтырга тырышырбыз”, дигән теләктә тора Виталий Агапов.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +