киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татар дөньясы

Омскида “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” билгеләнде

Илнур белән Луизаны котлау
13.07.2010

“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан Омскида быел бу көн үзенчәлекле итеп билгеләнде. Якшәмбе көнне “Омски ныгытмасы”сы тарихи-мәдәни комплексы җирлегендә төрле халыкларның туй йолалары бәйрәме үткәрелде. Православ халыклар белән беррәттән анда татарлар да катнашты.

«Умырзая» татар-башкорт халык ансамбле ярты сәгатьлек җырлы-биюле туй күренеше әзерләгән иде. Програм буенча, бәйрәмгә гадәттә язылышканнан соң бу тарихи урынга килеп, карап, танышып, фоторәсемнәргә төшеп йөрүче яшь парлар да җәлеп ителде.

Әйтергә кирәк, “Омски ныгытмасы”сына ял көннәрендә өйләнешүче яшь парлардан башка гаиләләре белән өлкәннәр, сыйныфлары белән мәктәп укучылары, төркемнәр белән төрле оешмалардан килүчеләр күп була.


“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”нә багышланган чара үткәрелгән көнне анда өйләнешүче парлар аеруча күп иде. «Умырзая» ансамбле чыгыш ясаган вакытта килеп туктаган яшь пар татар егете белән татар кызы булып чыкты.

“Умырзая” ансамбле үзешчәннәре бу хакта, шундый көтелмәгән хәл булды, без татар парын котладык. Очраклы шулай туры килде, алар безнең чыгышны күреп, безнең белән фоторәсемгә төшмәкчеләр иде. Шундый көндә аларның шушы тарихи урынга килүләре, бәйрәмдә катнашулары бик тә яхшы билге, бәхетле булырлар, аларны ходай җибәргән, дигән фикерләр белдерде.


Илнур белән Луиза һәм аларның әти-әниләре сәхнәгә чакырылды. “Умырзая” ансамбле яшьләрне җыр белән тәбрикләде, “Омски ныгытмасы”сы җитәкчелеге бүләк тапшырды.

Шулай, православиедә изге гашыйклар дип саналган Петр һәм Феврония хөрмәтенә оештырылган чара матур үтте. Католикларның гашыйклар көненә тәңгәл ителеп үткәрелә башланган бу гаилә бәйрәме әлегә халык арасында киң таралмаса да инде аңына сеңдерелде кебек. Киләсе елның җәендә Омскида Петр һәм Феврония хөрмәтенә һәйкәл куелачак.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Фагыйлә кайдан: Омск
15.07.2010 13:12
Урыслар белән бер рәткә куюым түгел; күп төрле башка милләт халкы белән чагыштырып каравым иде.

кем: Фагыйлә кайдан: Омск
14.07.2010 17:13
Омски татарлары - мактауга лаеклы татарлар. Бернинди кыенлыкларга карамыйча, чикләнүләргә игътибар итмичә һаман үз юлларыннан баралар; кайда гына булмасын, төк калдырып китәләр; Омскида үзләренең беренчеләрдән икәнлеген гел исбат итеп торалар. Тәре күтәреп чыкмаслар, чыгуын, әмма күрәләтә торып, үзләрен йолкып ыргытырга да юл куймаслар!
җавап

кем: Асхат кайдан: Оиск
14.07.2010 19:53
Фагыйлә, җаным! Беренчеләрдән икәнлеген исбат иткәннәре бик шикле шул.

кем: Былтыр
13.07.2010 22:49
татарга урыс поплары уйлап чыгарган бәйрәмнәр кирәкми.

кем: кысла кайдан: самар
13.07.2010 16:36
Тиле татарга җитә кала. Тиздән ТӘРЕ бәйрәменә дә чабып барачак.
     
текст зурлыгы - +