киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Депутатлар рөхсәт бирде: ФСБ әзерләнә

16.07.2010

Русия Дәүләт Думасы утырышында ФСБ вәкаләтләрен киңәйтәчәк канун өлгесе өченче укылышта кабул ителде. Әлеге канун өлгесе экстремизмга каршы көрәш өчен булдырылды диелсә дә, күпләр моңа ышанмый. Алар ФСБ моны сәяси өлкәдә кисәтүләр ясау өчен кулланачак дип борчыла.

Әлеге канун өлгесе кабул ителсә, ул экстремистик дип саналган гамәлләрдә катнашырга җыенучыларга ФСБ тарафыннан рәсми рәвештә кисәтүләр ясарга, ә алар үтәлмәгән очракта штраф салырга, яки кешеләрне 15 тәүлеккә тоткарларга мөмкинлек бирә.

Әлбәттә канун өлгесе Русия Дәүләт Думасында икенче укылышта каралыр алдыннан бераз “йомшартылды”. Ягъни барысын да өркеткән “махсус профилактика” дигән сүз алынды, шулай ук кисәтү ясау турында массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәрләр бирү ярамый. Шуңа да карамастан канун өлгесендә төп нигезләр сакланды. Ягъни ФСБ җинаять эше ачылмаган килеш тә “җинаять эшләүгә шартлар тудыру турындагы җитәрлек һәм алдан расланган мәгълүматлар” булган очракта кешене сөйләшүләргә чакыра ала.

Элекке заманга кайту

Белгечләр бу совет заманы тәҗрибәсенә әйләнеп кайтуны яңартачак дип борчыла. Ул чакта КГБ аерым кешеләрне рәсми булмаган очрашуларга чакырып үз эшчәнлеге, дуслары турында сөйләтүне гадәткә керткән иде. Бу исә “үзгәрәк фикерләүчеләрне” эзәрлекләү өчен кулланылды. Хәзер дә канун өлгесендә барысы да бәйнә-бәйнә язылмау сәбәпле, ФСБ вәкилләре журналистларга, хокук яклаучыларга кисәтүләр ясый алачак. Шулай ук бу канун оппозицион газетларны һәм хокук яклау оешмаларын ябу һәм аларның хуҗаларына кисәтү ясау өчен уңай шартлар тудыра. Әлбәттә ФСБ кисәтү ясау юлларын үзе билгеләячәк һәм ул сөйләшкән кешедән серне чишмәү турында имза да куйдырта ала.

Болар үтәлмәгән очракта инде 1 меңгә хәтле штраф һәм 15 тәүлеккә утырту карала. Җитәкчеләр өчен бу штрафлар тагын да зуррак.

Медведев йөкләмәсе

Әлеге канун өлгесе яз көнне Русия Дәүләт Думасына тәкъдим ителгәч күп бәхәсләр уятты. Хәттә Русия президенты каршындагы гражданнар җәмгыятен үстерү шурасы Дмитрий Медведевка аны кабул итүне туктатуны сорап мөрәҗәгать тә юллады. Әмма Екатеринбурда Германия канцлеры Ангела Меркель һәм Медведев белән булган матбугат очрашуында Русия президенты журналистларга әлеге канун аның йөкләмәсе белән эшләнүен әйтте.

“Бу халыкара түгел, ә безнең эчке ил кануны булуына игътибар итәсем килә. Икенчедән һәрбер ил үз кануннарын камилләштерә ала, шул исәптән махсус хезмәтләр турындагысын да”, диде Медведев.

Җәмәгатьчелек Федераль Җыен канунны үткәрмәс дип өмет итә

Шул ук вакытта 80гә якын билгеле хокук яклаучылар, оппозиционерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре ярдәм сорап Федерация Шурасы спикеры Сергей Мироновка мөрәҗәгать юллады. Анда исә “Русия һәм чит ил җәмәгатьчелеге яңа канун өлгесе ФСБга тоталитар режим вакытындагы махсус хезмәтләр вазыйфаларын кайтара. Канунны эшләүчеләр ризасызларны, үзгә фикер йөртүчеләрне һәм хакимиятне тәнкыйтьләүчеләрне куркыту өчен юридик юл булдырмакчылар”, диелә.

Мөрәҗәгатьне имзалаучылар фикеренчә, бу яңа канун март азагында Мәскәү метроларында һәм Төньяк Кавказда булган террактлар белән бәйле махсус хезмәтләрне тәнкыйтьләүгә җавап булып тора.

“Яблоко” фиркасе каршылык чарасы уздырмакчы иде

Җомга көнне Русия Дәүләт Думасы каршында “Яблоко” партиясе яшьләре яңа канунга каршы хакимият тарафыннан рөхсәт ителмәгән каршылык акциясе уздырырга тырышты. Әмма аларга бу мөмкинлек бирелмәде. Аларның плакатлары тартып алынды, ә 3 кешене Мәскәүнең Тверской хокук саклау бүлегенә алып киттеләр. "Яблоко" матбугат хезмәте вәкиле Анна Родионова сүзләренчә, милиционерлар инде моңа алдан ук әзер булып торган.

“Без элекке чараны уздырганда милиция хезмәткәрләре алай тиз пәйдә булмады. Ә бу юлы аларның бер өлеше тиз генә Дәүләт Думасы бинасыннан, икенче өлеше машиналардан чыкты. Һәм бу узган чара вакытында безне тоткарлаганнар милиционерлар иде”, ди ул.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
18.07.2010 18:37
ФСБ Закон кабул ителгәнче үк инде бу практиканы алып бара иде. Закон бары тик аларның көндәлек практикасын рәсмиләштерә генә. Мине бигрәк тә тенденц ия(тренд) борчый. Эшләр болай барса, киләчәктә органарның башбаштаклыгын көчәйтә торган бүтән законнар да кабул ителәчәк әле. Тик, Вил әфәнде белән килешәм, черек бинаны ничек кенә терәтсәң дә - ул ишелеп төшәчәк, а.б. !! :)

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
17.07.2010 22:07
Бу әлбәттә беренче чиратта урыс миләтеннән булмаган милли эшләргә юнәлтерелгән. Соңгы вакытта органнар актив кызыксына башладылар "Ватан" фиркасы эшләре белән. Хәттә "Ватан" фиркасы ярым үле, ярым тере хәлдә булса да, аларга бөтенләй булмавы якшырак. Алар безне "Ватан"ның беренче адымнарыннан күзәтеп киләләр, тик безне тыярдый/куркытырдый канун булмаганга тыелып тора иделәр. Әле шушы ФЗ кабул ителгәч, икенче көне ук фирканы кысырылый башлаячаклар. Мин моны беләм. Руслар әйтмешли, Алла бирмәсә дуңгыз ашамас, алардан да бер яраклы әйтем.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
17.07.2010 02:50
Империяга тагын бер черек тышау. Бер жимерелэ башлаган йорт, инде абзыкаем, ничек кенэ тышама, барыбер авачак. Шул бар, бераз вакыт ул йортта фарсит итеп калырга була, э аннан сон янсын барсы да кук ут булып...
җавап

кем: Molli кайдан: York
19.07.2010 19:55
Doros'.
     
текст зурлыгы - +