киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Уйгырлар фаҗигасен Казанда хәтерлиләр

07.07.2010

Өремчедә уйгырлар һәм хан кытайлар арасында булган бәрелешләрнең бер еллыгы уңаеннан Кырымдагы Кытай илчелеге каршында кырым яшьләр үзәге уйгырларны яклап пикет уздырды. Казанда зур протест чаралары булмаса да, үткән ел вакыйгаларын искә алучы берничә татар кешесе булды.

Булмас.ру интернет сәхифәсе хуҗасы Рузил Мөхетдинов Синҗанда яшәүче уйгырлар язмышы белән әле яңа кызыксына башлаган. Бер ай элек кенә Кытай татары белән очрашып, аның туган яклары турында интернетта сөйләшкән. Дөресрәге, сөйләшү килеп чыкмаган, үзен Кытай татары дип таныткан кеше Өремчедәге бәрелешләр турында бер сүз дә әйтергә теләмәгән.

Шуннан соң Рузил Мөхетдинов үзе эзләнә башлаган, үткән елда 5 июльдә булган канлы вакыйгалар турында, Шәркый Төркистанның азатлык хәрәкәте, уйгур халкының тарихы турында интернетта мәгълүматлар туплаган.

Хәзер Рузил уйгырлар мәсьәләсенә Татарстанның, дөньяның җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә кирәк дип саный. Ул алар турыда күбрәк язарга, бу тугандаш халыкның тарихы белән Казаннарны да таныштырырга кирәк, ди.

Рузил Мөхетдиновның борчылуын әлегә татар милли хәрәкәте активисты Наил Набиуллин генә аңлаган. Ул Пушкин һәйкәле янында чыгып, “Уйгурлар, кан кардәшләребез, без сезнең белән!” дигән шигарь күтәреп торган.

Булмас.ру сәхифәсенең хуҗасы әйткәнчә, Казандагы уйгур яшьләре Өремчедәге эзәрлекләүләр турында сөйләшергә теләми. Алар бу турыдагы сорауларга җавап бирүдән катгый төстә баш тарта, ди Рузил.

Аның фикеренчә, Казандагы күпчелек татарлар тугандаш уйгур халкын кыерсыту турында я белми, я белә торып та, битараф булып кала.

2009 елның июлендә Өремчедә уйгурларның урам җыены хакимиятләр тарафыннан көч кулланып куып таратылган иде. Бәрелешләрдә йөзләрчә кеше һәлак булды, активистлар кулга алынды, эзәрлекләнде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: хәлыкчи кайдан: Шәркый Төркестан
12.07.2010 03:51
Рузил Мөхетдин,Наил Набиуллин ,bizni, uyghur xalqini yaqlaghanighiz uchun sizlerge bik zur rehmet eytesim kile.Min Tatar xalqini kichikine den bilem,Tatarlar ning nindi meghdeniyetli xalq boluwini minga ety-enyim eytip bireler idi.Hezir min tatarlarning uz azatliqi,beysizligi uchun alip baratirghan kureshlerini azatliq radiyosi asha her waqit tinglap turam.Tatarlarning azatliq,beysizlikni ekringine qulgha aluwina tilekdeshlik bildirip qalam,ulugh allah Tatar xalqina,Uyghur xalqina ungayliq birsin ,insha'allah

кем: гаувәс кайдан: су астыннан
08.07.2010 16:29
"...Кырымдагы Кытай илчелеге..." - Кырымда нинди Кытай илчелеге булсын ? Кытайның Украиндагы илчелеге Киевта урнашкан !
җавап

кем: Azatliq.org
08.07.2010 18:19
Рәхмәт, төзәтелде.

кем: Камил кайдан: Казаннан
08.07.2010 14:01
Рузил, бик изге эш башлагансын. Уйгурлар эзәрлекләнеп кенә калмады - аларны үлем җәзасына хөкем иткәннәр.

кем: Алмаз Усал кайдан: Туган җиреннән
08.07.2010 08:50
Миңа кадәр язган Казан кешесенә.
Синең "Уйгурлар, башкортлардан кала безгә иң якын, тугандаш халык." дип язганыгыз уйгырларны бик ерагайту була бит. Балачактагы "Лучший друг после Гитлера" дигән кебек.Безгә уйгырлар гына түгел ,ә кытайлылар да башкорттан якынрак.Уфа татарларына һәр хәлдә.
Казан татарлары бик ярата инде шул башкорт туганнарын,сүз саен кыстыралар.Бердә ишетмиләр башкортларның "сез безгә туган түгел дигәннәрен".Башкорт "культурасы" министры Илишев бик дөрес әйткән" бу татарның күтенә тибеп чыгарабыз,ә ул тәрәзәдән керә"дип. Еракта торып ярату җиңел инде ул.Әнә ике-өч кеше Казанда уйгурларны да яклап чыкканнар.
Казаннылар татарны башкорттан яклап кайчан чыгарлар икән ?
" Бәрелешләрдә йөзләрчә кеше һәлак булды, активистлар кулга алынды, эзәрлекләнде." дип гәҗитләрдә укыгач булмасын инде.

Кайчан Татарстан татарлары безне,Уфа татарларында туган итеп күрә башлар инде?

кем: Туга кайдан: Казан
07.07.2010 20:05
Уйгурлар, башкортлардан кала безгә иң якын, тугандаш халык. Танылган кешеләр арасында да, Татарстанда яшәүчеләр арасында да уйгурлар бар. Мәсәлән Мурат Насыйров, уйгур булган. Тел белгече Миркасыйм Госманов та кытайдан күченеп килгән уйгур.
     
текст зурлыгы - +