киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Казанда зәркән эшләнмәләр һәрвакыт популяр

07.07.2010

Җәйге яллар һәм кризис чоры булуына карамастан, быелгы "ЮвелирЭкспо" күргәзмәcе дә бик популяр булып чыкты. Алтын, көмеш, асыл ташлардан ясалган зәркән эшләнмәләрне күрергә бик күп казаннар килде.

Зәркән әйберләре күргәзмәсе инде 8нче ел рәттән Казан Ярминкәләр үзәгендә үткәрелә. Бу чара 6 июль көнне тантаналы төстә ачылды һәм 10нчы июльгә кадәр дәвам итәчәк.
 
Көннең эссе торуы, керү бәясе 150 сум  булуы һәм кризисның дәвам итүенә карамастан, күргәзмәгә халык агылды. Казан Ярминкәләр үзәге бинасы янында машиналарны куярга урыннар булмады, сату залларында һәм чатырларда cатып алучылар күп булды.


Күргәзмәдә барлыгы 250ләп ширкәт катнаша. Алтын, көмеш һәм башка эшләнмәләрне Казан, Уфа һәм тагын 50ләп шәһәр вәкилләре  алып чыкты. Шулай ук күргәзмәдә Төркия һәм Тын океан илләре асыл ташлары да күрсәтелде.

Ханымнар һәм туташлар меңләгән төрле алкалар, муенсалар, балдаклар һәм алтын сәгатьләр арасында күңелләренә хуш әйберләрне сайлап ала алды. Күргәзмәдә 200-300 сумнан алып йөзләрчә мең сумга кадәр зәркән әйберләр тәкъдим ителде.

Шулай ук бу чарада татар милли әйберләргә охшатып ясалган  көмеш һәм алтын комганнар, савыт-саба, кашыклар да алып булды.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +