киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Айдар Хәлим: “Мәскәү ялгышын таныды”

Айдар Хәлим
19.07.2010

Башкортстан президентының алышынуын Чаллы җирлегендә дә зур кызыксыну белән күзәттеләр. Башкортстанда туып-үскән язучы Айдар Хәлим “Рәхимовның китүе Русиянең бөтенлеге, тынычлыгы белән бәйле”, дип белдерде. Татар халкының Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев: “Башкортстанда хәзер барлык милләтләргә карата тигез мөнәсәбәт булыр”, дигән ышанычта кала.

Татар халкына билгеле язучы Айдар Хәлимнең туган ягы - Башкортстан. Үзенең туган ягында шактый кыенлыклар, эзәрлекләүләр күргән шәхес. Тормышында булган авырлыкларны ул элекке президент Мортаза Рәхимов исеме белән дә бәйли. Яңа президент Рөстәм Хәмитовка да киңәшләре бар.

“Бу хәбәрне бөтен җәмәгатьчелек көтте. Шәхсән үзем куандым да, кайгырдым да дип әйтә алмыйм. Чөнки Рәхимов төшенчәсе шәхси төшенчә булудан туктап, сәяси, икътисади, социаль әхлакый категориягә әйләнде. Мортаза Рәхимов Русиянең бөтенлеге, тыныч яшәү темасы иде. Аның китүе, авыр чордан яктылыкка, халыклар тигезлеге чорына керә башларбыз, дигән өмет уята. Рәхимов үз халкына егетлек эшләде. Ул дәүләтсез кавемнән халкын дәүләтле ясады.Башка халыкларга этлеге дә булды.

Фаҗига шунда, Рәхимов үз халкына дәүләт төзеп бирәм дип, башкаларны бәхетсез итте. Башкорт белән татарны тигез күрсә, мондый җимерелеш булмас иде. Шул ук вакытта башкортны бәхетле итәм дип, аны да бәхетсез итте. Мәдәният, әхлак ягыннан Рәхимов татар халкына Явыз Иваннан кала зур зыян китерде, дип җаваплылык белән әйтә алам.
Фаик Таҗиев


Бүген Башкортстанда татар мәктәбе юк. Булган хәлләрдән соң һәр татар, башкорт кешесенә берәр психолог кирәк. Без бөек милләт, дип кенә алга китеш булмады. Рәхимов дәүләте булмаган халык белән идарә итә белмәде. Мин, татар һәм башкорт халыкларын бердәм көч итеп күрмичә, Идел-Урал буенда якты тормышны күзаллый алмыйм. Әйе, булган каршылыклар төбендә Мәскәү ята. Алар берсен үсендерде, икенчесен кимсеттерде. Мәскәү башкорт милләтчелегендә уйнады. Татарны этнографик картадан кысып чыгарырга тырышты.

Башкортстанда президент алыштыру адымын Мәскәүнең батырлыгы дип саныйм. Мортаза Рәхимовның вәкаләтен вакытыннан алда туктатып, Мәскәү ялгышын таныды”, диде “Азатлык”ка язучы Айдар Хәлим.

Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев Татарстанда туып-үскән, Чаллыда яши. Шулай да Башкортстан вакыйгаларыннан хәбәрдар.

“Башкортстанда яшәүче барлык милләтләргә дә киләчәктә караш тигез булыр, дигән өметтә торам”, ди ул.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Ыклы кайдан: эрэмэлектэн
24.07.2010 18:32
Мина гажэп , ничек инде татар азатлыгы тарафдары Айдар Хэлим Рэсэй ботенлеге турында кайгырта . Димэк, синен Милли Мэжлеслэр житэклэп бэйсез дэулэт дэгъвалавын - монафикълык кына булып чыга . Э Рэсэй ботенлегенэ килгэндэ , ул ботенлек Мэскэу олкэсе билэмэлэре белэн генэ чиклэнергэ хаклы , калган жирлэр барсы да басып алынган . Минемчэ , яна житэкче берьяктан да Рэхимовтан яхшырак булмаячак , чонки Мэскэугэ татар-башкорт монэсэбэтлэрен даими рэвештэ киеренке тотучы залим кирэк . Хэм ул шулай булачак та . Без татарлар бигрэк беркатлы халык инде , Рэсэй белэн урыс гестапочылары идарэ иткэндэ , хаман алардан ниндидер яхшылык кьотэбез .

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
22.07.2010 18:26
Бу материалда китерелгән информация белән танышкач безгә, Уфа татарларына, бу ике кешене, Айдар Хәлимне һәм Фаик Таҗиевны, урыс мәкале белән генә бәялисе кала:

"ХРЕН РЕДЬКИ НЕ СЛАЩЕ."

кем: Molli кайдан: يورق
22.07.2010 12:09
Aydar Xalim' bik kup' yaqshii kitablar yazdii. Alar bezneng xaliiq ochen' bik faydalii.
Kitapniing koche' bik zur:
كتاب

...
شول وقتدة مين قولمة كتاب آلام
آننك ايزگى صحيفةلرن آقتارام
راحتلنوب كيتة شوندة جانم تةنم
شوندنغنة دردلريمة درمان طابام
...

кем: Molli кайдан: يورق
22.07.2010 09:54
"Башкорт белән татарны тигез күрсә..." - bu suzlar' doros'. Har' tatarga da, har' bashqiirtka da ber bersen tigez kurerga' kirak': amma' ul bik qiiyiin esh, chonki' bezneng arada qollar psixologiyasii kochle'. Ul qollar psixologiyasiinnan qotiiliir ochen' gel dorosen' soylarga' kirak', yangiiliish qiilgan ja' soylagan' eshne yangiiliishliigiin taniiy belu' ul qaharmanniiq.

кем: Фәрит кайдан: Туймазы
21.07.2010 21:24
Аптырыйм да, ачуланам да. Шушы Айдар Хәлим әле кайчан гына татар милләтенең бердәнбер халыкара масштабта эшли торган Азатлык радиосын "колхоз-совхоз" радиосы дип атап, аны яптыруны таләп итеп АКШ конгрессына хатлар язган иде. Ә бүген исә оялмыйча шушы радиога интервью биреп утыра.

Ну, кайчан да булса позицияң буламы синең, ә? Рәхимовны алганда Мәскәү кыюлык-батырлык күрсәткән, имеш. Мозгаң булмаса, хет авызыңны ачма. Нинди кыюлык? Үзенә тугъры хезмәт иткәне өчен иң югары орден белән бүләкләве кыюлыкмы?

кем: Алгыр кайдан: Уфадан
21.07.2010 19:03
Тагын өстәп әйтим: Сез әйткән 1991 елда БР депутатлары тел турындагы законны тикшереп татар телен дәүләт теле ясауны кире кактылар. Айдар абзый шуңа протест йөзеннән Кадерле Имаметдинов белән ачлык игълан иттеләр... Ул мәйданда татар теленә дәүләт статусы тәлап иткән кешеләр арасында нигәдер Зөбәер дигән бәндә күренмәде...
җавап

кем: исемсез
21.07.2010 22:48
Ниндэй оятхыз экиэт! Башкорт теленэ лэ эле дэулэт теле статусы 1999 йылда гына бирелде. Кайза ти эле ул ул сакта телдэр турахындагы закон! Кеше бит хэтерлэй.

кем: Алгыр кайдан: У
21.07.2010 18:54
Зөбәер иптәшкә: кешене тәнкыйтләве җиңел ул, ә менә БР территориясендә туры сүзлеге өчен "тыелган кеше" (персона нон-гранд була шикелле) булганыгыз булдымы? Һәр эшеңә аяк чалу, янаулар, ачыктан-ачык бәйләнүләрне, архив-китапханәләргә кертергә рөхсәт итмәү һ.б. һ.б.ларны үз башыңда татырга туры килдеме? Айдар абзый нәкъ бездә персона нон-град булды... Милләтчелек ләчтит сатып сүз көрәштерү түгел... Әнә мәрхүм шагыйр Йосыф Гәрәйне явыз милләтчеләр татар милли хәрәкәтендә йөргән өчен "мунча керткәч" автобус тукталышында йөрәге ярылып үлде... Сайлауларда Рәлиф Сафинны яклап йөргән өчен җырчы Венер Мустафинны рояленә асылынырга мәҗбүр иттеләр... Шуның өчен генә дә, туры сүзле әсәрләре өчен ихтирамга лаек кеше ул! Беребез дә әүлия түгел бу фани дөньяда...

кем: Зөбәер Мифтахов кайдан: Чаллы
21.07.2010 03:57
Тагы да өстәмә, мөмкин булса:
1. Медведев Рәхимовка герой бирде, нинди "ялгыш тану" дигән сүз ул?
2. Мин Рәхимов яклы түгел (ялгыш уйламагыз). Мин үзем дә Башкортстаннан – Рәхимов чорында безнең 1000 йортлы зур авыл бөтенләй бетү чигенә җитте, басуларны урман басты...
3. Тарихны искә төшерегез, "милләтчеләр": 1991 елда Башкортстан суверенлыгын тыю өчен Мәскәүгә "татар интригасы" кирәк иде – һәм Айдар Хәлим ялт итеп кенә Совет мәйданына чыкты-утырды... Шуңа кадәр ул башкортча 15 китабы чыккан башкорт шагыйре иде. Шуннан аны күтәреп алып Чаллыга журнал редакторы итеп утырттылар... Шуннан, 1992(?) елда ул Россия Думасына кандидат булып йөрде, ә ул суверенлыкны саклау өчен иң кискен көрәш барган чак иде, хәтта Шәймиев Думага сайлауны Татарстанга "һәркемнең үз иреге" дип кенә, бер почмагы белән генә кыстырды... Ә Фаикъ Таҗи анда милли хәрәкәт бойкот ясаган шул сайлауның комиссиясендә кәгазь эшләре эшләп утырды, милли хәрәкәттән дә китмәде, һәм бер ахмак та монда парадокс күрмәде...
4. Бүгенге көндә, инде татар милләте бетеп килгәндә, шундый "милләтчеләр" һаман "лидер" булып йөрмәкче, "башкортларны хәзер нишләтәләр инде, түбәләшергә татарлар кирәкмәс микән Мәскәүгә тагы да?..." дип кулларын уып көтәләр... Әмма ләкин кирәкмәс! "Мавр үз эшен эшләде, маврны иң биеккә асарга", – хәзер политикалар инде шундый.
җавап

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
21.07.2010 17:34
Зөбәер әфәнде Мифтаховның Айдар(Борис) Халимовны тәнкыйтләве бик дөрес, политик булырга тырышкан кешегә умырткасызлык һич уңай сыйфат түгел.
Ә менә А. Хәлим тәнкыйтләгәндә Уфа тарлары проблемаларын түбәнәйтергә, юкка чыгарырга, гомум татар проблемаларын чишү юнәлешендә корбан итәргә матышу - бу яхшылык түгел.
Айдар - бер проблема, Уфа татарлары проблемасы - ул икенче проблема.
Кулыгыздан килсә ярдәм итегез, безгә аяк чалмагыз!
җавап

кем: Зөбәер Мифтахов кайдан: Чаллы
21.07.2010 21:21
1. Татар проблемасы турында: Милли хәрәкәттә Идел-Урал идеясе бар иде элегрәк, ягъни татар һәм башкорт халыкларының милли-азатлык хәрәкәтен бергәлектә алып бару. Бу уңайдан 199? елда Чаллы милли хәрәкәте Уфага, бәйсезлек декларациясен якларга барды. Зиннур Әһлиуллин җитәкчелегендә. Бардык, анда Уфа татарлары "Гали мәҗлес" үткәреп ята... Зиннур сүз алып, "Башкортстанның бәйсезлеге барыбызга да кирәк..." һ.б. дип сөйли генә башлаган иде: "Нигә килдегез? Кем чакырды?" дип тупас бүлеп туктаттылар. Арытаба үз чүбекләрен чәйнәргә керештеләр. Без чыктык та киттек, демонстрацияләрдә һ.б. катнаштык. Хәтта безнең Арсланов дигән бер кешебез башкорт тирмәсенә кереп "корылай ачлык" игълан итте, һәм нык түзеп, иртәнге 11дән кичке 5кә кадәр утырды батырларча "корылай ачлыкта"!..
...Депутат һәм милли хәрәкәтче Наил Мансуров булды "Идел-Урал"ның төп идеологы. (Уфадагы "Идер-Урал" оешмасы түгел, ә шундый дәүләтчелек-автономия турында сүз бара.) Аны ахырда кысрыклап чыгардылар әнә шул А.Х. шикелле шалтыравыклар.
..."Дәүләт теле" турында шау купты бервакытны Татарстанда... Роберт Миңнуллин Уфага китте иң кискен көнне, халык тынын алмый көтә... Ә ул бер генә шалтыраткан: "сүзләрне туктатырга" дип – шул ук сәгатьтә бөтен гәзитләр, радио-телевидение шып туктады әле генә шаулап торган җирдән... Роберт исә "бернинди тел" дигән статуска килешеп кайтты. Җавап итеп – бик яраталар үзен башкортлар, "Кызыл Таң" бик ярата... Ә татарлар – кая кусаң шунда бара – шулай ук барсы да ярата...
2. Чынлыкта алар татар телен бетерү буенча яшерен заговор белән утыралар... 2008 елда мин "Татарча-Русча электрон тәрҗемәче" ясап, бөтен инстанцияләргә белдердем. (Корректор һ.б. татар программалары инде 15 ел эшли.) Бу программа – халыкны татар теленә өйрәтүдә тамырдан борылыш ясарга сәләтле нәрсә... Шуннан, ни дип уйлыйсыз – әле дә ул фәкать үземнең тарафтан берәмләп таратыла... (Тулырак белешмәне www.tatarca-text.narod.ru сайтыннан карагыз.) – Урамда тилелек белән ач утырырга кирәкми татар халкы һәм теле өчен, ә әнә шундый нәрсәләрне күрә белергә кирәк. Ягъни халыкка мәгърифәт бирергә кирәк.
...Ә Айдар Хәлимнәрнең һәм шул тирәдәге бүтәннәрнең конкрет ни эшләгәне булды? – Милли хәрәкәт дигән нәрсәдән бүгенге көндә бер генә гәзит тә калмады, бер китап та чыкмады, татар телен коткару буенча бер генә атап әйтерлек адым да ясалмады, үзләре дә урыс телендә язалар һәм сөйләшәләр (95%ка). Шул ук вакытта, татар милләте өчен чынлап тырышкан кешеләрнең бөтенесен дә пычракка батырып бетерделәр, репрессияләүләрдә катнаштылар үз линияләре буенча һәм кулларыннан килгәнчә.
җавап

кем: Molli кайдан: يورق
21.07.2010 16:29
Aydar Xalimneng' ber gayebeda' yuq. Ul vaqiitta songartiilgan mina ( "мин замедленного действия" ) giina uzeneng' alama eshen eshlade'. Ul mina barliiqqa kilterelde tatar telen dawlat' tele statusiinnan beterelgach', tatarlarnii kon'-batiish bashqiirtlarii diyep atala bashlangach. Bashqiirtstan konstituciyasiinda elek tatar teleda' dawlat' tele statusiina iya' ide. Chiiniinda isa' miinda bashqiirt inteliganciyasii yangiiliishtii: alar uriisniing tatarga karshii eshena' yardam' ita' bashladii, albatta' bu uzlareneng' ziiyaniina, chonki' bashqiirtniing real yardamchese' gel tatarlar buliip kilde. Tatar ul zur ariislan kebek: kiiriina balasii kilep bargali' bashlasa sabiir itep yata. A' bashka malnii ber gena' barep' jiiga. Shulay uk qaysii ber bashqiirt inteligenciya vakillare' yamsez' qiilanganda, tatar sabiir itte. A' Aydar Xalimneng' chiigiiwii ul tege zur ariislan akren' gena' balasiin (tegese yamsez' kiilanganda) chitka' etap' kuyiiwiina oshagan, ul real barep' ochriiw tugel'.
Kilachakta' kurersez' nichek bez yatlarnii eshtan' chiigarganiin. Bashqiirtlarga bezga' yardam' itarga' gena' qalachak. A' uriisqa satiilgan bashqiirtlarnii da, tatarlarnii da bez akren' gena' neytrallashterabez', uzlarena' ziiyan kiltermiche, amma' alarga dawlat' strukturalariinda uriin birmiyachakbez'.
җавап

кем: исемсез
21.07.2010 17:09
Татар теле Башкортостанда дэулэт теле булманы, хатта башкорт теле лэ дэулэт теле тугел ине. 20-се йылдарза ук сыккан индэйзер норматив акттарза рэсми документтарзы башкорт хэм татар телендэ лэ тултырырга тигэн экэмэте булыу аркахында гына был телдэр кулланылып килде.

кем: Зөбәер Мифтахов кайдан: Чаллы
20.07.2010 23:32
"Мәскәүнең батырлыгы!", – дигән әй, Айдар Хәлимнең бушка шалтырау гадәтен таныйм!.. Батыр булып нишләгән?? Бәя биргәнме әллә һич югы?
...Ә Мәскәү адресына бил бөгеп шундый реверанс ясау – монысы инде А.Хәлимчә генә түгел, бүгенге иң чын татар милләтчеләренчә!
...Ә компьютерында татар хәрефләре дә юк икән... Бардыр инде алар, ә кнопкасын көйләттерергә кирәк дип санамаган! Һай, тәре кавалеры!

кем: Molli кайдан: يورق
20.07.2010 14:50
Aydar Xalim' tatar xalqii ochen' bik kup' eshlade'. Ber narsada' eshlamagan' keshe gena' yangiiliishmiiy. Aydar Xalim' bezneng xaliiqniing boyek' ber ulii. Min anii Majit' Ghafuri ham' bashqa shundiiy yazuchiilar belan' ber ratka' kuyam.
җавап

кем: viner
21.07.2010 13:23
Сезнең сүзләрне укыгач А.Х.-ның Рахимовка булган хатыннан соң "Ай мескен татар халкы!!!" дип җиаһанга оран саласы килә.
җавап

кем: viner
21.07.2010 17:36
Ә Ф.Бәйрәмова Шәймиевкә "падишаһ"-ым диеп хат языр идеме?
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +