киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Баш тикшерүче нигә эшеннән киткән?

06.07.2010

Яңа атна республиканың хокук сакчылары өчен сәер яңалык алып килде. Татарстанның баш тикшерүчесе, 50 яшьлек Владимир Киршин үз теләге белән эшеннән китте. Рәсми чыганаклар аның сәламәтлеге какшаган дип яза, ләкин башка фаразлар да бар һәм алар күптөрле.


Эштән китүнең сәбәбе нидә?


Тикшерү идарәсенең мәгълүмат чаралары белән эшләүче өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин белдергәнчә, 2009 елда Киршинның сәламәтлегенә зыян килә.

“Ул башын авырттыра, озак кына хастаханәдә дә ятып чыга, авыру булуы аңа эшләргә комачаулый”, ди Абдуллин “Бизнес-онлайн” газетасына.

“Вечерняя Казань” газеты Владимир Киршинны эштән китәргә җитәкче коллегалары этәргеч ясарга мөмкин дигән фараз җиткерә. Чөнки ул эшләгән чорда хокук сакчыларының канун бозулары турында җитди эшләр тикшерелә.

Бәйсез чыганаклар исә үзләренчә әйтә, алар Киршинның якын кардәше бизнес белән шөгыльләнгән аерым бер даирәләрне үз канаты астында тоткан дип фаразлый.

Баш тикшерүче булып Татарстан кешесе куелырмы?

“Вечерняя Казань” газетасы Киршинның эштән китүе Русиянең үзәк тикшерү идарәсе башлыгы Александр Бастрыкин белән килешенгән дип яза. Әлегә беренче урынбасары Владимир Карузин аның вазифасын башкара. Республиканың баш тикшерүчесе кем булыр, дигән сорау бүген ачык кала. Мәскәүләр читтән килгән кешене куюны хуп күрәләр булса кирәк, ди газета. Бәлки, бу урынга кем буласы бер айдан соң гына билгеле булыр.

Бәхетле мизгелләр…

Русия прокуратурасының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Киршинның үз теләге белән эшеннән китүе республикада төрле имеш-мимешләр тудырды. Югыйсә 2008 елның җәендә Татарстанның элеккеге президенты Миңтимер Шәймиев аңа генерал погоннары тапшырып, Киршинның эшенә югары бәя биргән иде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы 2008 елның 9 июнендә махсус хәбәр дә язды.
Киршин Шәймиев белән


“Сез бик мөһим бурычлар үтисез һәм иң беренче чиратта, соңгы айларда Русия президенты Дмитрий Медведев тарафыннан актуальләштерелгән коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашырасыз. Сезнең дәрәҗәгез күтәрелү гадел хөкем системасы ныгуны раслау булды. Сезнең турыда Татарстанда гына түгел, ә республикадан читтә дә уңай сүзләр генә ишетелә”, диде Шәймиев. Ул вакытта Киршин:

“Ватанга хезмәт итәм”, дип җавап биреп, “Бу - безнең тикшерү идарәсе һәм бөтен Татарстанның эшен югары бәяләү дигән сүз”, дип тә өстәгән иде.

Татарстанның баш тикшерүчесе авыл егете була

Владимир Киршин үз эшендә яңа үрләргә бик тиз күтәрелә. Әлмәт районының Нагорное авылында туган егет 1992 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, прокуратура органнарында эшли башлый. 2007 елның сентябрь аеннан баш тикшерүче була. Өч класслы дәүләт юстиция киңәшчесе дигән дәрәҗәле исем дә ала.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: илнур кайдан: казан
07.07.2010 13:09
бу кеше татарлар язмышы очен дэ жавап биргэн бит инде, Ирек Мортазин да анын аша уткэн дилэр

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
07.07.2010 05:12
Азатлык радиосына бу чуп хэбэр ни пычагыма кирэк? Хэбэрдэ ни мэгънэ, интрига куренми. Хэзер Казанда старший дворникны алыштырсалар, ул да шулай лаеклымы монда урын алырга? Шул ук вакытта музыка, сэнгать, шул ук корылык белэн бэйлэнгэн вакыйгалар турында хэбэрлэр язырга булыр иде. Дорес, анын очен бераз тырышлык та кирэк шул...
җавап

кем: шамиль кайдан: Илдэн
07.07.2010 14:37
Сез дустым татарстандагы ситуацияне белмисез кебек, эллэ кайдан акыл ойрэтеп ятасыз. Киршиннын китуе бик кызык, яна Президент димэк ки силовикларны алмаштыра ала. Аннары инде Шэйминен узенэ, анын куштаннарына каршы да уголовный эшлэр ачылаала дигэн суз бу. Узегез старший дворник кебек фикер йортмэгез, дураклар юк монда.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
07.07.2010 18:52
Кеше астындагы кешенен кылануын анлар очен "старший дворник" яки шамиль акылы да житэрлек тэ, эммэ, инерция буенча хаман ачуны стрелочниктан чыгармакчылар. Моны курер очен Киршин кантурында эшлэу дэ кирэкми. Дорес, Киршин остэн кушканча эшлэгэндер, э инде Федькин яки Петькин Минихан кушканча эшлэячэге кон кебек ачык. Ни очен? Диктатура илендэ бар нэрсэ дэ остэге лачанникка барып тоташа. Бу хакикэтне белер очен тагын шамиль акылы кирэкмидер.

кем: Фәрхәт кайдан: Татарстан
06.07.2010 19:59
Республикада көтелә торган,инде башланып та киткән кадрлар яңарышы белән бәйләп тә фаразларга була.
     
текст зурлыгы - +