киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Рөстәм Миңнеханов президентлыгына 100 көн

01.07.2010

Бу дәвердә Татарстанда ниләр үзгәрде. Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов, яңа президентның 100 көн башкарган эшенә нәтиҗә ясый.

Тәхеткә Рөстәм Миңнехановның килүе белән белгечләр, сәяси даирәдә зур үзгәрешләр булуын юраса да, әлегә хакимиятне үзгәртеп кору эшләре әкрен бара.

Яңа президент өлешчә хөкүмәтне алмаштырды. Биредә 6 вице-премьер һәм яңа энергетика министрлыгы булдырылуы гына яңалык буларак кабул ителде.

Хөкүмәттән соң Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына күчте. Соңгы берничә атнада гына президент 20%ка якын башлыкны алмаштырды. Әхмәтов сүзләренчә, район җитәкчеләрен алмаштырулар алга таба да дәвам итәчәк. “Чөнки Миңнеханов көз узачак муниципаль сайлауларга кадәр район хакимиятләренә ышанычлы кешеләрен билгеләргә тырыша”, ди белгеч.

Метшин хакимияттә калырмы?

Әхмәтов Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин турында да сүз кузгата. Аның сүзләренчә, Метшинның алдагы елларда Казан белән идарә итүе икеле. Миңнехановның Татарстанның 30% халкын туплаган Казанны Метшинга тапшырасы килми. Шуңа да дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә якын, Дмитрий Медведевнең кадрлар резервына кергән Метшинның якын арада Ульян өлкәсе белән идарә итә башлавы турында да сүзләр йөри. Янәсе Ульян һәм Киров өлкәләре киләчәктә Татарстанга кушылырга мөмкин.

Исхаков исеме калыкты

Сәясәт белгече соңгы арада Казанның элекке башлыгы Камил Исхаковка игътибар артуын да әйтә. Казанда узган ислам бизнесы саммитында Миңнеханов та Камил Исхаковны кат-кат телгә алды. Шуңа күрә Әхмәтов, Исхаковның кире Казанга әйләнеп кайту мөмкинлеген фаразлый. “Бәлки ул Казанда урнашачак Русия ислам банкын җитәкләр, яисә Казан хакимиятенә башлык булып кайтыр”, ди Әхмәтов.

Шулай итеп, белгеч Казан хакимияте тәхете өчен көндәшлектә бер яктан Миңнеханов белән Исхаков, икенче яктан Метшин, Шәймиев һәм Мөхәммәтшин такымнарын каршы куя.

Мәскәү үзенекен кайгырта

“Мәскәү өчен иң мөһиме Русия президенты һәм Дәүләт думасы сайлаулары, шуңа да ил җитәкчелеге 2012 елга кадәр Татарстанны тулысынча буйсынучы республика буларак күрергә тели”, ди Әхмәтов. Шуңа да Миңнеханов 2012 елга кадәр Татарстанда хакимиятне тулысынча үз кулы астына алырга тиеш икән.

Әхмәтов фикеренчә, Татарстанда Владимир Путинга караган куәт көчләр, Дмитрий Медведевка караган либераллар, Рөстәм Миңнеханов һәм Миңтимер Шәймиев такымнары көч сынашачак. Һәркайсы Татарстанда хакимият белән 25%ка идарә итә. Республикада кайсы көчләрнең өстенрәк икәне муниципаль сайлаулардан соң беленәчәк. Шул ук вакытта Русия җитәкчелеге Миңнехановны да сынаячак. Әлегә Мәскәү Миңнеханов эшеннән тулысынча канәгать. Владимир Путинның күптән түгел Татарстанга сәфәреннән соң “Бу республикада мине барысы да канәгатьләндерде” дигән сүзләре моңа дәлил.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: лачын кайдан: очып барышлый
02.07.2010 00:29
Чынлап та , буген "Звезда Поволжья" Рэшит Эхмэтевнен уйдырма-саташулары белэн тулган . "Азатлык" Радиосына уз аналитикасын булдырасы иде . Э урыс куштанын бертуктаусыз кабатлау - ул колонизаторлар пропагандасына хезмэт иту .

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
01.07.2010 22:58
Әлегә көтик җәмәгать, 20% район башлыкларын алмаштырган? Ә кемнәргә алмаштырган, татаргамы, әллә юк? Биредә бер куркыныч бар, кайвакыт юри татар түрәләре шүрләсен дипме, сүз кузгаталар, янәсе Татарстанда җитәкчелектә гел татарлар дип зарланалар, ә татарлар булмый кем булсын? РФ җитәкчелеге гәүрәйләр кулында, Рф-сы өлкәләрдә күпчелек - урыслар кулында. Без бит әйтмибез, ни өчен алар арасында татар юк дип? Һәр өлкәдә татар яши төп халык булып. Менә әгәр русларга-гәүрәйләргә алмаштыроа башласа? Әлегә татар яклы бер эше булганы күренми.

кем: Roza Kurban кайдан: Ankara Törkiye
01.07.2010 18:10
Миннехановнын "президент" булуыннан татарларга ни файда? ул узе дэ рус абыйсынын кузенэ карап, анын эмерен котеп тора. татар халкы очен бер файдасы да юк анын, булуына караганда булмавы тагын да яхшырак.

кем: Реалист кайдан: Татарстаннан
01.07.2010 17:38
Мирзаян агайнын максимализмы анын кузен томалый бугай. Татарстан житэкчесенен Обама, Саркози, Лукашенко кебенк президент тугеллен кем белми. Рэсэй мрхитендэ булса да, чиклэнгэн булса да дэулэткэ ошаш берэмлек, анын президенты булу куплэрнен эчен пошыра. Губернатор булсын, крвй булсын, президент берэу генэ була дип ажгырып торалар.
Эле без хаман торабыз, арбададан тошеп калмыйбыз, татар исемен ничек тэ сакларга тырышабыз.Миннеханов нишлэр - эйтеп булмый пока. Р.Эхмэтов та, Азатлык та моны пока белми. Котэбез.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
01.07.2010 18:51
Нинди инде мин максималист, ди, тормышны ничек бар, шулай чагылдырырга чакыруым белэн? Сезненчэ, Азатлык радиосы да элеккеге коммунист пропагандасы клишелэрен куллансынмы? Элек, имеш, безнен ил социалистик ил, коммунизм този, безнен ил доньяда ин нык демократиялы ил, дигэннэре бит бугенге кондэ икенче, зур булмаган узгэрешлэрсез дэвам итэ. Шул ук суверен демократия, мэсэлэн. "Президент" дигэннэн Миниханов президентмы? Ул, сезненчэ, "тэхет" тэ утырамы? Реалист, сез мондый куз буяуны Эхмэтовнын ЗП гезитендэ дэ курэ алмыйсыз. Э Азатлык радиосы "шпарит" совет заманларындагы кебек. Димэк, ул ЗП дан да артта калган орган булып чыга. Кызганыч хэл бу.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
01.07.2010 16:41
"Президент", "тэхет" кебек башкатыргычлар белэн халыкны алдап булмас. Болар барысы да бит чеп-чи ялган! Кремль тобэп куйган наместник (инглизча Vice-roy) бервакытта да президент була алмый. Ул нинди "тэхет" ди? Эдэби тел очен булса да алдашырга кирэкмэс иде. Ярый, кушылган икэн шундый материал язырга, нигэ сон чеп-чи ялган терминнар белэн аны тутырырга? Менэ халык тарафыннан инде 18 гасырдан башлап сайланып куела торган Америка штат башлыклары губернатор дип аталалар. Аларнын хокуклары Минихановныкынна йоз мэртэбэ зурырак. Эммэ, бернинди дэ таш баш аларны "президент" дип атамаячак. Эгэр Азатлык радиосы чынбарлыкны "ничек бар, шулай" итеп чагылдыра икэн, коры тозсыз пропаганда клишелэрен куллану, минемчэ, урынсыз гына тугел, э радио тынлаучыларны, сайтташларны мыскыл иту: имеш, алар ничек бирсэк, шуны йотыр.
     
текст зурлыгы - +