киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Чаллы ТИҮе ислам кабул иткән көнне булдыру ягында

Гамил Камалетдинов һәм Рәфис Кашапов
28.06.2010

Чаллы ТИҮ чираттагы утырышында Русия президенты Дмитрий Медведев, Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Шурасы сенаторлары исеменә мөрәҗәгать юллады. Әлеге мөрәҗәгать ислам динен кабул итү көнен канунлаштыру белән бәйле.

Русия президенты, депутатлар һәм сенаторлар исеменә кабул ителгән мөрәҗәгатьнең башында татар халкының тарихы беркадәр бәян ителә. Русиядә Чукындыру көнен билгеләп үтү турындагы канунның Федерация Шурасы тарафыннан хуплануы искә алына. Утырышта каралган әлеге мөрәҗәгатьтә мондый юллар да бар:

“Русия христианнары Чукындыру бәйрәмен 28 июльдә уздыра. Әлеге канун хуплангач, татар-башкорт ислам җәмәгатьчелеге хәрәкәткә килде. Болгарларның 922 ел, 21 май көнне рәсми төстә исламны кабул итүләрен исәпкә алып, мөселманнар өчен 21 май бәйрәм булырга тиеш. Кавказ мөселманнары исә, Дербентка, хәзерге Дагыстанга, ислам диненең 642 елда ук керүен искә алалар. Ләкин Дербент вәзгыятендә төгәл көн күрсәтелмәгән.”

Язмадагы шушы юллардан чыгып, Русиядә ислам дине кабул ителгән көн буенча фикер төрлелеге барлыгы күренә. Шушы хакта Рәфис Кашапов “Азатлык”ка мөнәсәбәтен белдерде:

“Мондый бәйрәм барлыкка килсә, барлык мөселманнарга уңай тәэсир ясар иде. Бәйрәмнең нинди көндә булуына килгәндә, килер бер көн, мөселманнар гомум фикер табар. Исламны иртәрәк кабул иттек, без тәкъдим иткән көн бәйрәм көне булсын дип, Татарстан, Башкортстан, Кавказ, Себер, Урал яклары үз якларына каерса, тарткалашның зур булуы ихтимал. Һәм бу уңай күренеш булмас”, ди ул.

Ислам динен кабул итүне рәсми рәвештә 21 майда билгеләү турындагы мөрәҗәгать ТИҮ утырышында бертавыштан кабул ителде. Милли хәрәкәт аксакаллары Гамил Камалетдинов, Рифкат Мифтахетдинов бу бәйрәм буенча Кавказ мөселманнары белән уртак тел табарбыз, бу максат Кавказ, Идел буе һәм Урал мөселманнарын берләштерер, дигән фикерләрен әйттеләр.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Анурбик кайдан: Татарстан Республика
29.06.2010 10:24
Карт кешенен фикере болайрак иде:
1. Исламнын РФта 1400еллыгы(11оо гэ караганда)дэрэжэлерэк..тер..
2.Ислам кабул иту конен Мэскэу алдында дэгъвалау..Каф тавыннан
булса гына...тынлануын...искэ алырга кирэктер..

кем: Muslim кайдан: Tatarstan
29.06.2010 01:07
Minga ghajap , nichek inde kaferlar ilenda yashap ISLAM bayramen daghwalap bula ? Bu bit shushe ildage uzebezneng qolleqqa rizalashu digan suz . Russia musulmannar watane bula almey , bashta AZATLEQQA iresherga kirak , annare bayramnar turenda qayghertergha . Challe millatchelere nik qechetmaghan jirne qashilar ? Sineng ghaepsez din qardashlereng'ne zindannargha utertalar , a sin urus colonisatorlarennan bayramnar daghwaleyseng . Oyatsez axmaqlar !

кем: Идел Булгар кайдан: Сергач яклары
28.06.2010 21:50
922 елда Ислам динен кабул иткенсез икен чын мөселманнар булыгыз!
Кавказ мөселманнары арасында Иманлы кешелер күберек безнең Идел-Урал мөселманнарына бакканда.
Мында бит кем эртерек Ислам динен кабул иткен горурланырга керекми. Тене вайнахлар(чеченнар, ингушлар) 200 ел гына Ислам диненде, ә нинди мөселманнар безнең татарларга карасаң!
Үзебезне борынгы мөселманнар диеп күрсеткебез килсе, без чын мөселманнар булырга тиеш.

кем: Нурулла Гариф кайдан: Казан
28.06.2010 14:52
Анурбәк бабай, кырыйга сөйрәмә инде, эш бит ел исәбендә түгел, ә аның көнен билгеләүдә!!!
Ә ел исәбенә килгәндә тегеләй дә болай да ислам кергән вакыт исәбе борынгырак!
Булдыргансыз Чаллы егетләре!
җавап

кем: Нуруллага
28.06.2010 17:13
Болайда,тегелэйдэ..булгач..бабайга нинди дэгъвэ белдерэсен......
җавап

кем: Башка бабай кайдан: шушннан ук
28.06.2010 18:27
Анурбик уз якташларына каршы киле, аларны хупламый тугелме?
җавап

кем: Алсу кайдан: Алабуга
28.06.2010 19:40
Шулай шул, аптыраганнан эйтэ торгандыр ул Анурбик бабай.

кем: Alfred кайдан: Alabuga
28.06.2010 14:32
Рәсәй империясе мөселманнар өчен Ислам динен кабул итү көнен бәйрәм итү безнең өчен бик зур вакыйга булыр иде. Мөселманнар Рәсәй казнасына зур налог түлиләр. Шушы империя өчен хезмәт итәләр. Әгәрдә Кремльдә утыручылар, думадагылар, федерациядәгеләр Рәсәй мөселманнры сүзләренә колак салмыйлар икән, зурдан кубып компания башларга кирәк.
Анурбик әфәнде, Кавказ урыслар тарафыннан яулап алынган, без дә шулай ук. Без татар коллары елгадагы саламга ябышып исән калырга тырышабыз, сез дә шул колларның берсе.

кем: Анурбик кайдан: Татарстан Республика
28.06.2010 13:42
Мин 642 ел тарафдары ! Дагыстан-РФта БИТ !!!
җавап

кем: Жэмди кайдан: Шыгырдан
28.06.2010 18:24
Анурбик бабай, мэсэлэ башкачарак тора.
642 дэ Дербенд жирлэре Ислам хэлифэлеге кулы астына кала. Анда Ислам кочлеп кертелэ. Э Идел буена Ислам ирекле рэвештэ килэ. Хэм ин мохиме, аны аерым бер дэулэт - Идел Болгарстаны дэулэт дине дип кабул итэ. Аерма монда шактый. Шуна куре, дагларнын гел уз якларына ботен эйберне борырга телэулэреннен сак булырга кирек. Алар болай да, ут куршелэре чеченнар белэн, Русиядег татар - моселман факторына шактый кизэнеп баралар. Мин моны махсус кузэтеп баручы хэм бу процессларны эчтен белуче буларак эйтэм.
җавап

кем: Жэмдигэ
28.06.2010 21:21
Тнв нын"7 дней" ында ТР диния назэрэте Рэсмилэре..узебезнен Казандагы ук бер мэчет ӘhеллӘрен шулай..пычраттылар......Таулы
моселманнар..андыйны уйларга да куркыр(Аллаhтан !..). ИДЕ...
     
текст зурлыгы - +