киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Мортаза Рәхимов: озакка сузылган китүгә нокта куелды

16.07.2010

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов эшеннән китте - Русия президенты инде Башкортстанның вакытлы җитәкчесен билгеләде. Рәхимовны исә урыныннан вакытыннан алдан алуга әзерлек инде күптәннән барган булып чыкты: “Независимая газета” кулына төшкән аналитик белешмә моңа дәлил булып тора.

Сочида узган очрашу вакытында Русия президенты Дмитрий Медведев Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның президентлыктан китү турындагы мөрәҗәгатен алуын һәм аны хуплавын әйтте.

“Независимая газета” исә президентның дошманнары аны вазыйфадан җибәрүгә инде электән үк әзерләнеп килде, ди.

Алар моны үзләренә эләккән аналитик белешмәлеккә нигезләнеп яза.

20 биттән артык торган аналитик белешмәлектә исә Рәхимов идарә иткән чорга бәя бирелә һәм аны вакытыннан алда алмаштыру кирәк дигән нәтиҗә ясала.

Әлеге белешмәлек Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиле Григорий Рапотага дип каралган. Аның авторы - Башкорстан конституция мәхкәмәсенең элекке башлыгы - Илдус Адигамов.

Рәхимовның җитешсезлекләре

“Независимая газета” язуынча, документта Рәхимов иң баштан ук республикада милләтчелеккә басым ясады һәм республикада башкортлар 20% кына булса да югары вазыйфаларга бары шул милләт вәкилләре урнаша ала торган система булдырды.

Шулай ук анда Рәхимовның 1990 ел башыннан ук хакимияттәге юлы тасвирлана. Баштарак ул федераль үзәк карамагыннан һәм республикадагы көндәшләреннән арынырга тырышканы әйтелә. Бәйнә-бәйнә барлык президент сайлаулары искә алына. Аларның һәркайсында ниндидер гауга чыкмыйча калмаган. Мисал өчен документта 1993 елгы сайлау демократик узмавына басым ясала. Бары Мәскәүнең үзендә җитәкчеләр арасында ниндидер каршылыклар булу сәбәпле генә бу федераль үзәк игътибарыннан читтә кала.

1998 елгы сайлау нәтиҗәләре инде федераль үзәк карары белән кире кагылырга тиеш булганда, илдә дефолт килеп чыга. Әмма Рәхимовның сәяси бәйсезлеге нәкъ 2003 елгы сайлау вакытында бетә. Чөнки бу вакытта сайлауда җиңүдә аңа нәкъ Мәскәү булыша.

Мортаза Рәхимов дилбегәне улына бирәсе итмәде

Документның шактый өлеше Мортаза Рәхимов һәм аның улы Урал арасындагы мөнәсәбәтләргә, сәяси көрәшкә багышлана. Өлкән Рәхимов баштарак улын Уралны президент урынына “төртсә” дә, соңрак бу уеннан кире кайта. Чөнки Уралның өлкәннәрне тыңламыйча үзе генә идарә итәргә җыенуын аңлый. Әмма белешмәлек авторы хәтта чит илдә яшәсә дә, Урал Рәхимов республикадагы президентның кадрлар сәясәтенә шактый тәэсир итүен яза.

Аның төп дусларының берсе дип Башкортстан премьер-министы Раил Сарбаев санала. Документта исә нәкъ Сарбаев президент булырга исәпләве турыдан-туры әйтелә.

Ләкин иң кызыгы белешмәлекнең азагында бирелә. Анда исә Башкортстан президенты итеп урыс милләтеннән булган кешене билгеләү (сайлау) иң яхшы юл булачак, диелә. Бу анда яшәүче барлык милләтләр тарафыннан уңай кабул ителәчәк икән, чөнки алар милли нигездәге каршылыклардан туйды.

Һәм автор фикеренчә, монда бернинди проблем булмаячак, чөнки “Русия президенты абруе һәм хокук саклаучыларның тулы контроле республикада президент итеп федераль үзәк теләгән кешене куюга мөмкинлек бирәчәк”.

Рәхимов китте, Хәмитов килде

Әлегә Медведев вакытлыча Башкортстан президенты вазыйфаларын башкаручы итеп элекке Русия су байлыклары федераль оешмасы җитәкчесе Рөстәм Хәмитовны билгеләде.

Хәмитов 1954 елның 18 августында Кемерово районы Ленинск-Кузнецки районындагы Драченино авылында туган. Милләте белән башкорт.

Бауман исемендәге Мәскәү техник университетын тәмамлагач, Уфа мотор төзелеше җитештерү берләшмәсендә оста булып эшләгән. Аннары Уфа авиация институтында хезмәт иткән, 1986-1990 елда торба үткәргече төзелеше фәнни тикшеренү институтының көнчыгыш бүлеге җитәкчесе урынбасары, соңрак Башкортстан автоном республикасының экология һәм табигать байлыкларын куллану комиссиясе рәисе вазыйфаларын башкарган.

1993-1994 елны Башкортстан республикасында гамәли экология һәм табигатьне куллану проблемнары институты директоры, аннан соң биш ел дәвамында Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министры була.

1999-2000 елны Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү департаменты башлыгы, ә аннан соң Русия президентының Идел буе федераль бүлгесе идарәсенең Башкортстандагы баш федераль инспекторы булып хезмәт итә.

2002-2003 елда Русия президентының Идел буе федераль бүлгесе вәкиле урынбасары вазыйфаларын башкара, аннары биш ел дәвамында Русия су байлыклары федераль агентлыгы җитәкчесе, ә 2009 июльдән “РусГидро” (Русия энергетика ширкәте) оешмасы идарә әгъзасы.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: !!! кайдан: КАЗАН
16.07.2010 12:15
Күңел һаман ышанмый. Миңа аны халык санын алу чарасы узгач кына алырлар кебек тоелган иде.
Татар белән башкырт арасын бозган өчен генә тотты бит инде аны мәскәүләр...
Халык санын алу гадел узса, башкырт ничә йөз меңгә кимер икән инде хәзер...
Әллә мәскәүләрнең башка мәкерләре бармы икән?
җавап

кем: viner
16.07.2010 13:30
уйларга кирәк. Версия буларак әйтергә була:
бу көнгә кадәр татар мәскәүнең урта азия һәм гарәб илләре, ислам донҗасы белән яхшы мөнәсәбәт булдыруда куллана торган сыналган һәм бик яхшы коралы иде.
Күрәсең мәскәү шул коралына стратегик өметләр баглый һәм алдагы көндә дә файдаланыр өчен татардае булмасын искәртә, татарны башкаларга алыштырмасын белгертә.
татар мәскәү өчен җанын атар. Шуны белә мәскәү. Әммә татар өчен, татарлык өчен ул беркайчан бер адым ясамаячак. Монда шик булырга тиеш түгел.
Татарга җанисәпне рахимов адм-тсиясе белән көрәштә каршы алу яхшырак булыр иде. мондый көрәш татарның зыялыларын тупландыру, берләштерү өчен, һәм көрәшнең югалтусыз булмавын аңлар өчен бик файдалы булыр иде. Ә башкорт булып язылачак татарлар, алар барыбер иртә ме соң мы башка милләткә китәчәкләр, башкортка булмаса - урыска. Әммә көрәш корбаннары булып түгел, ә русиянең ассимилтсия сәясәте аркасында.



кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
16.07.2010 12:00
Җәмәгать, юка-барга талашмыйк, куялар икән Рөстәм исемлене, карышсагыз да куячаклар ә аның кем икәнлеге соңгыдан күренер. Башкорт түрәсенә дә, татар түрәсенә дә үзләренчә калырга тиешләр берәүгә дә яраклашмыйча. Идарә итәргә кирәк гаделлек белән, бертигез башкорты да татары да булсыннар. Татарны кысып карадылар, инде җитәр шундый ялгыш адымнар ясап гөмер кичерергә, ә бит күрешләргә бергә яшәргә кирәк, гаделлек белән! Ә урыс түрәсе татардан якшы дигән фикергә шуны әйтер идем, татар түрәләренә шушы сүзләр гыйбрәт булырга тиешле, кирәкми үз татарыңны кысарга, шулай ук башкортларны да, хокуклары тигез-уртак булсын моннанда якшысы юк. Әйдәгез талашмыйк бер-берләребез белән.

кем: mulla кайдан: ber tamchedan
16.07.2010 09:51
Ei tatar milletchelere uzegezne aldamagez inde. Rustam Zakievich Hamitov 18 -08- 1954 г. в с. Драченино Ленинск-Кузнецкого район Кемеровской olkesende tugan millete bashkort. barese da kushtannar ber aermase da yuk, milletcheler monda boten bukne bolgata chto tatar cto bashkort, a uzlere shul uk urestan akcha alep yata, yeki chit ilda yatep monda gadi keshelernen bashen ailendere

кем: исемсез
16.07.2010 07:22
"Мортаза Рәхимов: озакка сузылган китүгә нокта куелды".
Аллага шокер!
Шушы кешене без, кушнарен районы халкы, 90 елларда ин беренче булып Верховный Советка депутат итеп сайлаган идек.
Нэрсэ элэде сон ул шул кушнарин очен?! Юнле район башлыкларын алып ташлап, юньсезлэрен куйды...,районны юкка чыгару очен коч салды, Хаттэ мэктэп директорлары белэн болашты, тормэлэргэ кадэр яптырды!
Узе адэмчэда китэ белмэде бит.



кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
16.07.2010 00:40
Сэгать ярым элек кенэ классташым, Уфада зур гын галим белэн сойлшкэндэ ана шалтыраттылар: Хэмитовны куйганнар. Хэмитов татар булырга тиеш.
җавап

кем: кеше кайдан: Шыгырдан
16.07.2010 08:28
Бу хэл дорес булганмы икен?

По данным газеты,"Труд", федеральные власти, опасаясь возможного сопротивления со стороны главы республики и его команды, направили из Москвы в Башкирию отряды специального назначения, которые должны пресечь возможные волнения в регионе в момент смены власти.

кем: mulla кайдан: ber tamchedan
15.07.2010 22:46
ures barda milost bar,
tatar barda hatar bar.
tatar ni, bashkort ni ber aermase yuk agar dinsez bulsalar, ikese de yalagai ve kushtan, uz haleklaren gena kimseteler ureska yarar ochen, tarihne karagez jamagat

кем: Татар кайдан: Уфа
15.07.2010 22:17
Хамитов-татар..Балтач районыннан.
җавап

кем: keseh кайдан: Шыгырдан
16.07.2010 08:11
Инеттагы кайбер чыганакларда этисе Балтач районы татары, энисе ниндидер башкорт дип язалар. белмэем тагын... Шулай да, ликуй Башкортостан!!! Башкирия татарлары бигрек тэ!!! Бераз корешегезне сурелдермэсэгез - уныш сезнен якта. Башкорт этнократиясе узенен лэхетенэ таба бара кебек.

кем: кеше кайдан: Шыгырдан
15.07.2010 21:53
Хамитовнын элек бирген бер интервьюсяннан


Я считаю, что здесь (на вопрос корреспондента о кадровой политике в связи с национальной принадлежностью – прим. ред.) есть определенный перегиб. Ко мне поступает много жалоб о том, что русское население во властных структурах подвергается дискриминации, по этому же поводу жалобы идут в Москву и Нижний Новгород. Вообще говоря, процентные соотношения башкир, русских, татар во власти не могут быть выдержаны, но они должны соблюдаться хотя бы в рамках приличия. А ситуация в том виде, как сейчас, приносит больше вреда, нежели пользы. Я имею в виду диспропорции в сторону тюркоязычного населения. Ведь иногда не лучших берут на руководящие посты, а по пятой графе, по национальной принадлежности, не самых способных… все это понижает уровень и качество управления, в конечном итоге ухудшает жизнь всего населения.
җавап

кем: Molli кайдан: York
19.07.2010 20:02
Bu angama' suzlare' doros' mikan'.

кем: Айрат кайдан: Казан
15.07.2010 21:28
Кискэн дэ куйган Вил абый, маладис. Нэкъ шулай

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
15.07.2010 21:00
Дорес язган бу кеше. Уфа губерниясы наместнигы яки губернаторы урыс булырга тиеш и вэссэлэм. Башкорт турэлэрен башка пушка ата торган дистанцияга да жибэрмэскэ кирэк. Туйдырды бу хулиганлык, наданлык хэм тупаслык. Татар лутчы хужасы астында турыдан туры калсын. Барыбер ул урыс империясы. Э бу сарбайлар, галиннар, ураллылар, исемсезлэр бик эйбэтлэп кеше булырга ойрэнсеннэр, татарны башка жэберлэмэскэ, аны остэмэ измэскэ, аны узе кебек артта калган халык рэтенэ яздырмаска.Кара син аны, инде хэзер районы районы белэн татарны башкорт дип яздырып, мэсхэрели. 4700 еллык тарихы булган миллэтне эллэ кайдан чыккан оешма ыруга кушмакчы! Шиш сина! Урыс губернаторынын шуларны эшлэми башка чарасы юк.
җавап

кем: Фәнәвис кайдан: Уфадан
15.07.2010 22:07
Рәхмәт Вил Султанович! Бик дөрес яздыгыз! Ешкына мин татар авылларында булам,күрәм ,халыкны ничек кысканнар,балачагаларны ,мескенкәйләрне,татар телен укытасы урынга ,көчләп башкортча укыталар. Балаларыбызның телләре өтекләнеп бетте инде,диләр аналар .Бик ышанасым килә,бу әшәке хәлләргә чик булыр,әнә телевизордан әйтәләр Рөстәм Хамитов,булачак дип.Ничек булыр......?
җавап

кем: Рифат кайдан: Уфадан
15.07.2010 21:33
Вил әфәнде белән килешәм. Бу ураллылар ,исемсезләр,үзләренең кем икәннәрен дә язарга куркалар шул.Исемнәре дә юк ,белемнәре дә юк.....
Ә менә ,урыс кешесен куйсалар,яхшы булыр дип уйлыйм,
җавап

кем: ураллы
15.07.2010 22:37
hин менэ "исеменне" яззын. Ну и что? Кто ты такой?
җавап

кем: ураллы
16.07.2010 18:31
Рифат,хин Фэлэн Фэлэнов тип яззын ни, исем-фамилиянды яззын ни - ничего не говорит. Потому и можно писать ФИО
җавап

кем: ураллы
16.07.2010 11:44
мирзаян, койрогондо узен кыс, хин ятахын донъя болгап, ул Татарстанга, ул Башкортостанга бысрак койоп.
башкорт бар, булыр, иншаллах
җавап

кем: Рифат кайдан: Уфадан
16.07.2010 02:44
Мин Хабиров Рифат,Уфа егете.Киров районыннан.Татар.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
16.07.2010 00:44
уралыга койрыгын тошерергэ вакыттыр, юкса бик азды татарны кысып.
     
текст зурлыгы - +