киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Татарстанда ислам банкы ачылырмы?

29.06.2010

Русиядә кулланылган Европа банк системасы ул хәрәм юл белән акча эшләү, ди дин әһелләре. Русия җитәкчелегенең соңгы арада гарәп илләренә йөз белән борылуы ислам банк системасының бу илгә дә кертелү мөмкинлегенә ышаныч уята. Кайбер икътисад белгечләре бу ниятләрне тормышка ашырлык түгел дип саный.

Алар сүзләренчә, Русиядә ислам банкын булдырыр өчен канунны шактый үзгәртеп корырга кирәк. Ә мондый банк булдырылмаса, зур-зур саммитлар уздырып ислам икътисады турында сөйләшүдән мәгънә юк, ди белгечләр.

“Броккеркредитсервис” инвестиция ширкәте белгече Александр Афинагентов, ислам банкларын ачу мөмкин, әмма бик катлаулы, ди.

“Иң элек салым тармагында проблемалар чыгачак. Чөнки ислам банк системасында салымның кайдан алынганы билгеле түгел. Әгәр халыкара дәрәҗәдә ислам банкларына бердәм салым түләү нигезен булдырсалар, бәлки аны Русиядә дә ачып булыр иде.

Илнең тулысынча ислам банк системасына күчүе турында сүз йөртү - утопия. Чөнки Русия Европа юлыннан атлый. Банк системаларын үзгәртеп кору берничә дистә елга сузыла торган эш. Әмма Русиядә элекке банк системасын да калдырып, ислам банкларын да булдырып эшләү мөмкин. Моның өчен хәзерге кануннарга үзгәрешләр генә кертергә кирәк. Әлегә исә, Европа илләре дә, Америка да, хәтта соңгы елларда нык үсеш алган Азия илләре дә Европа банк системасыннан куллана.

Кризис вакытында ислам банкларына игътибар да, хөрмәт тә артты. Чөнки Европа банк системасы кризис заманында көчсез булуын күрсәтсә, ә ислам банклары нык торалар. Хәтта кризис чорында да алар табышка эшли. Шуңа да мөселман халкында бу банкларга карата шик юк. Минемчә, Русиядә мондый банкларны булдыру кирәк. Халык исә, кемгә нинди банк ошый, шуны сайлар”, ди Александр Афинагентов.

Шушы көннәрдә Казанда узучы ислам бизнесы саммитында исә, Русиядә ислам банкларын булдыру турында сүз кузгатылмады. Җирле җитәкчелек, килгән кунаклар да Русия һәм ислам дөньясы арасында уртак элемтәләрнең артуы турында сөйләште.

Ислам конференциясендә Русия вәкиле Камил Исхаков, үз чыгышында әлеге саммит бизнеска багышланса да, бу җыелышны Русия белән Гарәп илләрен төрле яктан ныгытучы чара булуын ассызыклый.

Саммитның төп уздыручыларының берсе, ислам бизнесы үсешен тәэмин итүче фонд башлыгы Линар Якупов Татарстанда халыкара инвестиция ширкәте булдыруны, Казанда хәләл логистик үзәк ачылуны ислам системасына күчеп баруның беренче адымнары, ди.

Әлегә ислам банкы ачылмаса да, икътисад белгечләре исә, соңгы елларда Татарстанда ислам бизнесына игътибар артуын күзәтә. Хәләл кафелар, кибетләр, машинада йөрергә өйрәтү мәктәпләре, хәтта чәчтарашханәләр барлыкка килде. Республика мөселманнары якын арада ислам банкының да булдырылуына ышана.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: موللي кайдан: يورق
30.06.2010 01:40
"Иң элек салым тармагында проблемалар чыгачак. Чөнки ислам банк системасында салымның кайдан алынганы билгеле түгел." - йалган.
Салым инспекциясы салым алу ысулларын табачак ул.

Татарстанда һәм башка безненң җирләрдә ислам банклары ачылыр.
Хәләл банклар белән эш алып бару үзе бер җүнне эш.
     
текст зурлыгы - +