киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Чаллы театры беренче DVD тәлинкәсен чыгарды

16.07.2010

"Хәят" исемле бу тәлинкә Чаллы дәүләт татар драма театрының DVD итеп киң тамашачыга тәкъдим ителгән беренче әсәре.

"Хәят" исемле бу тәлинкә Чаллы дәүләт татар драма театрының DVD итеп киң тамашачыга тәкъдим ителгән беренче әсәре.

Фатих Әмирханның “Хәят”е, Гаяз Исхакыйның “Татар гакылы” әсәре нигезендә Равил Сабыр язган пьеса Чаллы театрында 3 ел чамасы элек “Яшел һәм кызыл” исеме белән сәхнәләштерелгән иде.

Чаллы театрын бар татар дөньясына таныту мөмкинлеге бирүче шушы видеоәсәр тиздән Татарстанның төрле шәһәрләренә таралачак һәм аны республикадан читтә дә сатып алу мөмкин булачак. Моннан тыш аны Чаллы театрының һәм җырчы Салават Фәтхетдиновның концерт-тамашаларында да алу мөмкин булыр дип көтелә.

Спектакль видеога моннан ике ел элек, әле яңа чагында ук төшерелгән булган.

Әсәрдә Хәят ике бертуган, кадимче яшь мулла белән заманча юридик белем алучы егет арасында, аларның кайсын сайларга белми телгәләнә. Пьеса авторы Равил Сабыр әйтүенчә, бу мәхәббәткә нигезләнгән тәэсирле мелодрама гына түгел, Хәятнең хәле бүгенге татар халкы алдында торган төп сорауларның берсен хәтерләтә. Узган гасыр башында милләт алдында торган “Көнчыгышмы-Көнбатышмы?” дигән сорауга җавап әле бүген дә табылмаган, ди ул.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Molli кайдан: يورق
22.07.2010 16:43
Bu DVD chiigaru yaqshii narsa'.
Bar amerika filmnariinda tatarchaga tarjema' itep shulay uk DVD da chiigariirga kirak'. Er yangii Hollywood filmnarii bariisii da tatarcha soylasha' bashlasa ul tatar teleneng abruyiin arttiiriiriiyii ham' bezneng keshelar' kup' belmagan' tatar suzlaren' belereye. A' astiinda jogergan' jomla' uriischa ham' inglizcha' bula aliiriiyii.

кем: Анурбик кайдан: Татарстан Республика
17.07.2010 10:28
1.Куптэн КИРЭК иде..Бугенге кондэ торле статаустагы ЙОЗЭРлэгэн
татар театры эшлэл тора.Димэк МЕНэрлэгэн эсэр сэхнэлэштерелгэн...
Э DVD га бары биш-алтысы гына язылган....
2.Кадим(иске)челек-элек мэдрэсэлэрдэ дистэ еллар ойрэнелгэн гыйлемне-безнен ЖЭДИТ(яна ысул)челэребез бер-ике елда узлэштеругэ ирешеп доньяны тан калдырган...иде..
Менэ кадимчелек тагы узебезгэ кайтты мэктэплэребездэ ТАТАР телен унике ел "ойрэтэлэр"--а толку ? ?
Телебездэн читтэгелэргэ грамматика кагыдэлэрен ятлатып вакыт уткэргэнче..баштагы елларда СОЙЛЭШУне генэ узлэштерэсе..бит..
Юк шул ,телне узлэре дэ белеп бетермэгэн чиновник-"галим"нэребез..том-том
"методика.".лар язып акча эшлэп утыра...
җавап

кем: Мансур кайдан: Оренбурдан
19.07.2010 08:14
Әлбәттә, күптән кирәк иде. Провинциаллар итеп кимсетелеп йөртелгән театрларыбызның киң аудиториягә чыгарырлык эшләре булу куандыра.Мондый күренеш "Башкала театрларыбыз"га да үз хезмәтләренә тәнкыйди караш ташлау таләбен куячак әле... Аларда да барысы да "ал да гөл" генә түгел бит!
җавап

кем: Анурбиккэ кайдан: Казан
17.07.2010 21:09
"..башта с о й л э ш у н е ойрэнергэ кирэк.." дигэн фикерегезне
Академик(тел буенча )Ф.А.Ганиев авызыннанда ишеттем..
Татарстан радиосы буген 12-зз минут
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Чаллы театры беренче DVD тәлинкәсен чыгарды