киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Чаллылар гына физика фәне имтиханыннан 100 балл җыя

Рамил Хәлимов
25.06.2010

Чаллы хакимиятендә мәктәпләрдәге уку торышына, бердәм дәүләт имтиханнарына нәтиҗә ясау буенча махсус утырыш узды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Васыйл Шәйхразиев БДИ буенча Чаллы күрсәткечләре күркәм, дигән фикерне әйтте. Шул ук вакытта, “әйдә ярар” мөнәсәбәте белән эшләүдән арыну зарурлыгын искәртте.

Татарстан күләмендә 71 укучының БДИны 100 балга тапшыра. Шушы 71 укучының 20се Чаллы мәктәпләреннән. Татарстан буенча бары ике укучы физика фәненнән 100 балл җыйган. Илназ Сиразов һәм Алена Середа икесе дә Чаллыдан. Республикада математика фәненнән 3 укучы 100 балл ала. Монда да икесе Чаллы укучысы. Биологиядән 100 балл алучылар Татарстанда 2, берсе Чаллы каласыннан.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Васыйл Шәйхразиев БДИ буенча узган елга караганда алга китеш булуын билгеләсә дә, инглиз, немец телләре буенча нәтиҗәнең начар булуын искәртте. “Әйдә ярарга” эшли торган заманнар үтте. Чит телләрне укытуга игътибар зурдан булсын”, диде ул.

Шәһәрнең татар мәктәпләрендә өлгереш нинди?

“Соңгы елларда кайбер оешма вәкилләре, аерым кешеләр Чаллы мәктәпләрендә урыс теленә игътибарның аз булуына, татар теленә өстенлек бирелүенә зарлана. Мондый дәгъвалар нигезсез.
Гадәния Гаусиева


Узган ел 4 укучы урыс теле имтиханы буенча 100 балл җыйса, быел 8 укучы. Урыс теленә игътибар аз, димәс идем. Татар мәктәпләре имтиханда сынатмады. 2нче, 54нче татар гимназияләре алга да чыкты. БДИне тапшыра алмаучылар һөнәр бирүче уку йортларына барачак”, диде Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов.

Имтиханнарны тапшыра алмаучылар саны әлегә төгәл түгел. Ә менә татар милли оешмалары тарафыннан мәктәпләрдә татарча укытуны, балалар бакчаларында татар төркемнәренең бетә бару турында фикерләр күп әйтелә. Шушы уңайдан “Лилия” исемен йөрткән 94нче балалар бакчасы мөдире Гадәния Гаусиева белән әңгәмә корабыз.

Бирегә 285 бала йөри икән. Шуларның 72се өч татар төркеменә бүленгән. “Татар ата-аналары белән даими агарту эше алып барабыз. Балаларын татар төркемнәренә китергән әти-әнигә рәхмәттән башка сүз әйткән юк”, ди Гадәния ханым.

Башкарма комитет җитәкчесе Васыйл Шәйхразиев мәктәп мөдирләренә мондый мөрәҗәгать ясады: “Җитештерү ширкәтләрендә алдынгы хезмәткәрләрнең фоторәсемнәре Мактау тактасында тора. Алдынгы укытучылар өчен дә Мактау тактасы булдыру зарур. Фоторәсемнәр нинди кыйммәтләрдән чыгып куелачак, анысын уйлагыз”, диде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Анурбик кайдан: Татарстан Республика
27.06.2010 10:26
Килэчэге билгесез БДИ га табынып балаларыбызны жэберлэмэсэк иде..
100% бала БДИ дан 100 алып югары укуга керде ди....
Гади эш урыннарында(кубрэк!) КЕМ эшлэр ? Маркс эйтмешли топ бай
лык(ризык,кием,жиhаз,,)ны гади кеше тудыра...
Чит теллэрне белу ничэ % халыкка гына кирэк булыр икэн..
Саннар артыннан куып балаларыбызны кимсетмик..
Донья глобальлэшэ диеп яhуд халкы инглизчага кучми .УЗ ТЕЛЕНдэ
донья котэ..
УрысчаЕГЭны югары балларга биргэн Чаллылар арасында ТУГАн
телебезне дэ БИк яхшы белучелэр булуы куплэргэ УРНЭК ! !
     
текст зурлыгы - +