киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

татар дөньясы

Мәскәү Сабан туе хәзер башкорт-татар бәйрәме

05.07.2010

Мәскәү Сабан туе быел яңа җирдә, Мәскәүнең нәкъ уртасындагы Чыпчык тавы (Воробьевы Горы) дип аталган урында узды. Мәскәүнең Сабан туе тарихына күз салсак, бу урын да яңа түгел икән, Чыпчык тавында беренче Сабан туе 1927 елда ук узган.

Аннан соң инде Горький исемендәге ял паркының «Нескучный сад» дигән урынында да сугышка кадәр Сабантуйлары узып торган. 50 еллардан Измайлов паркы Сабан туйлары өчен генә түгел, татарларның атна саен ял көннәрендә очрашу урына әверелгән. Шул ук вакытта елы-елы белән Сабан туйлары Сокольники, Бауман, Осип Мандельштам исемендәге паркларыда да узган.

Ә инде революциягә кадәр Сабантуйлары итеп уздырылмаса да, татарларның очрашу урыны булып Кусково, граф Шереметьев биләмәләре хезмәт иткән. Үзенең татар тамырларын әле онытып бетермәгән граф та бу урыннарга килеп бәйрәмдә катнаша торган булган. Бирегә татарлар гаиләләре белән самавырлар алып атналык ялга чыга торган булганнар. Бу хакта Мәскәү татарлары тарихын яхшы белгән журналист Әхмәт Галимов сөйләде.

Быелгы Сабан туе: яңа урын, яңа исем


Ә инде быелгы Сабан туена килгәндә, яңа урын булуга карамастан аның Сабан туе өчен бик уңайлы булуы белән халыкның күңеленә бик хуш килгән. Аяк астында чирәм булу, күләгә ясарлык төрле агачлар үсеп утыруы, сату урыннарының уңайлы урнашуы, Татарстан, Башкортстаннан килгән татар йорты булмасын, башкорт тирмәләренең музей кебек мал-туар, милли кием белән бизәлеп ясалулары халыкның күңеленә бик охшаган.

Көрәш мәйданы гына бераз читтә булуга карамастан тамаша өчен махсус ясалган урыннарда халык тулы иде. Шунысын да әйтергә кирәк - Сабан туе батыры булып былтыргы кебек быел да милләте рус булган Максим Афонин калды.


Икенче ел инде сәхнәдән алып баручылар Сабан туен «татар-башкорт» дип түгел, «башкорт-татар» сабан туе дип игълан итәләр. Күзгә шул ташланды - Уфалар Мәскәү Сабантуена бик әзерләнеп, оешып килгән иде. Шуңадыр да башкорт атамасы беренчелеккә чыкты.

Бәйрәм тантанасы өч телдә – татар, башкорт , рус телләрендә алып барылды. Халыкны бәйрәм белән котларга килүче рәсмиләр дә байтак иде. Сабан туен оештыру комитеты рәисе, Әнвәр Хөсәенов ачып җибәрде.

Мәскәү хөкүмәте һәм башка рәсмиләр исеменнән Мәскәү думасы рәисе Владимир Платонов котлады. Һәр ике республика вәкилләренә мәскәү бүләген тапшырды. Владимир Платонов чүлмәк вату уенында да катнашып уңышларга ирешкән диделәр.

Илишев: Шәймиев интервьюсы безгә ошамады


Башкортстан исеменнән бәйрәм белән мәдәният министры Илдус Илешев котлады.

Тантана башланыр алдыннан ул уены-чыны белән «Азатлык» радиосының Миңтимер Шәймиев белән ясаган әңгәмәсен искә алды. "Анда башкортларга карата күңелгә охшамаслык фикерләр әйтелгән, без үзара дус милләт дип йөри идек. Нигә «Азатлык» радиосы шундый әңгәмә ясады икән", дип тә сорап куйды.

Татарстан исеменнән Сабан туе белән Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Быел Сабан туе байрагын күтәрү башка еллардан аермалы буларак баганага бәйләп күтәртелмәде, бәлки һава шартлары белән беркетелеп галәмгә очырылды. Сабан туе рәисе Әнвәр Хөсәенов: «Без Олимпия аюын тапкан кешене белмибез, ул да галәмгә очып киткән иде. Әгәр дә Сабан туе байрагын берәрсе табып китерсә, аны бүләк көтә!», дип игълан итте.

Халык уеннары мәйданында да уеннар гөрләп торды. Чиләк белән су ташу, чүлмәк вату, кул көчен сынау, капчык белән йөгерү болар барысы да уздырылды.


Татар барда - тәртип бар


Мәскәү Сабан туена яңа урынны бирүче «Яшьләр һәм балалар иҗат үзәге» рәисе Монахов, киләсе елга бу урынны әгәр дә быел тәртипле узган булса гына бирәчәкбез дип кисәткән булган. Ә менә яңа билгеләнгән вәкил Равил Әхмәтшинның әйтүенә караганда, Сабан туенда бер генә тәртип бозу да, бер генә исерек кеше дә булмаган. Мәскәү милициясенең дә моңа исе киткән.

Элекке вәкил, хәзер инде башкала банкларының берсендә эшләүче Назыйф Мириханов, бу бәйрәмгә чуашларны да кушарга кирәк, дип тәкъдим итте. "Аларның шушы көннәрдә ВДНХ җирлегендә үткәреләчәк «Ака туйлары» шул ук сука туен, шул ук Сабан туе инде ул. Алар безгә болгар токымыннан калган туганнар, аларны да кимсетергә кирәк түгел, бергә булдырга кирәк", диде Назыйф Мириханов.

Быелгы Сабан туе Татарстан АССР оешуга 90, Башкортстанның суверен республикасы игълан ителүенә 20 һәм Җиңүнең 65 еллыгына багышланган иде.

Мәскәүдәге бәйрәмгә бу юлы Татарстанның Чаллы, Башкортстанның Мәләвез кебек районнары үзләренең сыйлары, артистлары, үзешчәннәре белән килгән иделәр.

Танылган җырчы Нәзифә Кадыйрова бу очрашу турында болай диде. Мәскәү милли-мәдәни мохтарият рәисе Рәсим Акчурин бәйрәмне оештыруның авыр башы әлбәттә мәскәүләр өстендә дип саный.

Бәйрәмдә халык бик күп булды. Шул ук вакытта башка еллардан аермалы буларак яшьләрнең аеруча күп булуы күзгә ташланды.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Muradim кайдан: Sibai
13.07.2010 01:36
Сабантуй по татарски это праздник советского времени. 1846 году при открытие Караван Сарая в Оренбурге состязались в конных скачках стрельбе из лука была национальная борьба играл курай .в1912 году когда отмечали 100 летие войны с Наполеоном башкирский борец в финальной борбье одолел казахского батыра. С сабантуем времен Салавата Юлаева можно ознакомиться в трудах С. Злобина.

кем: исемсез
08.07.2010 09:05
Ә нигә кирәк булган бу чын татар бәйрәмен башкортка ияреп, аларга кушылып үткәрергә? Алар үзләре, үзләренчә атап, кыланып бәйрәм итсеннәр.

Октябр инкыйлабына хәтле башкортларның сабантуй үткәрүләре бер генә хезмәттә дә искә алынмый.

Һаман шул татарча башкорт белән үбешергә маташу, һаман өч тиенлек сәясәт...Ярый әле башкорт министры Илешов татарларны ныклап сүгеп ташламаган. Теге видеоязмадагы кебек.
җавап

кем: исемсез
10.07.2010 11:40
Бында башкорт-татар тип аталыуы ризаhызлык уята. Шул тиклем гордыня булыр икэн кешелэрзэ. Ни осон эле гел татар-башкорт тип аталырга тейеш? Белеуемсэ, ни тиклем миллэт катнашhа ла, алфавит буйынса атарга тэкдим индерелгэн. Бер кем дэ hабантуйзы узенеке генэ тип атарга йыйынмай бында. Узегеззе алдан эйттергегегз килхэ, АТАТАР тигэн исем алыгыз эйзэ. йэ БаТАТАР.
Э башкортта hабантуй булмаган тигэн hуз дорос тугел. Булган башкорттон игенсеhе лэ, малсыhы ла. Икмэкhез йэшэп кара! Тик кайхы бер ырыузар быны "йыйын" тип атаган (бер юлы мохим мэсьэлэлэр зэ тикшерелгэн, йыр-бейеу генэ булмаган)

кем: хакимхан кайдан: Уфа
06.07.2010 07:54
Минем фикеремчэ, шулай да бер тэртип бозу булган. Аны Илдус Илишев бозган. Андый зур бэйрэм вакытында кире сэяси проблемаларны кутэру бэйрэм тэртибен бозу тугел мени. Мэдэният министры да богай бит эле узе. Татар халкы башкорт халкына дус кына тугел, туган булырга да риза, эмма пэчти главный башкорт авызыннан "дус" сузен дэ беренче тапкыр гына ишетэм. Татарлар вакчылланып, башкортка карата "туган", "тугандаш" сузлэрен минут саен кабатласалар да. Тагын бер мэсъэлэгэ тукталасым килэ. Борынгыда сабаннын ни икэнен дэ белмэгэн башкорт халкы чын татар Сабан туен "Башкорт hабан туе" ясап маташа. Э андый бэйрэмнэр кирэк. Сабантуйлар булып торсын. Башкорт кына тугел, чуаш та, мари да, урыс та, чукча да, катнашып, кунел ачсын.Без татарлар - кин кунелле халык. Тэртип бозулар гына булмасын!

Рэхим ит син майлы-сыйлы табыныма,
Бары да житэр кин кунелле якыныма.

Ихтирам белэн, мин.

кем: Азат кайдан: Мәскәүдән
06.07.2010 01:57
Зур зур рәхмәтләр әйтәсем килә ,шушы яраткан бәйрәмебезне ,Сабантуебызны оештыручыларга! Чыпчык тавында болайда бик матур,ә Сабантуй бизәкләре белән уш китәрлек ямле иде.
Владимир Платоновның котлау сүзләрен ишеткәч күңелләр тагында күтәрелеп китте.Рәхмәт аңа.Фәрит Мөхәммәтшинның татар халкы исеменнән , тантаналы әйткән сүзләре,күңелләрне эретте.Кайсы якка карама ,халык бии,җырлый.Кунак артистларыбыз җырлап биеп ушларны алдылар.Чаллыдан килгән Витали Aгапов,иптәшләре,сандугач тавышлы кызлары,яшь сәләтле биючеләре,шул кадәр булдырдылар ки,халык аларны бии бии тыңлады.Бик зур рәхмәт Чаллыларга!Аеруча зур рәхмәт әйтәсем килә ,Казан җырчысы Булат Нигматуллинга!!!Талантлы җырчы гына түгел,акыллы, тауфиклы,гадел егет икән.Сәхнәдән төшкәч ,олы абый апаларны күреп,алар күләгәдә агач төпләрендә утыралар иде,яннарына килеп ,алар өчен тагында җырлап алды.Шундый ихтирам булу олы кешегә,үзе бер бәйрәм бит.
җавап

кем: Сабантуй шаһите кайдан: Чаллыдан
08.07.2010 12:25
Мәскәүдән Азат әфәнде язганнарны укыгач күңелгә рәхәтлек иңде. Материал авторы Нәзифәнең Сабантуйда берар гына булып киткәнлеге, Чаллы "мәйданы"нда гомумән булмаганлыгы сизелеп тора. Журналист буларак килгәнсең икән, бәйрәмнең бөтен "ски"ларын да белеп кайтырга кирәк. Чаллы делегациясе оештырган уен-бәйгеләр, концерт программасы, дөрестән дә, Мәскәү халкына зур бүләк булды.
Гади кунак-тамашачы буларак, шуны да әйтергә тиешмен: бер генә кимчелеге күзгә ташланды Сабан туеның. Ул да булса, сәүдә начар оештырылган иде анда. Милли-дини китаплар, сувенирлар, чәк-чәкләр адым саен сатылуы начар түгел. Әле бит кешегә ризык һәм эчемлек тә кирәк. Ул кадәре эсседә коры шашлык (билгесез иттән кыздырылган, анда булган кеше шаһит - кайбер урыннарда сасый төшкән иттән ясалган иде) һәм пылау ашап кына түзеп буламыни?! Аракы-сыра ишене саттырмау шәп гамәл. Ләкин бит көндезге сәгать бер җитүгә анда бер генә урында да лимонад, сок, минералка, гади су, кола-фанта ише эчемлекләр калмады. Кәнфит-печенье кебек тәм-томнар да юк иде. Ярый әле һаман шул Чаллыдан килгән "Чаллы икмәге" тирмәсе булды...
Бу эшмәкәрләрен дә әйтим инде... Никадәр акча эшләү мөмкинлеген ычкындырдылар...
Ә исерекләр, гафу итегез, күренгәләде. Үзәк мәйданда, башкорт "мәйданчыгында" (башкорт дусларыбыз үпкәләмәсен, кичкә таба кочаклашып җырлап йөрүчеләр дә очрады).
Гомумән алганда, чынлап та, урыны матур, бәйрәме истә калырлык булды...
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Мәскәү Сабан туе хәзер башкорт-татар бәйрәме

фотогалерея

татар дөньясы

хезмәтләр:

подкастRSSmobile