киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Чаллы “Сәләте” кызларсыз узды

14.07.2010

Быел беренче тапкыр буларак Чаллыда “Сәләт” лагере оештырылды. Аның беренче үзенчәлеге шунда, бирегә ир-балалар гына тупланды. Лагерь җитәкчесе Фәрит Мөдәррисов фикеренчә, кызлардан башка ир-балалар үзләрен иркенрәк хис итә һәм сәләтләренең ачылу мөмкинлекләре зурая.

Быел июль ае башында эшли башлаган лагерьга “Сәләт-Чаллы аланы” дигән исем бирелә һәм аңа 50гә якын бала җыела. Ял итүләренең соңгы көннәрендә яшүсмерләр әйдәманнары белән бергә Биләргә сәяхәткә бардылар. Аннан соң кичке якта Чаллыга кайттылар. Биредә аларны 29нчы татар гимназиясендә ата-аналары каршы алды.

Балалар “Сәләт”тә нәрсәгә өйрәнгән, менә шуларны алар өйләренә таралмыйча, 29нчы гимназиядә әти-әниләренә дә күрсәттеләр. Яшүсмерләр әхлакый, дини, дөньяви яктан бер башка үсеп киткәннәр. Әниләр балаларын “Сәләт” лагерына бирүләренә сөенеп туя алмыйлар.

“Тәрбия яхшы булды. Алга таба улымны гына түгел, кызымны да “Сәләт” лагерына бирер идем”, ди Илнур Кашаповның әнисе.

“Балаларыбызны милли рухта тәрбияләргә тырышабыз. Ике улыбыз лагерьда булды һәм без үзебез белмәгән яктан балаларның сәләтен күрдек”, дип өстәде Гөлинә Хәсәнова.


“Сәләт-Чаллы аланы” лагерында Америкада яшәүче Марсель Хәмидуллин да бар иде. Әңгәмә барышында ул татарча өйрәнә башлавын гына әйтте һәм сорауларга инглиз телендә җавап бирде. Әлбәттә, Марсельнең дуслары инглизча белә, алар американ яшьтәшләре хакында белгәннәрен, һәм әлбәттә үзләре хакында да сөйләделәр.

“Чаллы аланы”нда ял иткән Камил Шәрипов, Рафаэль Гәрәев “Сәләт”тән бик канәгать калуларын әйттеләр.

Лагерь җитәкчесе Фәрит Мөдәррисов балаларга бер рәхмәтле булса, алар белән эшләгән әйдәманнарга икенче рәхмәтен әйтте.
“Без махсус әйдәманнар мәктәбен уздык , балалар белән эшләргә өйрәндек. Арыган вакытта да көч туплап, күрше такымнарны җиңәргә өйрәттек”. Әйдәманнарның берсе Рөстәм Гатауллин “Азатлык”ка шулай диде.

Шулай итеп, “Чаллы аланы” тәмам. Алга таба “алан” нишләр? Киңәерме, зураермы? Моны киләчәк, татар мохитенең торышы билгеләр.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Renat efende
16.07.2010 23:06
грамматик хаталар әзрәк булса фикерегезне аңлауны җиңеләйтер идегез...(

кем: Marat Kilde кайдан: Qazan
15.07.2010 15:10
Борларга карап гади генә сораудан тыела алмыйм: Селиер күле буена җыл саен специфик кантингентлы җәшьләрләрне Принстон, Висконсин, Оксфорд, Каламбия, Стенфорд, Сорбонна, Ирекле Берлин һ.б. данешгяһларла белем алу түгел, ә Газпромда, Росатомда һ.б.ларда түрә булу хыялы туплый. Сәләтлеләрне Татнефть, ТАИФ һ.б.ларның җылы кәнәфиләрдә шул ук түрә буларак урнашу түгелме!
     
текст зурлыгы - +