киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / пәрәвез

Яндекс татарча да эшли башлады

Яндекс татарча эшли башлады, әлегә кайбер хаталар белән булса да ("Барыса да табылыр")
30.06.2010

Яндекс чәршәмбе Казанда үзенең сәүдә бүлекчәсен ачты. Татарлар өчен бу яңалыкның әһәмияте шунда, әлеге эзләү система интернетта татарча да эшли башлады. Интернет-журналист Данил Сәфәров сүзләренчә, татар теле белән бәйле әлеге эшне урыслар эшләве үзе үк игътибарга лаек.


- Данил, син Яндексның татарча эшли башлавына нәрсә этәргеч булган дип саныйсың?

- Берничә ай элек Яндекс ширкәте Казанда бер кызыклы гына утырыш уздырган иде. Анда мин дә катнаштым һәм “Кайчан Яндекс сәхифәсе татарча сөйләшә башлар?” дигән сорау бирдем. Ул вакытта ширкәт вәкилләре ярым шаярып: “Әллә татарларда да сәхифәләр бармы?” дигән сымак әйтеп куйган иде. Ягъни минем соравым бераз тузга язмаган кебегрәк булып калды. Ләкин күргәнебезчә, берничә айдан ул үзенең ресурсын татарчалаштырды.

- Димәк, алар синең сорауга “колак салган” булып чыга?

- Бу хакта төгәл әйтә алмыйм. Бер кешенең соравына карап кына хәл иткәннәрдер дип шикләнәм. Алар бу өлкәне бик ныклап өйрәнгәндер. Чөнки ул шактый акчалар сорый торган эш. Ләкин бернәрсәгә дә карамастан, бу бик шатлыклы хәл. Чөнки ул татар телен үстерүгә бер этәргеч. Тагын шунысы шатландыра, моны татарлар түгел, ә Мәскәүләр – урыслар башкарды. Димәк татар теле икътисади яктан файда китерә торган тел булып чыга. Яндекс өчен беренче максат татар телен үстерү түгел, ә табыш алу. Алар хәзер төбәкләргә үз реклам товарларын алып килә башладылар. Һәм минемчә татар теле монда бер чара гына. Әмма без бу чарадан файдаланып калырга тиештер.

- Яндекс үз товарын сату өчен татар телен куллана булып чыга...

Данил Сәфәров
- Беренче чиратта шулай. Татар телле ресурс булдыру аларның эш юнәлешләрнең берсе генә. Татарстан турында яңалыклар бирү, махсус чаралар уздыру, теге-яки бу хезмәттәшләрне табу бу Яндексның төбәккә үтеп керүен күрсәтә. Аннан алда гына mail.ru төбәкләрдә эшли башлаган иде. Элек анда бары Мәскәү яңалыклары гына бирелсә, хәзер Татарстаннан ачып караганда беренче чиратта республика яңалыкларын күрәбез. Бу инде сәхифәнең төбәкләргә яраклашкан булуын күрсәтә. Хәзер инде Яндекс та шул юлдан бара.

- Шул ук вакытта алар бит Татарстанда үз сәүдә үзәкләрен ачканда урыс телен генә дә куллана алган булыр иде?

- Яндекс бу мәсьәләне өйрәнеп килгәндер. Чөнки тәрҗемә эшләре, яңа бүлекләр булдыру шактый чыгымлы эш һәм алар исәп-хисапны ясаганнардыр. Димәк алар татар телен икътисади яктан кызыклы дип саный.

- Ихтыяҗ юк дип аны киләчәктә япмаслармы?

- Бер тапкыр ясаган әйбер инде киләчәктә зур чыгымнар таләп итәр дип уйламыйм. Икътисади файдадан тыш, бу бит әле татар теленә ихтирам да. Мәсәлән алар Татарстан интернет базарына безнең кагыйдәләрне истә тотып киләләр. Ә республикада икетеллелек кануны.
- Татарча Яндексны кулланучылар күп булыр дип уйлыйсыңмы?

- Бу башлангычның кәҗәсенә караганда мәзәге кызыграк. Аның татар телле булуы инде җаннарны җылытып торыр. Татар кулланучысы инде үзенә кирәкле мәгълүматны кайда табарга икәнне белә, шуңа бәлкем аның әһәмияте дә ул кадәр зур түгелдер. Шуңа бу сәхифә гамәлигә караганда, рухи яктан мөһимрәктер.




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Айнур
01.07.2010 12:08
Бушлай булгач барыбызга да шалтыратырга кирек, тагын берер яхшылык эшлеп куймаслармы)))
җавап

кем: Булат/Мишәбаш
02.07.2010 22:35
Дөрес әйтәсең Айнур, мин шулай эшләдем дә.

кем: Данил кайдан: Казаннан
01.07.2010 09:55
"Яндекс"ның телефоны 8 800 333-96-39 (Россиядән шалтырату бушлай).
Аларга рәхмәт әйтү - яхшы идея. Татарчалаштыруның нәтиҗәсен анализламый калмас алар. Бу шалтыратулар яхшы аргумент булыр.
Р.S. Былтырга 2006 елда биргән җаваплары бик кызык ))
җавап

кем: Гауваска кайдан: Татарстан
01.07.2010 15:05
Хокумэтебезнен миллэтебезгэгенэ эшлэгэн берэр яхшылыгын..эйтЭЛЕ
Араларында татарча белучелэрдэ санаулы гына..
Шунын очен ЯНДЕКСКа РЭХМЭТ(бушлай)эйтугэ..аяк чалма..

кем: гаувас кайдан: су астыннан
01.07.2010 03:26
Элбэттэ , акча тулэмэсэлэр Яндекс бармагын да селкетми . Заманында Windows-нын татарчасын Татарстан хокьумэте зур акчалар тулэп эшлэтте . Иманым камил , Яндекска да Татарстан хокьумэте тиешле эжерен чыгарган . Шуна кьурэ бу юлы турэлэргэ рэхмэт эйтергэ кирэк .

кем: Renat кайдан: Misyr
01.07.2010 02:13
aie, shulai bulyp 4yga da inde - tatarlar uz tellare o4en eshlamaganne uryslar eshlap iatalar... Konnardan ber konne "tatarlardan baryber bulmas, uz tellaren saklyi almyilar iunsezlar" dip uryslar tatar telenda soilasha bashlamaslar mikan?

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
30.06.2010 23:17
Бик әйбәт эшли. Язасыз Яндекс эзләү (бүлеге-урынымы шунда, әлегә
тәрҗемәсе ясамадым) системасына төймәсенә басасыз, шунда чыга татарча текст. Тик белергә кирәк ни сорарга., нинди язма, авторы һ.б.

кем: Былтыр
30.06.2010 22:23
2006 елда мин Яндекска хат юллаган идем - http://byltyr.livejournal.com/15435.html .
җавап шунндый иде:
"С------й ответил в частном порядке, на форуме это не появится.

- - - -
Во-первых, технически индексировать мультибайтовую кодировку не
проблема, но чтобы не испортить русскоязычный поиск иноязычными
документами, требуется распознавание языка, для которого нужен корпус
текста и т.д. Для одного языка задача решается не так сложно. Но тут
появляется "во-вторых". Индексация первого нерусского языка народов
России -- это отчасти и политический шаг. Почему именно татарский? Как реагировать на просьбы об индексации остальных языков? Поэтому предлагать решение нужно для многих языков сразу, а это уже серьезные усилия, и это далеко не 1-2 месяца работы, а намного больше.
Я не хочу заявлять что-либо сейчас, так как татарский язык -- довольно болезненная тема для татар. Это неминуемо вызовет дискуссию, в которой нет времени участвовать. Плюс без раскрытия планов (а мы их не раскрываем) ответить полноценно на вопрос нельзя. "

кем: Нур кайдан: Мәскәүдән
30.06.2010 22:14
Ландыш ханум! Зинхар өчен безгә аңлатып бирегезчәле,менә Яндекска кереп мин сораулар язсам,шул сорауларда грамматик яктан хата булса,Яндекс сразу хаталарны төзәтә. Татар Яндексындада шундый мөмкинчеләкләр булырмы.Әгәр шундый мөмкинчелекләр булса,бик яхшы булыр иде,татар телен үрәтү өчендә балаларга,үзебезгәдә телне бозмаска.Ул татар Яндексын ничек табарга?Или ул сайтка ничек керергә?
Ланыш ханум ,булышыгызчәле,вакыт табалсагыз.

кем: !!! кайдан: Тотса Мәскәүләр якаң
30.06.2010 19:52
Аның башлангыч бит итеп буламы соң?!

кем: Анурбик кайдан: Татарстан Республика
30.06.2010 19:22
Афэрин ! Рэхмэт безне санга сукканнар..
Уз турэ-чиновникларыбыздан курмэгэн ХОРМЭТ !
Данил, мин гади кулланучы Яндекска рэхмэтемне ничек белдерэ алам ?
     
текст зурлыгы - +

Веб-мастерлар игътибарына! Сез Азатлыкның бу информерын үзегезнең сәхифәгезгә урнаштыра аласыз. Урнаштырган очракта, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org