киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Кызу җәйдә дә сәяси тормыш тынмаячак

09.07.2010

Дәүләт шурасы рәисе парламентның җәйге ялы алдыннан соңгы ярты еллыкка нәтиҗә ясады һәм актуаль сорауларга җавап бирде. Фәрит Мөхәммәтшин, оппозиция кирәк нәрсә һәм җанисәптә татар телен күрсәтергә тиешбез, дигән белдерүләр ясады.

Парламент хәбәрчеләре белән булган очрашуда Татарстан Дәүләт шурасы депутатларының соңгы ярты елда башкарган иң зур эшләре итеп Татарстанның яңа президентын раслау, аның вазыйфага керешү чарасын үткәрү, Татар автоном социалистик республиканың 90 еллыгын билгеләү күрсәтелде.

Алда торган бурычлар арасында корылык белән көрәш һәм җанисәпкә әзерләнү мәсьәләләре әйтелде. Татарстан депутатлары киләсе атнадан рәсми төстә җәйге ялларына чыккан дип саналса да, Казаннан ерак китәргә рөхсәт юк, чөнки алар корылык нәтиҗәләреннән арындыру комиссияләренә җибәреләчәк.

Шулай ук, депутларның соңгы башкарган мөһим эшләре арасында Конституция мәхкәмәсенең хөкемдарларын алмаштыру гамәлен атап була. Рәсми сәбәп итеп элекке хөкемдарларның эш мөтдәте бетү әйтелде. Мәсәлән, Татарстан президентының хокук идарәсендә эшләгән Рәисә Шәйхиева Конституция мәхкәмәсенә күчте. Башка хөкемдарлар парламент һәм хөкүмәтнең хокук идарәләреннән, депутатлар арасыннан сайланды.

Тәнкыйть кирәкле шәйдер

Татарстан Дәүләт шурасы рәисенең әйтүенә караганда, алга таба республика парламентларында сәяси активлык артырга мөмкин.
Фәрит Мөхәммәтшин парламент хәбәрчеләре белән очрашканда, сәяси фиркаләргә шартлар тудыру мөһимлеге һәм оппозициянең кирәклеге турында әйтте.

Белгәнегезчә, Дәүләт шурасына сайланган 100 якын депутат арасыннан күпчелеге хакимият фиркасен вәкиллек итә. Тәнкыйть сүзе белән 5-6 коммунист кына чыга ала, алардан да күпчелек очракта бары Хафиз Миргалимов кына чәчрәп чыга.

Фәрит Мөхәммәтшин матбугат очрашуында фикер төрлелеге турында әйткәндә: “Оппозиция кирәк нәрсә! Бер төрле генә фикер булгач, ялгышлык китәргә мөмкин, оппозиция булсын, әмма конструктив булсын” диде.

Инде хәзер Казанда гына түгел, башка шәһәрләрдә дә оппозиция барлыкка килергә мөмкин. Көзен буласы муниципаль сайлауларда республикадагы 4 зур шәһәрдә депутатлар бер мандатлы бүлгеләрдә генә түгел, фирка исемлеге белән дә сайланачак. Бүлгеләрдә хакимиятне тәнкыйтьләүчеләр үтә алмаса, аларга фирка исемлеге белән парламентка үтеп керү юлы ачылырга мөмкин.

Ичмасам телеңне күрсәт

Парламент рәисе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинга җанисәп мәсьәләләре турында да сорау бирелде. Ул: “Милләтләр исемлеген төзүчеләр безнең тәкъдимне тыңламады, аерым этник төркемнәрне гомум “татар” атамасы эченә кертмәде” диде.

Мөхәммәтшин бу мәсьәләдә аңлату эшләрен алып бара башладык, дип хәбәр итте. Шулай ук ул, тел турындагы сорау аша да татарлыкны күрсәтеп була, диде. Мәсәлән, Фәрит Мөхәммәтшин тел турындагы сорау куелгач, татар һәм рус телләрен яздырырга киңәш итте.

Тәртипле депутатлар

Хәбәрчеләрнең игътибарын депутатларның җыелышларга йөрү-йөрмәве турында саннар да җәлеп итте. Думада буш утырышлар залы тирәсендә чыккан җәнҗаллардан соң, Татарстанда да парламент җыенына мәҗбүри килү тәртибе кертелмәсме дигән сорау куйды журналистлар.

Фәрит Мөхәммәтшин, бездә андый хәлләр булмады, депутатлар җыелышларда актив катнашты, дип аңлатты.
Алай да йөрмәүчеләр юк түгел. Мәсәлән, рәсми мәгълүматларга караганда депутат һәм “Татнефть” башлыгы Шафкать Тахаутдинов ярты елда булган 6 утырышның яртысында булмаган. Ул шулай ук комитет үткәргән 6 утырышның берсенә дә килмәгән.

“Вамин” ширкәте башлыгы Вагиз Минһаҗев парламент утырышларының барысында катнашса да, комитетларга бик йөрмәгән. Тагын берничә депутат Дәүләт шурасының ике һәм хәтта 3 җыелышына килеп тормаган.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Юныс кайдан: Ырынбур
12.07.2010 08:29
Оппозиция кирәк нәрсә. Бик тә кирәк икән, Чөнки Ырынбурда менә беренчеләрдән татарларны төреләй кырытып баралар. Манкротлар белән сатлык җаннарга бернәрсә дә кирәкми, үз кесәләреннән башка. Бик җиңел икән урыслаштыруы, төләкләр генә булсын. Яңа губернатор утыру чараларына килгән Казан кунакларын, халык белән очраштырмый тараттылар. Бичара әби-баба кояшта пөшегеп, министр Амелинның "встречи не будет " дигән приказыннан сың таралып беткәч Казан кунаклары ярым-чирек залга килеп кергәннәр. Бу шәһәрдә өлкә һәм шәһәр автаномияләренең, татар китапханәләренең халык белән эш итмәүләре турында да әйтә. Ике йомгак булып җыелган, 2 яшьләр төркеме кайда тәгәрәр икән? Менә оппозициягә тәгәрәү дөрес булыр, шул үк мәлдә "коммунистларга" алып бармасын иде сукмак. Күптән кирәк яшьләргә дилбөгәне үз кулларнына алырга, инде ул Ырынбур татарларының битләреннән никадәр көлергә мөмкин. Казан күрә микән? Эх, Казан түрәләре...

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
10.07.2010 15:24
“Оппозиция кирәк нәрсә!..."
Бу сузлэр икейозлелекнен арт ягына чыкканар. Милли Межлисне син кырып, себереп тук тэ, анын президентын ике елга томала, Азатлык декларациясын интернетка куйган очен Шэйхетдиновны да томала, шуннан сон нинди "опозиция" кирэк сон Фэрит эфэндегэ? Ярый инде, хэркем яшэу очен кэсеп табып, уз конен курэ. Эммэ, бит, шул кэдэрле икейозлелек хакына тугелдер. Энэ шуна курэ дэ,
"Татнефть” башлыгы Шафкать Тахаутдинов ярты елда булган 6 утырышның яртысында булмаган." Нигэ булсын ди ул анда, тиктомалга вакыт уздырырга. Ул бит миннулиннардан, вэлиевлардан тугел, э эш кешесе. Лэчтитне энэ алар сатсыннар анда, куз буярга.
     
текст зурлыгы - +