киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татар дөньясы

Семочки, Пашат – татар һәлакәте

19.07.2010

Авыл халкы кимеп барганда, парадокс рәвешендә авылда йортлар үсә. Мәскәү татарларны үзенә тартканда да, авыл барыбер туган йорт, милли йорт булып кала бирә. Җәйләрендә ул бала-чага белән тула. Бу авылның бәрәкәтендә, моннан 91 ел элек шәһит булганнарның хәер-догасы ята.

Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы, нигездә, татар районы дип атап була. Сталин вакытында ул милли район булып торган да. Аннары милли районнар бөтен ил буйлап бетерелгән, Кызыл Октябрь районына да берничә урыс авылын өстәп куялар. Әмма, район үзәге татар авылында урнашып кала.

Район үзе Кызыл Октябрь дип аталса да, үзәк авыл Уразавыл дип атала. Финляндиядә яшәүче татарлар нәкъ менә шушы һәм якын тирәдәге берничә авылдан чыкканнар.

Район бүген дә Кызыл Октябрь дип атала. Бу төбәктәге татарлар өчен большевиклар ясаган инкыйлаб-түнтәрелеш хатирәләре район исемендә генә чагылып калмый. Исем нәрсә ул, бүген бар-иртәгә юк. Ә җәрәхәт, кан җәрәхәте, аң җәрәхәте, рух ярасы – бу яктагы татарларда кызыл инкыйлаб җәрәхәте һаман да саркып тора.

Эш шунда ки, бу яклардагы Семочки һәп Пашат дип аталган ике татар авылында кызыл террор 1919 елда ук булып уза. Бу көннәрдә әлеге канлы фаҗигане искә алу чарасы узды.

Дөрес хәтер чарасы рәсми рәвештә “Пашат авылында Хәтер көне” дип аталып, ул Икенче дөнья сугышындагы җиңүнең 65 еллыгына, авылда яңа төзелгән мәхәлләнең 20 еллыгына, беренче мәчет төзелүнең 230 һәм Пашат авылы барлыкка килүнең 370 еллыгына багышланган иде.

Чара өчен сәбәпләр күп булса да, нигездә ул 1919 елдагы вакыйгага багышланды.


Ике авыл - бер тарих

Пашат белән Семочки дигән таетр авылларын бертуганнар дип әйтеп була. Аларның арасын да елга ише нәрсә генә аерып тора. Өстәвенә, Пашат авылы Семочкидан аерыл чыккан дип санала. Дөрес, бу фикер белән мәктәп һәм балалар бакчасында мөдир булып эшләүче Сәрия Аймалетдинова килешми.

Пашатка дүрт йөз елга якын дип әйтәләр. Миңа калса биш йөз елдан артык. Ә менә Пашат исеменә килгәндә... Биредә Пилогея дигән помещик хатын яшәгән. Пилагеядан Пашага әйләнгән, шуннан пашат килеп чыккан дип әйтәләр. Аннан соң, авылыбыз янында калкулыклар бар. Анда паташ дигән таш чыга. Шул ташны моннан ташыганнар. Паташ тора-бара пашатка әйләнгән дип тә сөйлиләр. Өченче версия дә шул ук паташ тауларына бәйле. Атлар белән таш ташыган вакытта, һаман “пошагивай, пошагивай” дип әйтә торган булганнар, шуннан Пашат атамасы калган дип әйтәләр.

Семеновкадан аерылып чыккан дигән версия бар...

Юк. Вакытында бабайлар өч җиргә нигез салганнар. Алимҗан ага Орлов архивтан шундый документлар китерә. Семочкига Пашатны ялгаган бер урамыбыз бар, ул элек Исааковский дип әйтелгән. Хәзер ул урам Семочкига керә. Авылда аны Зәрдәлек дип йөртәләр. Мин, бу өч авыл бер вакыттарак нигезләнгәннәр дип уйлым.

Ничек кенә булмасын, бүгенге көндә Семеновка да, Пашат та икесе дә ике татар авылы саналалар. Аларның җирле үзидарәләре дә аерым. Былтыр, дөрес, ике авылга бер җирле идарә ясарга омтылып караучылар булган. Авылда референдум узган. Пашат та, Семочки халкы да бер идарәгә керүгә каршы чыккан.

Сергач яклары - татар Рублевкалары?

Сергач якларында авыллар бүгенге көнне күбрәк дачаларны хәтерләтәләр. Яшьләр буын-буын шәһәргә китә. Мәскәү якын - шунда агылалар. Татарлар гына түгел. Урыс авыллары да шулай. Әмма урыслардан аермалы буларак, татар авыллары сугыштан соңгы хәрабәләрне хәтерләтми. Авыл чәчәк ата. Икешәр катлы йортлар. Болар элеккеге татар байларының утарларын хәтерләтә.

Мәскәүгә киткән авыл кешеләре шулай итеп, туган нигездә йортлар төзи, җәйлеген балаларын монда кайтара, үзләре дә җай чыккан саен туган нигезгә тартыла. Шулай итеп, Сергач якларындагы зур-зур авыллар татар Рублевкаларына әйләнә бара. Пашатның үзендә бүген 385 ләп йорт –хуҗалык бар. Аларда 440 ләп кеше яши. Болар нигездә олылар.

Семочкида исә йорт-хуҗалыклар саны 400 гә җитә, халкы да 500 кеше тирәсе. Ике авылда да колхоз ише нәрсәләр бар. Алар районда да, өлкәдә дә уңышлылардан саналалар. Мәсәлән, Пашатның 2000 гектар авыл хуҗалыгы җире бар. Шуның меңъярымы чәчелә. Колхозда сыерлар күп асрыйлар. Саны арта бара дип аңлаттылар. Бүген 2100 баш сыер асрыйлар икән. Шуңадырмы, Пашатта берничә чуаш йорты да барлыкка килгән. Болары, күршедә генә урнашкан хәерче Чуашстан килмешәкләре. Эш йөртә аларны.


Мәктәп бакча = 28 бала

Авылдагы мәктәп белән балалар бакчасы бер бинада урнашкан. Бу ике уку йортын бина гына берләштерми - аларның мөдирләре дә бер үк. Ул, алда әйтелгән Сәрия Аймалетдинова. Аның белән мәктәп хәлләре турында сөйләшәбез.

Мәктәпне һәм балалар бакчасын саклап калу ниятеннән, мәктәп белән бакчаны куштык. Бер ел үтте инде менә, хәзер бергәләшеп эшлибез. Эшебез, Аллага шөкер, яхшы бара, нәтиҗәләребез әйбәт. Хәзер яңадан акредетация уздык. Шунда комиссия безгә этнографик үзәк ачарга тәкъдим итте. Хәзер Түбән Новгородтагы Белемне үстерү институты белән элемтәгә кердек. Алар белән берләшеп, мәктәптә милли үзәк ясаячакбыз. Аның нигезендә балаларны милли мәдәнияткә халык иҗаты аша тарту торачак.

Мәктәптә һәм бакчада бүген ничә бала укый?

28 бала. Барлык сыйныфлар әлегә кадәр аерым укытылды. Әмма быелдан башлап берничә сыйныф бергә укыячак. Ике укытучы. Моның сәбәбе – балалар азлыкта.

Ничәнче сыйныфка кадәр алар монда укыйлар?

Бишенчегә кадәр. Аннан соң алар Семочки авылындагы татар мәктәбендә укыячаклар.

Ә бу мәктәпләр татар мәктәбе булып саналамы соң?

Ике мәктәп тә милли санала. Татар теле, әдәбияты укытыла. Башлангыч сыйныфларда барлык фәннәр татар телендә генә алып барыла. Семочки да 160 лап бала укый.

Ә элегрәк, менә мәсәлән сез укыганда балалар күпме иде?

Мин 1969 елда укырга кердем. Безнең сыйныфта утыз бала иде. Әле параллель сыйныфлар бар иде. Хәзер миграция сәбәпле балалар азрак.

Авылда, шулай булса да, күмәк хуҗалык әйбәт эшли, эш урыннары бар. Быел менә дүрт бала туды инде, тагын да көтәбез. Шуңа күрә авыл бетмәс диеп уйлыйбыз.


Ә үлем белән тууыны чагыштырганда?


Бөтен җирдә ничек, бездә дә шулай.

Пашат та, Семочки да дача кебек авылларга әйләнеп бара бит инде..

Юк, дача кебек түгел. Күп йортларда кешеләр яшиләр. Олылар да, яшь гаиләләр дә бар. Әмма соңгылары азрак. Ә олылар әле йортлар ябып, шәһәргә китәргә ашыкмый.

Авылыгыз бай да, матур да... Шулай да, киләчәген күрәсезме?

Мин авыл патриоты буларак, авыл бетмәс дип уйлыйм. Авылда күмәк хуҗалык кына түгел, ширкәтләр кирәк. Шунда авыл яңарып китәчәк.



Советларга каршы бер көнлек көрәш һәм 51 корбан

Авыл картлары, ир-атлары Пашатның төп урамы буйлап тәкъбир әйтеп уздылар. 50 метрга бер туктап тәкъбирне кабатлап тордылар. Бу төркемнең башында Түбән Новгород мөфтияе рәисе Гаяз Закиров, Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов барды. Пашат мәчетеннән башланган бу мәрасим авыл уртасында, хәзер авыл идарәсе урнашкан бина янына җиткәндә бигрәк тә шомлы да, дәртле дә, моңлы да яңгырады. Чөнки нәк шушы урында вакытында гаепсезгә 51 кеше бөтен халык алдында атыла.

Бу тәкъбир тавышлары Пашат урамнары буйлап узып, Семочки һәм Пашат тоташкан урынга килеп җиткәнче яңгырап барды. Монда килеп җиткәндә, Семочки картлары тәкъбир әйтеп килеп баралар иде. Ике авыл халкы, ике мәчет картлары, моннан 91 ел элек эт үләксәләре кебек бер базга күмелгән шәһитләр каберлегенә җиткәч берләштеләр.

Вакытында канау, баз сыман әйбер булган урында, халык шәһитләр каберлеге итеп, мемориал комлекс ясап, шәһитләрнең исем-фамилиялерен язып куйган. Ничә еллар халыкны бу урыннан биздерергә тырышсалар да, халык бу урынны кадерләп саклаган.

Инкыйлаб үзгәрешләренә каршы чыгу

Бу хәл 1919 елда була. Пашат һәм Семочки авылларында авыл яшьләре восстание күтәрә. Әлеге вакыйганың тарихын өйрәнгән Мансур Хафизов, “Татар авылы фаҗигасе” дип аталган китабында болай яза.

“1918 елның көз ахырында авылда партия оешмасы һәм комбедлар төзелгән. 1918 елның беренче яртысында Семочки һәм Пашатта байтак революцион үзгәрешләр тормышка ашырылган. Авыл советлары, аларның рәисләре һәм сәркатибләре сайланган. Җирне, социализацияләү турындагы канунга туры китереп, аны вакытлыча бүлү эше башланган.

Балаларны дөньяви укытуга күчерү, аларга дин өйрәтүне һичшиксез тыю һәм мәчет янындагы мәктәп-мәдрәсәләрне бетерү, шулай ук хуҗалык, көн-күрешне дәүләтнең икмәккә монополиясе һәм азык-төлек диктатурасы таләпләренә ярашлы рәвештә үзгәртеп кору буенча мәсьәләләрдә мөселман крестьяннар белән кыен ирешелгән.

Болар барысы да Семочки-Пашат кешеләрен үтә авыр мораль-психологик һәм сәяси-әхлакый сынауларга дучар иткән.


1918 елның ноябрь ахырыннан 1919 елның 13 гыйнварына кадәр Семочки һәм күрше Пашатта байтак кына кискен гамәлләр кылганнар. Бу чаралар җирле мөселманнарның мораль-психологик тотрыклылыгын җимерергә һәм идарә ителүчән итәргә, авыл ярлылары белән хәлле кешеләр арасындагы көрәшне кискен көчәйтергә тиеш булган.

Аларның икенче чарасы, халык тарафыннан ихтирамлы һәм йогынтылы гражданнарны, бигрәк тә авыл муллаларын әшәке сүз белән сүгү, корал белән янау, кул күтәрү, башка түбәнсетү, мәсхәрләү чаралары белән куәтләп эшкәртү була.”


Моңа чыдап тормаган авыл яшьләре восстание күтәрәләр. Большевикларның берсен үтерәләр дә. Әмма түнтәрелеш тирә яктан килгән ярдәм белән шул ук көнне бастырыла. Тиз арада, кем аткан, кем үтергәнне тикшермичә халыкны кулга алу башлана. Ике авылда гадәттән тыш хәл кертелә. Ике көн буена, Пашат авылы уртасында, мәхкәмәсез-нисез кешләр аталар. Мәетләрне авыл урамына чыгарып ташлап торалар. Сорау алган урынында ук аталар. Аккан канны да сөртмичә, икенче гаепләнүчене кертеп утыртып, тагын атканнар. Шулай итеп, барлыгы 51 кеше һәлак була. Күпчелекне 20-25 яшьлек егетләр тәшкил итә.

Хәтирәләр һаман тынгы бирми

“Минем кан әтием ул вакытта бала булган. Аларның туганнарының йорты шул восстание күтәрүчеләрне аткан урынга карап торган. Ату вакыйгасы башлангач, балаларны идән астына ташладылар. Безгә дә керерләр дә, атарга алып чыгарлар дип курыктылар, дип ул сөйли иде,” дип искә ала әлеге фаҗига тарихын Сәйрия Аймаледтнова.

Хафизова Энҗе Сәет кызы гаиләсеннән ике кеше атыла. Ул, Пашаттагы авыл мулалсы Нәҗметдин хәзрәт оныгы. Нәҗметдин хәзрәт атылучы шәһитләр арасында беренчеләрдән була. Аны әле гауга башланганчы ук, Уразавылдан килгән татар коммунисты Алиев каты җәрәхәтли. Нәҗметдин хәзрәтнең тагын бер улы да атыла. Ә Энҗе апаның әтисе исә могҗиза белән исән кала.

Минем әтием ул атуга шаһит кеше. Әтине дә алалар, ул да шул эскәмиягә утырган була. Әтигә дә чират җитә. Анда бер тикшереп торучы кеше була. Әти ул вакытта инде Семочки да укытучы булып эшли торган була. Ул әтине күрә дә, атучыларга мөрәҗәгать итә: “Бу кеше моннан чыксын. Ул безнең өяздә иң белемле кеше.” Әтине ул алып чыга, шулай итеп ул атылудан котыла. Калаганнарны ике көн буена төнлә аталар.

Авыл уртасында бит бу. Халык карап торамы шуңа?

Әйе, читән аша карап торалар. Бар да елый, кычкыра. Нишлисең, тегеләрдә корал була бит. Атканнан соң, аларны Пашат белән Семочки арасында казылган базга китереп ташлыйлар. Базны да авыл халкыннан мылтык төрәп казыталар. Аларны күмгәндә, кайберләре тере булган. Шулай итеп бер базга ташлыйлар. Ышыктан гына күргән кешеләр, ул каберлек берничә сәгать селкенеп торды диләр. Күмүләре дә рәтләп булмаган аларның.


Ни өчен зиратка күммәгәннәр. Ул бит ун адымда гына?

Анда бит күпме кабер казырга кирәк! Монда исә, бер базга күмеп куялар. Бу урынны халык саклап килде. Мин әбиләр белән бирегә килә идем. Тирә-яктан да мөселманнар килеп, гел дога кылып тордылар. Монда агачтан эшләнгән чардуган торды. Менә 1999 елда, Мәдәнә авылында мәчет эшләткән Фәиз Гыйлманов монда зур комплекс төзетте.

Аннар бит, улым, фаҗига 1919 ел белән генә бетми. Минем әтиемне мәсәлән, 1937 елның августында тагын кулга алдылар. Шул ук елны сентябрьдә аларны Түбән Новгородта, башка мулла, укытучылар белән бергә атканнар. Ул урында хәзер истәлек тактасы тора. Әнием, инкыйлабка кадәр үк Мәскәүнең Асадуллаев йортындагы татар мәктәбендә белем алган кыз-бала, гомер буе халык дошманы хатыны булып яшәде. 46 ел мәктәптә балалар укытты ул.


Мәрасимгә килгән кунаклар

Пашаттагы быелгы Хәтер көнендә шактый гына кунаклар иде. Алар арасында генерал –полковник Рәсим Акчурин, Русия баш мөфтиенең беренче урынбасары Әлбир Крганов, тумышы белән шушы яктан булган, Казандагы Идел журналы баш мөхәррире Рифат Фәттахов, Татарстанның халык артисты Алмаз Хәмзин чыгыш ясадылар. Рифат Фәттахов, әдәбиятта Семочки фаҗигасе дип аталган вакыйга - татар Һолокосты ул, дип атады.

Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов исә, татарны ничек кенә корытырга тырышмасыннар, безне иман, туган тел саклап килде. Бүген дә, безнең бетүебезне теләүчеләргә җавап итеп, иман ныгытырга һәм туган телебезне үстерергә тиеш, дип чыгыш ясады.

Чынлап та, авыл халкы кимеп барганда, породокс рәвешендә авылда йортлар үсә. Мәскәү татарларны үзенә тартканда да, авыл барыбер туган йорт, милли йорт булып кала бирә. Җәйләрендә ул бала-чага белән тула. Чыгыш ясаучыларның берсе әйткәнчә, бу авылның бәрәкәтендә, моннан 91 ел элек шәһит булганнарның хәер-догасы ята.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Айсылу кайдан: Казан
09.08.2010 16:36
Ул авыл исеме Пошат бит...
җавап

кем: кеше кайдан: Шыгырдан
11.08.2010 16:35
урысча исеме анын Пошат. Татар гомер буе аны пАшат диде. Татарчасы шулай булгач анын пАшат.

кем: Сергач татары - Айрат кайдан: Көнбатыш Идел-Урал.Сергач
23.07.2010 15:33
Зинхар өчен аудио версияны булса куйгыз. Авыл кешелернең сүлегенлерен тыңлагым кели.... безнең гаделсез тарихыбыз турында. бик тетрендергеч язма (((((

кем: бабан кайдан: Чуашстан
22.07.2010 16:16
Жэмдиханов чувашиягэ каткайч азатлыкнын барлыгын белдек. э бу тязманын радиодан тынласан, хуш китэ.башта ук жылый башлыйсын

кем: дус кайдан: чувашия
22.07.2010 15:55
жэдиханны белем. талант. укыгач еладым. чынлап та тетрэнгеч язма. жэмди эллэ ни язала-но аны сакларга кирек. аны башка группировка чорнап алган. алар талантларны яраталар. яхшы белем аны. саклыйк жэмдиханны и анын кебеклэрне!

кем: чуртан кайдан: samar
21.07.2010 20:11
ҖӘМ - ди - ХАН ! Язасың да инде чукынмыш малай. Укып туеп булмый. Афәрин ! Сәясәткә дә тыгылып кара әле. Чалгыңның колачын күрәсе килә.

кем: Азат кайдан: Казан
21.07.2010 18:39
Жэмдихан гына болай яза ала. Яратып та, кызыктырып та. Афэрине!! Кубрэк яз!

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
20.07.2010 23:16
Бик әйбәт, бер гаепсез үтерелгәннәрне искә алып килгәннәре өчен рәхмәт аларга. Барда бит татар баласы, барчабызның язмышлары уртак, хет әллә кем бул, генералмы йә башкасымы - син барыбер татар кешесе, менә шушы фикерне һәр кайсыбыз үз эченә сеңдерергә тиешле.
Пашат авылына 370 ел? Бу нинди надан сүзләр, уйлап карагыз, тарихта билгеле әле безнең эрага кадәрле заманнарда Байкал күленнән алып Дунай елгасына хәтле җирләрдә төрки халыклдар яшәгән. Борынгы грек тарихчысы Геродот язмаларында безнең җирләр китерелә, шул заманнарда биредә төрки кабиләләр яшәгән дигән язмалар тулып ята, көнбатыш тарихчылары безләрне скифлар-гуннар-хазарлар-печенеглар-кыпчаклар белән бәйли. Ә безнең мишәрләр алар язган тарихка ышанмыйча Түбән Новгород архивына таянып безнең авыл тарихларын яза? Бу ахмаклык түгелме? Ничек инде урыс архивында татарлар турында язма табылсын, кайсы карый урысларга хәтле заманаларда? Юк ул һәм булырга да мөмкин түгел, урыслар бире киләләр Казан ханлыгын алгач кына (кайбер аерым, очраклы эләккән урысны санамыйча), ничек инде урыс язсын безнең тарихны ул белә шуны гына, кайчан безнең җирләр кертелә колониаль администрациясенә кертелгәч кенә. Менә шул вакыттан урыс архивларында чагыла язмалар, "Великий князь такой-то подарил землю Ибрашке Айтуганову земли в Пошатово, Камкино" ё.б. шундый язмалар. Менщ шушы язмаларны нигез итеп ала да инде Алимьан щфщнде Орлов, шунан чыгып яза, теге авылга -540 ел, монысына 370 ел? Әкиәт бит бу, моңа һич бер тарихчы ышанмый чөнки тарихны белгән кеше чамалый да белә. Әгәр моннан 2-3 мең еллар биредә төрки халыклар булгане икән, яшәгән икән, ә ни өчен безнең бабалар булмасыннар алар? Моңа каршы бернинди дәлил юк. Безнең аылларга иң кимендә 2-3 миең ел, һәм бу җирләрдә безләр беренчел. Юкка гынамы бөтен Көнчыгыш Европа топонимикасы төрки атамалардан тора. Урыслар, йә мукшылар төрки атамалар калдырмаганнар бит инде, шуны безләргә аңларга вакыт һәм шундый үзебезгә каршы сүзләр язып, ахмаклыкны күрсәтмик әле.
Пашат авылы исеменә килгәндә, шуны әйтәсем киилә, мадьярлар-мишәрләр, бик якын яңгырышлу атамалар. Венгр галимнәре яза беренчел мадьяр, икенчел - мишәр дип. Мирфатыйх Зәкиев киресенчә ди. Ул мишәрләр беренчел ә мадьярлар икенчел дип яза, ә ул телче галим, фән докторы, академик сүзенә колак салмый булмый. Менә Венгри башкаласы Будапешт ике сүздән тора, Буда - Пешт, менә шушы "пешт" һәм "пашат" сүзләре бик якыннар яңгырашлары ягыннан. Таризта билгеле венгрларның Урта Иделдә яшәгәннәре, мадьярлар бик якын булалар хазарларга, алар күчетптә китәләр Көнчыгыш Европага 903-нче елда, ә хазарла моннан 100 ел элек күчәләр яһуди диненә (802 елда). Кайбер исемнәр/атамалар тугандаш халыкларда охшаш булалар. Менә "Пашат" исеме дә шуңа охшашлы, бигрәктә әйтелеше ягыннан "пашат" "пешт", шиксез бу борынгы төрки исем. Безнең авыллар исемнәре бик үзенчәлекле, аның кайберәүләрен генә тиз аңлап була, әйтик Өч күль, Суыксы, шуңа күрә шушы авыллар исемнәрен безнең "грамотный" татарлар Трехозерка дип атыйлар, аларга татрча авыл исеме ошамый. Татар тарихы әйтергә була әлегә ачык китап дип, анда әле күп битләре язылмаган, кирәкми кеше көлдереп авылларның даталарын бәйрәм итәргә. Бәйрәм кирәк булса әйдәгез башкасын уйлап карыйк.

кем: Мансур кайдан: Оренбурдан
20.07.2010 17:11
Язмадагы тагын бер фактка игътибар иттем:балалар башлангыч сыйныфларда бар фәннәрне дә ана телендә укыйлар. Россиянең күпчелек төбәкләрендә бу тәртипнең бетерелүенә "бишбылтыр" бит инде! Бу хәл Түбән Новгород өлкәсендә һәр татар авылында да шулай микән? Моңарчы Киров өлкәсендә андый мәктәпләр сакланганы турында ишеткән идем.

кем: Нур кайдан: Казан
20.07.2010 10:05
Тетрәндергеч язма. Татар язмышына тарыганнар аз. Без әлдә бар, әлдә исән әле. Тырышлык куйсак, киләчәгебез дә өметсез булмас. Чөнки гыйбрәтләре күп. Аңы булганнарга... аңларлык.
     
текст зурлыгы - +