киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Яшен Чаллы чиркәвен һәм авыл өен яндыра

“Рождества Христова” чиркәве
30.06.2010

Быел Чаллы һәм аның тирәсендә яңгыр булмады диярлек. 28 июньдә, кичке якта башланган яшенле яңгыр афәт китерә. Яшен сугудан шәһәр үзәгендәрәк булган “Рождества Христова” чиркәве янып китә. Төзелә генә торган чиркәүнең агач өлеше бик тиз күмергә әйләнә. Чаллыдан ерак булмаган Евлево авылындагы бер йортны да яшен сугып яндыра.

Чаллыдагы “Рождества Христова” чиркәве моннан 5 ел элек төзелә башлый. Бу чиркәү баштарак Җиңү паркы янында төзелергә тиеш була. Монда беренче мәлне агачтан часовня төзиләр. Ләкин кемнәрдер паркта чиркәү төзүгә каршы килә, часовня өчен китерелгән кирпеч өемнәрен дә тараталар.

Бу гамәлдә Чаллы ТИҮенә йөрүче, 60 яшьне узган ике апа гаепләнә. Аларны атна буе төрмәдә дә тоталар, ләкин гаепләре расланмый. Соңрак хакимият чиркәү өчен урынны башка җирдән бирә. 5 ел төзелгәч, якын арада чиркәүнең гөмбәзләрен куярга ниятлиләр. Ләкин яшен уты беренче каттан соң башланып киткән агач диварларны яндырып бетерә. Чаллыдан Димитрий атакай яңа чиркәү биеклеге 50 метр чамасы булырга тиеш иде, ди.

Кем гаепле?


Янгын сүндерү берләшмәсе башлыгы урынбасары Кашихин афәт урынында: "Чиркәүнең мөлкәте, гөмбәзләре, лавкасы саклап калынды. Күрүчеләр һәм чиркәү руханилары әйтүенчә, янгынга яшен шары сәбәпче була", дигән сүзләрне әйтә.

“Чиркәүнең агач диварлары озак эсседә каты кипкән. Бүрәнәләргә януга каршы махсус сыекча сеңдерелмәгән булган. Яшен тоткыч та юк. 80 процент төзелгән чиркәүгә 2-3 атнадан гөмбәзләр куелырга тиеш иде. Янгын шәһәрне матурлыктан мәхрүм итте. Чиркәүгә яшен сугуны руханилар һәм башка шаһитлар күргән. Соңгы сүзне экспертлар әйтер”, дигән фикердә Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васыйл Шәйхразиев.
Кайбер күрүчеләр фикеренчә, яшен чиркәүгә ике тапкыр суккан.

Афәт өсте афәт


Чаллыда 20 июнь көнне газ чыгудан шартлаган торак йортны торгызырга да өлгермәгәннәр иде әле. Шартлау нәтиҗәсендә 15 фатир зыян күрә. 2-3нче каттагы фатирларның урам як диварларын шартлау дулкыны читкә алып ташлый. Шартлауны шушы фатирларның берсендә яшәүче 30 яшьлек Михаил оештыра, дип тә фаразлана.

Бу көнне аның хатыны баласын алып гаиләдән китеп бара.Шуңа, газ плитәсенә тоташкан торбаны ычкындыра, нәтиҗә шартлауга китерә, диләр. Михаил хастаханәдә үлә. Хакимият йортны торгызу буенча ашыгыч чаралар күрә, диварларны торгыза. Бу максатларга 3 000 000 сум акча табылган.Җитәкчеләр шартлау урынында көнгә 2-3 киңәшмә уздыралар, хәтта караңгы төшкәч тә. Шәһәр башлыгы Васыйл Шәйхразиев төзәтү эшләрен 10 июльгә тәмамларга ышандыра.

Фаягөл Латыйпованың шартлаудан 3 бүлмәле фатиры зыян күрә. ”Көннәр үткән саен фатир диварларында, түшәмнәрдә ярыклар күбәя бара”, диде ул “Азатлык”ка.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: موللي кайдан: يورك
01.07.2010 18:24
Alla sukkan.

кем: Анурбик кайдан: Татарстан Республика
30.06.2010 17:37
"...атна буе тормэдэ тотылган хатыннарнын.." исемнэре дэ бар иде :
Асыя Зиннурова,Марзыя Шакирова.Атна гына тугел -14 тэулек ..(ураза вакытында ! )..
Карак,кеше гомерен кыюда гаеплэнучелэрне дэ мэхкэмэгэ хэтле иректэ
калдыручы илдэ намаз карчыкларын судка кэдэр ук утырттылар..

кем: Кадыйр кайдан: Тубылгытау
30.06.2010 16:54
Кызык булды, кешеләр чиркәү янганын салют атканын караган кебек карап тордылар. Җимерелә башлагач кемдер "Вау" дип акырып та җибәрде. Кешеләр бар нәрсәне дә телевизор аша күргәч тәмам потребительга гына әйләнеп баралар шул. Татарлар арасында алла каргады дигән сүзләр йөреде. Кем белә, бер көнне американнарны күрсәткән иделәр, чиркәүләренә яшен бәргәч безне алла каргады дип елап нишләргә белмичә йөргәннәр иде. Урысларга андый фикер башларына килмәде дә ахрысы. Мин аларның борчылганнарын күрмәдем.

кем: Muslim кайдан: Tatarstan
30.06.2010 14:55
No comment !
     
текст зурлыгы - +