киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Чаллыда Дамир Шәйхетдин шикаяте каралды

Дамир Шәйхетдин
01.07.2010

“Чаллы яшьләре” газеты мөхәррире Дамир Шәйхетдин Чаллы прокуратурасының тикшерү бүлеге башлыгы Мансур Сәетгәрәевне мәхкәмәгә биргән иде. Аның шикаяте каралды. Журналистның рухи зыяны 4000 000 сум дип бәяләп язган шикаятен Чаллы мәхкәмәсе нигезсез дип тапты.

Башта вәзгыятьнең барлыкка килү сәбәпләрен искә төшерү кирәк. Дамир Шәйхетдингә быелның гыйнвар аенда 1,5 ел шартлы хөкем карары чыгарылды. Милли мәҗлес карарларын үзе нәшер иткән газетта күчереп бастырган өчен.

Шушы хөкем карарыннан соң Чаллы прокуратурасының тикшерү бүлеге башлыгы Мансур Сәетгәрәев кайбер мәгълүматларны “Челны ЛТД” газеты һәм “РЕН” телекомпаниясенә җиткерә. Анда Дамир Шәйхетдиннән чечен сугышчыларының урыс солдатларын үтерүләре турында компьютер дискы табылуы, Дамирның чечен сугышчылары белән элемтәдә булу ихтималы, фаразлануы әйтелә.

Шушы хакта Чаллы матбугатларында бәян ителгәч, Дамир әфәнде тикшерү бүлеге башлыгы Мансур Сәетгәрәевны, “Челны ЛТД” һәм “РЕН” телеканалын мәхкәмәгә бирә. Алардан күргән рухи зыянны 4 млн. сум белән бәяли.

“Мин мәхкәмәгә гаделлек эзләп килдем, ләкин аны тапмадым. Тентү вакытында өйдә DVD дисклар табылды, диләр. Бу дөрес түгел. Гаепсез икәнемне исбатладым, ләкин моны исәпкә алмадылар”, бу сүзләр мәхкәмәдән соң Дамир Шәйхетдин тарафыннан әйтелде.

Мәхкәмәдә җавап тотучылар Мансур Сәетгәрәев катнашты. “Челны ЛТД” газеты ике хокук белгече җибәргәннәр иде. Ә менә “РЕН” телеканалыннан җавап тотучы кеше бөтенләй булмады. Мәхкәмә залында “Азатлык” татар яшьләренең элекке рәисе Тәлгать Әхмәдишин да булды.

“Бу заманда Русия мәхкәмәсендә дөреслек табу кыен. Барысы да махсус хезмәтләр кулында дияргә, җирлек бар. Милли хәрәкәт һаман эзәрлекләнә”, ди.

Дамир Шәйхетдин 1,5 ел шартлы хөкем карары буенча Европа мәхкәмәсенә шикаять язган иде. Шикаятьнең кабул ителүе хакында аңа күптән түгел җавап килгән.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Зөлфия Кадыйр кайдан: Казан
12.07.2010 17:52
Дамир Шайхетдин һәм кыю һәм милләтче һәм демократ. Андый кешеләр татарда бармак белән санарлык. "Азатлык" радиосын аның кебек кешеләр җитәкләргә тиеш, вәт кызык булыр иде ичмасам. Ә кызыл коммисарлар әзерләгән патриот хәбәрләрне куштан ТНВ дан да карап була. Туйдырды.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
05.07.2010 14:21
Юк күп акча таләп итү безнең илдә кабул ителми. Ничек инде хөкемдар Д. Шәйхетдинга 4 милл. сумлык карар чыгарсын? Аны икенче көнне эшеннән куачаклар, ул бит дәүләт милке сагында торырга тиешле, шушы милкне пыран-заран итү өчен түгел. Ә без тырышабыз шушы дәүләтне һәм аның каракларын банкрот чыгарырга. Юк мондый хәл булырдый түгел, без өйрәнергә тиешлеләр, мәхкәмәдә җиңүне күздә тотып эш итәргә, ә анда күпме түләр оттырган як мөһим түгел., булсын җиңү, хет 1 тиенлек булсада җиңү булсын. Менә шундый юл белән мәхкәмә эшләрен башласак карыйсың безнең яклы да мәхкәмә эше булуы бар. Моңа өметләр күбрәк, 4 миллон сумга караганда.

кем: Roza Kurban кайдан: Ankara/ TÖRKİYE
01.07.2010 13:04
Дамир кебек кыю егетлэребез кубрэк булса иде, татарлар бугенге хэлдэ булмас иде.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
01.07.2010 18:57
Хэкикать табу - бик кыен эш, эммэ аны тик чын шэхеслэр генэ булдыра ала. Минемчэ, Дамир шундыйлардан.
     
текст зурлыгы - +