киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / кызган таба

Казан гүзәле – Ләйсән

29.06.2010

Май азагында Казанда беренче тапкыр узган “Казан гүзәле -2010” бәйгесенә йомгак ясалды. Анда йөзләгән кызлар арасыннан татар кызы Ләйсән Ваһапова җиңү яулады. Көзгә ул Мәскәүдә “Русия гүзәле” бәйгесендә Татарстан данын яклаячак.


Әлегә Ләйсән имтиханнар биреп йөри, шул арада ул “Азатлык”ның Казан студиясендә кунак булып “Кызган таба” тапшыруында
катнашты. Клипларда төшүче, кыйммәтле машиналарны, элемтә чараларын рекламлаучы Ләйсәнгә 21 яшь.

“Казан гүзәле” бәйгесе (“Краса Казани”) беренче тапкыр оештырылды. Син анда ничек катнаштың?

Быел Казан әлеге бәйгене үткәрергә рөхсәт алды. Монда җиңгән кыз Мәскәүдә үтүче “Русия гүзәле” бәйгесендә катнаша. Кастинг буласын радиодан ишеттем. 16 - 23 яшьлек, буе 170 сантиметрдан узган һәм үлчәмнәре 90-60-90га якын кызлар “Казан гүзәле”нә килә алды.

Мин әле Казанның “Персона” оешмасында бер елдан артык модель булып та эшлим. Аңа кадәр төрле клипларда, журналларда төштем. Яшүсмер вакытта модельләр әзерләүче мәктәпкә йөрдем, кечкенәдән матур итеп йөрергә, дөрес елмаерга өйрәттеләр.

“Казан гүзәле” бәйгесе белән бераз таныштыр әле?

Кастингка бик күп кызлар килгән иде, һәркайсы үзенчә матур, чибәр. Сәхнәдәге беренче чыгыш йөзү киемнәрен тәкъдим итү иде. Аннан кыскача үзебез турында таныштырдык. 100дән артык кызның 20се генә финалга узды. Жюрида модель ширкәтләре вәкилләре, фотографлар, иганәчеләр булды. Интернет аша да кызларга тавыш бирү оештырылды.

Бу бәйгене кем үткәрде? Чибәркәйләрне сайлау кайсы күңел ачу үзәкләрендә узды ?

Төп оештыручылар “Краса России” оешмасы, “Персона” модель ширкәте иде. “Эрмитаж” төнге клубы, финал “Корстон”да булды.

Үзегез турында таныштырганда гадәттә ниләр сөйлисез?

Ничә яшь, кая укыйсың һәм хыяллар. Мин туганнарым гел елмаеп яшәсен дидем.
Башка кызлар ни турында хыяллана, истә калганнарын әйтеп китсәң иде ?

Бер кыз ал төстәге, бизәлгән кыйммәтле “порш каен” машинасы телим дип әйтте. Жюридагылар аңа елмаеп куйды, калган катнашучылар кыйммәтле журналларга фотога төшү, чит илгә укырга бару турында хыяллана.
"Азатлык"ның Казан студиясе


Әти-әниең кемнәр, алар синең уй-теләкләрне хуплыйлармы?

Хыяллар дигәннән, кечкенә чактан фотомодель буласым килде, дәү-әнием дә ул вакытларны искә ала. Шулай ук актриса булу теләге дә булды, мәктәптә укыганда театраль түгәрәккә дә йөрдем, спектакльләр уйнадык. Шушы барлык уй-теләкләрне тормышка ашырырга әти-әнием ярдәм итә. Гүзәллек бәйгеләрендә катнашуымны да ошаталар. Бу бит яңа танышлар, үсеш. Материаль яктан да, мораль яктан да ярдәм итәләр. Әнием шәфкать туташы, әтием оешмада эшли.

Дәү әнием дидең, ул мөгаен авылда торадыр. Сиңа авыл тормышы танышмы?


Әйе, дәү әнием янына Әтнә районына кайтып йөрибез. Авылда кунакта еш булам.

Тегү-чигү, тәмле ашлар пешерү сиңа танышмы?

Элегрәк кул эшләренә өйрәтүче түгәрәккә дә йөрдем. Телефон өчен сумканы да үзем бәйләдем. Ашарга пешерү буенча әлегә әниемне уздыра алмыйм, ләкин Алла телесә барсы да алда әле! (көлә)



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Muslim кайдан: Tatarstan
30.06.2010 01:52
Bez qezlarebezne we yashlarebezne shundey glamour tamashism belan maweqterep bik neq yalgheshabez . Natijalare bik yaman bulachaq hem alar inde kurene de bashladelar . Mondey yazmalarne gel R.Is'haqi bira , bu Bashqortostannan cheqqan keshelerneng iman-ahlaq seyfatlare chamale buluwena taghen ber dalil .
җавап

кем: ураллы
10.07.2010 12:55
Башкортостандагы Хылыукай конкурсы, эйткэндэй, йозоу кейеме менэн сыгырга мэжбур итмэй, кыззар ярым-ялангас йоромэй. Уз тэуфикхызлыгыгыззы безгэ япмагыз.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
05.07.2010 01:29
Заманалар узгэрэ. Безгэ дэ вакыт тугелме?
Хэйер, мин узем бу конкурсларны караганым юк, аларга ышанмыйм да. Минемчэ, кемне яратасын, шул синен очен гузэллэрдэн гузэле...

кем: Анурбик
29.06.2010 21:43
Кемгэ нэрсэ-мина уз телебездэ ярыйсы сойлэве ошады !Тынлагыз..
Бер радио эфирында жыру "йолдызларыбыз"дан бере : "Татарча бел
мим-чонки мин .......Казанда...устем.."дип "акланды.".? ? ?

кем: марат кайдан: казан
29.06.2010 19:14
Вэт шэп кыз бу! !!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
05.07.2010 23:02
Марат, менэ сез белмисезме шундый чибэр hәм доньякулэмендэ искиткич популяр талантлы 25 яшьлек Алина Ибрагимова дигэн скрипачка турында? Анын этисе татар музыканты, Лондоннын симфоник оркестрында уйный икэн, э энисе татар тугел бугай. Тиздэн ул Канадада концерт бирэчэк. Бэлки, АКШ ка да килеп чыкса, куреп тэ булыр кебек. Нэрэсэ эйтэсем килэ шушы язмам белэн, чыга татар, чыга донья кулэменэ! Бетми бул берничек тэ, купме генэ аны тапамасалар да, томаламасалар да.
Кызыксынган кеше менэ монда кереп карасын: http://www.alinaibragimova.com/
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Казан гүзәле - Ләйсән