киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Рамил Юныс: “Ислам бизнесы – сүзе күп, эше аз”

28.06.2010

Кол Шәриф мәчетенең имам хатибы Рамил хәзрәт Юныс, ислам бизнесының тынычлык яратуын әйтә. “Русия һәм гарәп илләре икътисадчыларын якынайтучы шау-шулы җыелышларның артуы куандыра, әмма бу чараларның нәтиҗәләре аз булуы борчый”, ди ул.

28-29 июнь көннәрендә Казанда икенче халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммиты уза. Башка еллардан аерылмалы буларак, быел әлеге чарага чит илләрдән рәсмиләр күпләп җыелды.

“KAZANSUMMIT 2010” Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Малайзиянең элекке премьер-министры Маhатир Мөхәммәд, ислам бизнесы һәм финанс үсеше фонды президенты Линар Якупов, Лордлар пулаты әгъзасы Назир Әхмәт, шәхси тармакны үстерүче ислам корпорациясе җитәкчесе Халед Әл-Әбүди, Ислам конференциясендә Русия вәкиле Камил Исхаковны очраштырды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, соңгы елларда Русия ислам илләре белән элемтәләрне ныгыта башлаган. Казан исә ике арадагы уртак мәйдан булып тора, ди президент.

Рамил хәзрәт Юныс сүзләренчә, бүген ислам бизнесын Русиягә кертүдә иң зур киртә - ил кануннары.

“Гарәп эшмәкәрләре Русиягә акча кертергә курка”

“Ислам банкы системасы Русия кануннарына туры килә алмый. Димәк, әлегә Русиядә тулы мәгънәдә ислам банкын ачып булмый. Әмма бу эш алып барыла. Ике ел элек Татарстан белән Кувәйт инвестиция ширкәте төзелгән иде. Үзара уздырылган чараларның күбесе ислам дөньясы эшмәкәрләренең Русиягә карата мөнәсәбәтен үзгәртүгә юнәлтелгән. Әлегә күпләр криминал һәм башка сәбәпкә сылтап, Русиягә үз акчаларын кертергә курка. Бу мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Гарәп илләрендәге эшмәкәрләргә Русиядә дә акча эшләп булуын аңлатырга кирәк”, ди Рамил Юныс.

"Икътисад шау-шу яратмый"

Рамил Юныс фикеренчә, ислам бизнесына багышланган саммитларның узуы, белгечләрнең Татарстанга килеп фикер алышуы файдалы эш, әмма бу җыелышлар әлегә көтелгән нәтиҗә бирми.

“Соңгы елларда бу мәсьәләдә күбрәк сөйләү бара, эше аз. Икътисад - ул тыныч әйбер. Кайсы сәүдәгәрнең кычкырып йөргәнен күргәнегез бар. Әгәр без уңышлы нәтиҗәгә ирешергә телибез икән, бу эшләрне бераз тынычрак башкарырга кирәк. Әмма күп вакытта артыгын сөйлибез дә, күз тидерәбез, эшебез барып чыкмый. Бу саммитны тәнкыйтьләмим, әмма шушы зур вакыйгаларның уңышлы нәтиҗәсе булуын телим. Татарстан халкы да үз акчасын хәләл юлда эшләтеп, хәләл кредитлардан куллансын иде дигән теләктә калам”, ди Рамил Юныс.

Әлегә Русиядә ислам банкын ачуга рөхсәт булмаса да, мөселман икътисадчыларының бирегә килеп бездәге икътисадны тикшерүләре буш эш түгел ди, хәзрәт. Чөнки Русиядә ислам банкын ачу рөхсәт ителсә, мөселманнар үз акчаларын кайсы тармакта эшләтү кулаерак икәнен белмәскә мөмкин. Әмма Русиядә ислам бизнесы турында авыз тутырып сөйләү, ислам банкы ачылганнан соң гына булырга мөмкин. Соңгы берничә елда Русия җитәкчелеге ислам икътисады системасына йөз белән борылды. Шуңа да якындагы берничә елда Русиядә ислам банкы ачылуын көтәргә була ди, республика дин әһелләре.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: موللي кайдан: يورق
30.06.2010 07:50
"сүзе күп, эше аз" - күп нәрсәләр сүздән башлана. Алла бераз көттерә дә азак ул сүзләрне тормышка ашырырып та куйа.

кем: фикер кайдан: баштан
28.06.2010 21:00
Дөрес әйтә хәзрәт. бездә эшләнмәгән эш турында күп сөйләшәләр. алдан кычкырган күкенең- башы ,-дигән шикелле.
бездә Ислам бизнесына аяк чалачаклар, чөнки % ка яшәгән катламга җиңел булмаячак. шуңа да монда аның җәелеп китәчәгенә ышаныч аз.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
29.06.2010 00:38
Ислам бизнесе уз урынында, урысныкы кеше урынында. Менэ эле генэ узен, имеш, президент итеп йорткэн Медведев АКШ ка экскурсияга килеп китте. Оч кон дэ утмэде, Нью-Йоркта 10 урыс шпионын тотып яптылар. Алар озак еллар Русия агенты булып маташканнар, акча юганнар. Агент очен монда аларга 5 ел срок котелэ, э акча юган очен - тулы 25 ел. Шуннан сон инде, мескен урыс, кая барсын кеше таларга?

кем: вахит кайдан: казан
28.06.2010 19:02
Рамил хәзрәтне шушы саммитка чакырмаганнар да, кәефе чытылган күрәсең. Бизнес андый форумнарны бик ярата, алай булмаса Давоста, Питерда шау-шу итеп җыелмаслар иде! Ислам бизнесы Казанда шаулап җыелуы табигый ул, бер-ике мулланы чакырмаудан ямьсезләнмәскә иде: Рамил хәзер тансык булмаса, аның урнына Илдус хәзрәт табылган әнә. Рамил хәзрәт үз вакытында "Зәмзәм крест" инвестиция брокерлык компанияне ачкан иде дә, аңа ышанган кешеләрнең акчаларын әрәм итүдән гайре бизнесы алгарыш итәлмады шул. Бәлкем, бизнесны бизнесменнарга калдырыргадыр? ә муллаларга эш җитәрлек - үз һөнәрдә үзләрен күрсәтсеннәр, мондый буш чәйнәшүдән тыелсалар да яхшы булыр иде. Чакырмаганга үч итү бигрәктә килешми инде!))
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Рамил Юныс: “Ислам бизнесы – сүзе күп, эше аз”