тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

татарстан

Хаҗ әдәбе хакында яңа китап

29.06.2010

Чаллының “Тәүбә” мәчете имамы Идрис хәзрәт Галаветдин үзенең соңгы китабын хаҗ сәфәрләренә багышлаган. Китапта хаҗ кылырга баруның кыенлыклары хакында бәян ителә. Хаҗилар арасында комсызлык, сәүдәне беренче урынга куючылар күзәтелә. Китап хаҗдагы ямьсез күренешләргә сабак буларак язылган.

Моңа кадәр хаҗда булган язучылар, журналистлар үзләренең сәфәрләре хакында бик күп язмалар чыгардылар. Ә менә Чаллы имамы Идрис хәзрәт Галаветдин “Хаҗ маҗаралары” дигән китабы шушы юнәлештә язылган бик күп язмалардан аерылып тора.

Китапта хаҗ кылуның изге гамәл икәнлеген күрсәтү белән бергә, Идрис хәзрәт хаҗиларның эчке дөньяларын, кешелек сыйфатларын да тормышта булганча тасвирлый алган. Хаҗ сәфәре барышында кайберәүләрнең сүгенү-кычкырышлары, мәчетләрдән чыкканнан соң тәмәкегә ябышулары да күрсәтелә.

Вакыйгалар 1992 ел белән, Идрис хәзрәтнең беренче тапкыр хаҗга баруы белән башлана. Аны мөфти Тәлгать Таҗетдин ул чакта хаҗга баручы зур төркемнең җитәкчесе итеп билгели. Шушы сәфәрдән соң 18 еллап вакыт узган. Ни өчен соңга калып, байтак вакыт узгач, беренче хаҗ кылу турында китап языла? Әлеге һәм башка сорауларга Идрис хәзрәт Гәләветдин җаваплар бирде.

“Бүген хаҗ кылырга баручылар җиңеллек күрә. Ләкин аны да авырга саныйлар. 1992 елда, минем беренче баруда аеруча авыр иде. Каршы алучы юк, урыннар әзер түгел иде. Хәзер барысы да җайланган. Шуңа да карамастан, кайберәүләр хаҗ җирендә ризасызлык белдерәләр, кычкыралар, хәтта сүгенәләр. Менә шундыйларга берcе хаҗ кылу хакында сөйләргә булдым. Чагыштырсыннар.

Хаҗда төрле вакыйгалар бик күп була. Бервакыт 82 яшьлек әби 5 мең сумлык шәлемне югалттым, дип килде. Мин аны аяк-кулларың, күзләрең исән, колакларың ишетә, дип юаттым. Безнең белән баручылар арасында үлеп калучылар да, палаткалары янучылар да, сәүдәгә игътибар бирүчеләр дә булды. Маҗаралар җитәрлек иде. Шуңа да китабыма “Хаҗ маҗаралары” исемен куйдым”, ди Идрис хәзрәт.

Идрис хәзрәт Гәләветдин малай чагында укытучы булырга хыяллана. Бохара мәдрәсәсен, аннан Эр-Рияд университетын тәмамлагач, дин эшлеклесе булып китә. 60тан артык китап авторы. “Азатлык” хәбәрчесе Татарстан мөфтие урынбасары Аяз хәзрәт Мингалиев белән элемтәгә кереп, “Хаҗ маҗаралары” китабы буенча фикерен белеште.

“Бу китап бик җиңел укыла һәм ул бик кирәкле. Идрис хәзрәт гамәл-гыйбадәтләрнең бөтен нечкәлекләрен белүче галим, китаплар язуда оста.

Киләчәктә хаҗга барачак кешеләр авырлыклар белән очрашсалар сабыр һәм нык булсыннар өчен хәзрәт ачы тәҗрибәләре белән уртаклаша, төрле хәлләргә карата үзенең карашларын белдерә һәм нәсыйхәтләрен әйтә. Ә авырлыклар бит алар хаҗда гына түгел, алар гомер буена очрыйлар”, ди Аяз хәзрәт.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Анурбик кайдан: Татарстан Республика
29.06.2010 22:05
Миллионнар арасында бер-ике ""сэудэгэре"" дэ булу момкин..Андыйла
р уз hэлэл акчаларына тугел...бушка баручылар..булу момкин..
АБсолют купчелек ихлас кунелдэн бара..
20-30ар литр ЗЭМ-ЗЭМ суы алыпкайтып..якын-куршелэренэ авыз
иттеручелэрне белэм..

кем: Булат кайдан: Чаллы
29.06.2010 21:01
Эфэрин! Э мин хажиларыбызнын барсын да суфыйлар, сабырлар дип уйлый идем.
     
текст зурлыгы - +

татарстан

хезмәтләр:

подкастRSSmobile