киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

“Безнең гәҗит” телсез калудан курка

08.07.2010

Соңгы вакытта татар теленең кулланылышы кимү хакында “Азатлык”, “Татар телен өйрәнергә этәргеч юк” дип язды. Әлеге язмага “Безнең гәҗит” үз фикерен җиткерде, баш мөхәррир телсез калудан куркуын әйтте.


Газетаның соңгы санында баш мөхәррир Илфат Фәйзрахманов мәгълүмат чыганакларындагы һәм республикада булган вәзгыятьне истә тотып “Татарчабыз кемгә кирәк?” исемле мәкалә язган. Бу аның күңелен борчучы төп темаларның берсе икән. Шунда ук Фәйзрахманов уку-укыту өлкәсендә булган төгәлсезлекләрне дә әйтеп китә.

“Сыйныфка татарча белгән балалар да, белмәгәннәре дә җыела. Гомуми фәннәрне укытканда проблема булмаска мөмкин, әмма татар телен укытуга бу кыенлык тудыра. Шушы рәвешле җинаять кылабыз дип саныйм. Чөнки татарча белгән баланы да теленнән биздерәбез. Ул татарча белмәгән баланы чит тел өйрәнгән кебек авазлар өйрәнгәнен көтеп торырга тиеш. Бу бит инде алдынгы баланы надан калдыру дигән сүз”, ди “Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире.

Шул ук вакытта аны халыкның туган телгә карата булган мөнәсәбәте дә борчый, үзе укытучы булганда сәер хәлләргә дә тап булган.

“Милләттәшләргә тамак кайгысы мөһим, телсез дә торып була, беренче чиратта тамагым тук булсын, карьера, башкалар кебек дөнья куам дип яши. Бу инде совет чорыннан килгән махсус тәрбия җимеше. Мин рус мәктәбендә татар теле укыттым һәм бик тырышып белем бирергә тырыштым. Ләкин ата-аналар тарафыннан рәхмәт әйтүче аз булды. Хәтта килеп, минем баламның башын катырма, аңа татар теле кирәк түгел, башка фәннәрне яхшылап укысын, вакытын алма, дип әйтүче ата-аналар да булды. Шуннан соң түзә алмадым, хәрби хезмәткә китеп бардым”, диде Илфат Фәйзрахманов.

Каләм иясе Татарстанның элеккеге һәм бүгенге президентның телгә карата булган мөнәсәбәтләрен күзәтеп барырга тырышкан. Күптән түгел Рөстәм Миңнехановның рәсми чыгышына игътибар иткән һәм мондый нәтиҗәгә килгән.

“Безнең кебек акцент белән сөйли. Татарлык һәм татар җанлылык сиздем. Өметләребез акланыр дип уйлыйм, президентка комачау итмичә, аңа ярдәм итеп яшәргә кирәк дип саныйм. Элеккеге республика башлыгы да шушы рух мәсьәләсе белән ныклап торып шөгыльләнә башлады. Изге Болгар тыюлыгын торгызу мәсьәләсендә аңа рәхмәт әйтеп, зур эштә уңышлар телим. “Киләчәк” программасы да беренче булып тора, андый эш әле башка милләтләр арасында башкарылмый, без беренче булдык. Ләкин кординаль үзгәрешләр кертеп, кыюрак эшләргә кирәк. Миңтимер Шәймиевның әйткәне әле дә хәтердә, “Илфат син дөрес сөйлисең, тик ашыгасың. Без акрынлап шушы максатларга ирешәчәкбез”, дигән иде ул. Бирсен Ходай, без өметләнбез”, дип йомгаклады сүзен баш мөхәррир Илфат Фәйзерахманов.
Менә шундый рухта Фәйзерахманов “Безнең гәҗит”тә “Татарчабыз кемгә кирәк?” дигән сорауга җавап эзли. Икенче бер автор Сәйдулла Кутушев Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның хакимияттәге 100 көненә бәя бирергә тырыша. Ул беренче чиратта республика башлыгының төс-кыяфәте үзгәрүгә игътибар итә һәм Миңнеханов Сабантуйларга йөрергә яратмаса да, президент булгач игътибар үзәгендә булырга туры килүен әйтә.

“Рөстәм Миңнеханов үзенә Татарстан халкы гына түгел, дөньяга сибелеп яшәгән татарлар игътибары юнәлтелгәнен яхшы аңлый”, ди Сәйдулла Кутушев.

Шул ук санда газета укучы Рөстәм Миңнехановның автобиографиясе белән танышу теләген җиткерә һәм аның үтенече буенча җавап та языла. Күрәбез, “Безнең гәҗит” укучыларга кирәкле мәгълүматларны биреп бара һәм соңгы сан да моңа дәлил булып тора. Чөнки газетаның калган битләрендә халык сулышын чагылдыручы хатлар, мәкаләләр урын алган. Авторларның күбесе “Безнең гәҗит” укучылары үзләре.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Фагыйлә кайдан: Омск
12.07.2010 22:22
Гафу итегез, хөрмәтле әфәнделәр!!! Сезнең сүзләшүгә кысыласым килми, әмма сүз башка юнәлештә иде кебек?!
Татар телебезне саклап кала алырбызмы, юкмы? Бу сорау һәр татар кешесе өчен мөһимме. әллә бары дистәләргә генәме?
Мин себер татары буларак, үз халкымның кызыксынуын күздә тотып фикерләшәм. Безнең үзебездә дә гәзит бар; 50на50 - рус һәм татар телендә чыга. Бу очракта да бер фикергә килеп булмый: кемгәдер татар теле ошамаган, кайсысы - нишләп татар газите нә урысча язасыз? - дип аптыраталар. Җирле халык үз телләрен саклап калырга тырышсалар да, әдәби татар теленең бик үк аңлаешлы түгел икәнлегенә басым ясыйлар. Гади укучы өчен "икъдисади", "абунәче" ише сүзләр - ят, аңлаешсыз , шуңа күрә аларга урысча уку җиңелерәк... Әгәр гәзит телен бик шундый акыллы, ят сүзләр белән бизәмәсәк,?...
Барыгызга ихтирам белән...

кем: Илфат Фәйзрахманов кайдан: Казан
10.07.2010 10:58
Бүген оператив, бәйсез (“Азатлык” әйтмешли, тарафсыз) мәгълүматны бары шушы “Азатлык” бирә. Тагын кайда укый аласыз мондый киң кырлы мәгълүматны? Ошамаса, “татаринформ”ны укыгыз. Бездә гел эшләгән атны җигәләр, гел аны кыйныйлар.

кем: Рөстәм Исхакый кайдан: Казан
09.07.2010 20:37
Язмада газетка анализ ясала, баш мөхәррирнең турыдан-туры радиога әйткән фикерләрен сезнең хозурга тапшырдык. Аларның күбесе "Безнең гәҗит"кә басылмый кала.Игътибарлы булсагыз иде, рәхмәт!

кем: Мансур кайдан: Оренбурдан
09.07.2010 18:49
Җәмәгать! "Азатлык" хәбәрчеләренең колагына төшерәсем килә: интернетта инде чыккан башка авторларның хәбәрләрен кабатлап сөйләүнең бернинди дә оригиналь контент була алмавын гына аңларлык дәрәҗәдәдер бит инде сез!? Әйтик, үз сайты булган "Безнең гәҗит"нең язмаларын "чәйнәп бирү" кемгә кирәк икән биредә? Шундый ук эш стиле башка хәбәрчеләрдә дә кабатлана. Ландыш Харрасова еш кына интернетта рус телендә тулып яткан, үзе күреп белмәгән хәлләр турында мәкаләләр язу белән мавыга. Бу хәл "Азатлык" файдасына түгелдер дип уйлыйм мин. Башка укучылар фикерен дә ишетәсе иде.
җавап

кем: Айнур
10.07.2010 12:00
Мансур, син узенне генэ уйлама, русча белмеген чит илдеге татарлар да куп бит, аларны уйла. Алар Россия турында Азатлыктан татарча укып беле. Алар саны аз тугел.
җавап

кем: Марат кайдан: Яр Чаллы
09.07.2010 19:21
Ә син русча укыма Мансур әфәнде, күбрәк монда кереп татарча укы. Мин шулай итәм, шуңа рус телендә тулып ятамы, юкмы, белмим. Англизча әле ул тагын да тулып ятадыр әле. Миңа татарчасы бик җиткән. Син дә шулай итеп кара. Бәлкем татарчаң да яхшырыр иде бераз, "колакка төшереп" йөрмәс идең аннары.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
11.07.2010 16:02
Марат эфэнде, мин сезнен белэн килешэ алмыйм. Ничек инде, имеш, татарга ярамаганмыни? Урыс телендэ бастырылган, инде монда эйткэнчэ, тутыгып беткэн хэбэрне тагын татарча биру бер дэ радионы матурламый. Бу, доресенчэ эйткэндэ, халтура. Интернетка кергэн кешелэр, табигый, башка сайтларга да керэлэр. Алар, абзыкаем, чэйнэлгэн хэбэрне, укырга яратмыйлар. Бар жирдэ дэ шулай. Азатлык радиосына, минемчэ, шуна керэлэр, анда татарга бэйлэнешле, башка бернинди дэ Татамедиа кебек жирлэрдэ басылмаган хэбэрлэр белэн танышырга. Э хэбэр эзлэу - ул хэбэрченен профессиональ осталыгы. Аны булдыра алмый икэн, эзлэ инде башка кэсеп. "БГ" турэлэр белэн якынлаша икэн, аларнын мэнфэгатьлэрен ути икэн, ул да килэчэгенэ каршы эш башкара. Медиа кагыйдэлэре - уз юнэлешле булып, узенен укучыларын оештыру, аларны ничек кенэ булса да, читкэ жибэрмичэ, яналарын жэлеп иту. Эммэ, шунысы да мохим: барлык кешене дэ кэнэгатьлэндерэ торган гезит яки радио була алмый. Анын, хичшиксез, узенен линиясы, узенен идеясы булырга тиеш. "Ничек бар, шулай" - хата кагыйдэ. Андыйны укыр яки тынлар очен АЗАТЛЫК радиосы кирэкми, андыйлар очен интернетта тулып ята чыганаклар. Барыбер ярыша алмыйсын шул ук лента.ру, известия. ру, Би-би-си, Эхо Москвы кебек органнар белэн.

кем: viner
09.07.2010 10:52
"Безнең гәҗит"тән башка да "президент" белән булган танышлыгы турында мактанучылар, аңардан башларын сыйпайтучылар, аңа дан җыры башкаручылар байтак иде. Күрәм, баш мөхәррир дә сандугачтан ким сайрамый. Күрәсең кесәсе саеган?
җавап

кем: Илфат Фәйзрахманов кайдан: Казаннан
09.07.2010 14:59
Минем кесәм беркайчан да калын булмады, сай булса да, хәләл, тыныч ул. Ә менә Сез ниндидер бозык фантазияләрегез белән кешене пычратуыгыз белән гөнаһ иясенә әйләнмәегез. Баш мөхәррир һәрчак сандугачтан ким сайрамый, ләкин беркайчан да нинди җыр җырларга дип беркемнән дә сорамый. Әгәр Сез үзегез бик кыю икәнсез, исемегез белән языгыз. бу куркыныч урын түгел, форум. Әллә кемгәдер ошап җитмәүдән куркасызмы? Ниндидер кушамат артына качып, кемнедер гаепләргә маташу, бу егетлек түгел. Мондый кешедән, гадәттә күгәрек исе килә.
Аннан мин Президент белән генә түгел. Бик күпләр белән таныш. Яңасы белән дә, искесе белән дә. булачаклары белән дәдер бәлки...
Гафу итегез.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
12.07.2010 17:39
Минем БГ га багышланган критик репликама жавап куренмэде. Ярый, монысы да анлашыла. Остэн басым булмагае дип куркына кебек иптэш мохэррир, э остэн, курэсен, акамаса да, тама... Эммэ болай жуньле эшлэр озак бармаячагы да ачык. Шулай да уйлап торгач, мин берэр грамотлы хэм татар жанлы яшьусмер татар интернет гомуми гезите тозер бэлки дигэн ышанычта калам. Бу гезиттэ кон саен ботендоньяда татарга бэйлэнгэн барлык мохим хэбэрлэрне урнаштыру булса, бик тэ кызык булыр иде. Мин менэ узем генэ интернтетта, урыс хэм инлгиз чыганакларында, шундый монда яктыртылмаган хэбэрлэрне кэм дигэндэ 5 не табып торам. Юк, безнекелэр тик ятмыйлар, алар чит иллэрдэ дэ доктор диссертацияларын яклыйлар, донья сэхэнэсендэ зур унышлыкларга ирешэлэр, зур бизнеста зур сузлелэр. Э гади татар аны белми, узенен кем икэнлеген тулысынча анламый тора. Миллэтнен усеше очен андый хэбэрлэр (информация) бик файдалы. Мэсэлэн, шунысы да: татар яшьлэре Мэскэу Университетына урмэлилэр, чит ил колледжларына, анда укып чыгып ару гына галим булалар. Э кайда шунды информация?
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
12.07.2010 20:33
Иделлегэ. Минем сайт гезит тугел. Гезит очен коне-тоне шунын остендэ утырган бик оста журналист хэм интернет буенча оста кирэк. Бу олкэдэ зур компаниялар белэн элемтэгэ кереп, ул узенэ реклама биручелэрне дэ жэлеп итеп, байтак кына акча да сугуы бар. Илхам кирэк, фантазия. Татар олкэсе эле интернетта кутэрелмэгэн чирэм.
җавап

кем: Иделле кайдан: Татарстан
12.07.2010 19:28
Мирзаянов эфэнде! Сезнен узегезнен сайт бар тугелмени?? Шунда языгыз хэбэрлэрегезне, карарбыз кем керер икэн анда. Нигэ эйбэт кенэ эшлэгэн башка сайтларга акыл урэтэсез? Безнен гэзитне без болай да яратып укыйбыз, рэхмэт аны издавать итучелэргэ.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
11.07.2010 17:59
Ильфат энем, сез менэ "бер укучынын соравы буенча" Минихановнын биографиясын бирергэ сонламагансыз. Эммэ, мин сезгэ АКШ та 27 яшендэ математика буенча доктор диссертациясын яклаган, чиста татарча сойлэшэ торган кыз турында язуыгызны сорагач, сез мона, нигэдер, битараф. Шушы сайт битлэрендэ мин татар тарихына 4700 ел дигэн сенсация белэн чыктым хэм сорадым, тагын доньяда нинди халыкларнын шундый бай тарихы бар, дип. Мона сез тагын битараф кебек. Ни сорау, ни реакция. Бит, шундый татар горурлыгы очен куккэ мендерэ торган хэбэр журналистны кызыксындырмый калмаска тиеш, эммэ, андый нэрсэ куренмэде. Яздым, ботендоньяга мэшхур 24 яшьлек татар скрипачы Алина Ибрагимова турында, шундый ук битарафлык. Кызык, бу олкэдэ Эхмэтовнын ЗП сы бик тэ оператив, турэлэрнен кунелен курэ белсэ дэ. Милли хис, милли горурлык татарны саклап калу очен анын теленнэн дэ ким булмаган зур сыйфаттыр. Эгэр алар булмаса, миллэт тэ була алмый, теле булса да. Анын бер телдэ сойлэшэ торган котугэ эверлеуе бик тэ ихтимал.
җавап

кем: viner
09.07.2010 23:05
Куркаклык, кыюлык, егетлек - болар фәлсәфи терминнар. Алар конкрет шартларга, урынга, вакытка бәйле һәм чагыштырмалы була алалар. Әйтик, менә сез әйткәнчә - үзегез миннән кыюрак кеше икән. Ә менә мин сезнең профессия өлкәсендә кыюлык күрсәткәне буенча покойная А.Политковская сездән күпкә отышлы күренә дип әйтә алам. Бу бит сез куркак дигәнне аңнатмый. Әлбәттә мин моны сезне "пычрату" нияте белән дә язмыйм. Аңныйм, һәркем үз кысалары эчендә хәрәкәт итә. Вил Мирзаянов, Фәүзиә Бәйрәмова, Кашаповлар, Дамир Шәйхетдин кебек күрсәткән батырлыклар белән мактанырдайлар монда әз дер.
Ник-ка (кушаматка) килгәндә, миңа шулай уңайлырак, үземне ирекле тоям, нәрсә телим шуны язам; икенче яктан ул миңа үземне, туганнарымны, якыннарымны куркынычсызлыкта дип исәпләргә ярдәм итә. Чөнки Русиядә яшәү тәҗрибәсе өйрәткәнчә монда дискусиядә әйтелгән тәнкыйтнедә кимсетү итеп кабул итәләр һәм үч аларга ябешәләр. Менә сездә мәкаләгезгә булган тәнкыйтне кабул итә алмыйча "кемнедер гаепләргә маташу", "күгәрек исе килә" дип җавап кайтарасыз. Ә бит "бозык фантазияләрәгез" дип атаган сорауга җавап юк: "Безнең гаҗит" хакимият тарафыннан финансланамы? Нинди күләмдә? Ирекле матбугат хакимиятне мактый башлагач, нинди ирекле була инде ул?
җавап

кем: Илфат Фәйзрахманов кайдан: Казан
10.07.2010 10:54
Әгәр сез редакторның кесәсен капшауны тәнкыйть дип кабул итәсез икән, белмим инде. Сез, нинди фикер белән килешмисез, я нәрсә җитми, шуны языгыз. Шәхескә кагылмагыз.
Ә куркаклыкка килгәндә, “әле яшиселәр бар ич”, дип утырып, сез инде башкаларны куркаклыкта гаепләмәгез. Чынлап матур түгел. Минем башка бәяләмәм юк, күгәрек исе килә диюдән уза алмыйм.
Ә “Безнең гәҗит”не беркем финансламый. Ул абунәчеләре хисабына көн күрә. Димәк, бары абунәчеләре җырын җырлый. Финанс шартлары шәп дип әйтә алмыйм. Ләкин без беркемгә ялынмаячакбыз, үз сүзебезне генә әйтәчәкбез. Сез әйткән Фәүзия апалар, Дамирларга трибунаны шушы “Азатлык” бирә дә, бары “Безнең гәҗит” кенә. Судларында катнашып бары без генә информация биреп тордык.
“БГ” чынлыкта миңа матди байлык бирми, ул минем рух байлыгым. Мин аның аркылы кыю булырга тырышам. “Әле яшиселәрем бар ич, туганнарым бар”, дип утырсам, мин инде күптән журналистикадан киткән булыр идем. Әле сезнең үзегезнең гомерегез өчен куркырлык рәтле фикер әйткәнегегез юк, хәтта кушамат артына качып та, хәтта пар чыгару өчен генә яраклы форумда да. Аннан кемгә кирәк сезнең гомерегез? Үзегездән башка.
Мин үзсүзле булуым, кыюлык өчен шактый кыйналган кеше. Хәтта, кыска гомерле булу ихтималым турында янаулар да алганым булды. Бу нисбәттән, заманында, җинаять эшләре ачылып, тикшерүләр узды КГБ, прокуратура тарафыннан. Шуңа сафсата сатмасак иде бу темага. Чагыштырмасак иде бер беребезне әллә кемнәр белән. Политковскаялар кыю. Ләкин алар ялгыз түгел. Татар журналисты берүзе ул. Аның акчасы да тиен, яклаучы зур партияләр, чит ил оешмалары да юк. Һәм ул сезнең кебекләргә берүзе дөньяны дөресләп бирергә тиеш. Алай булмый, барыбыз да кыю булыйк, кыюлыкны миннән генә таләп итмәгез. Өегездәге көзге каршына басып андагы сурәттән дә сорагыз хисап. Билегеле, әгәр җаныгыз авырта торган кеше булсагыз тормышыбыздагы чатаклыклар өчен. Башкалар тиеш, мин түгел, дип утырмасагыз.
     
текст зурлыгы - +