киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Уфадагы “Хәмзә” мәчетен җимерүләре ихтимал

01.07.2010

Әлеге мәчет тирәсенә салынган хезмәтләндерү биналарын җимерү июльнең дүртләренә күчерелгән. Мәчет үзе канунсыз төзелгән дип игълан ителгән.

Уфаның Сипайлово бистәсендәге бердәнбер мәчетнең имамы һәм аны үз исәбенә салдыртучы Хәмзә хәзрәт әйтүенчә, хокук саклау органнары әлеге мәчет канунны бозып салынган дип баралар, ә мәчетне хезмәтләндерү өчен төзелгән өстәмә корылмаларны кичекмәстән җимереп ташлауны таләп итәләр.

Хәмзә хажи Гәлләмов
1 июль иртән үк килеп, көч структуралары вәкилләре килеп янә ул корылма-биналарны өч көн эчендә җимереп ташларга әмер биргәннәр. Хәмзә хаҗи: ике мәхкәмә приставы һәм ике милиция хезмәткәре иртүк килеп мине беркая да чыгармыйча тоттылар, телефоннан да шылтыратуны тыйдылар, ди.

Хәмзә хәзрәт мәчетне саклауда Уфадагы ике мөфтидән дә файда-ярдәм юк ди. Башкортстан президентына да өмете юк икән. Бар ышаныч, ди ул, мәхәллә мөселманнарында.

Җимерү техникалары белән килгән көч структуралары белән мәчеткә йөрүче мөселманнар арасында ызгыш-бәрелешләр булырмы – әлегә билгесез.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: موللي кайдан: يورك
01.07.2010 22:13
Көйәферләрнең безнең җиргә хуҗа булып йөрүләре үзе бер зур канунсызлык. Казандада, Уфадада бик күп сектантлар биналары - аларның саны мәчетләр саныннан күбрәк. Алардан башка бар урыс православ чиркәүләредә. Барысыда алар канунсыз нигездә төзелгән, чөнки алар халыкка тараткан ялган канунга каршы чыга - урысча ул "мошенничество" диеп атала. Әгәрдә бу мәчет җимерелсә без бар нәрсәнедә канунга туры килтереү турында уйларга мәҗбүр булачакбыз.
җавап

кем: Марат кайдан: Казан
04.07.2010 19:47
Сезнең белән тулысынча килешәм,МЕНӘ БУ БЕЗНЕҢ ТАТАР-БАШКОРТ бердәмлеген күрсәтергә тиеш тә. Җитте безне ике арада талаштырып барыбызны да кол итеп әшәттеререгә.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Уфадагы “Хәмзә” мәчетен җимерүләре ихтимал