киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Cәяси активлык көне

22.06.2010

22 июнь көнне Казанда берничә сәяси чара үтте. Коммунистлар фиркасе сугыш башланган көнне искә алса, татар милли хәрәкәте вәкилләре Кыргызстандагы кан коюны туктату һәм репрессияләргә каршы таләпләр куйды.

22 июнь көнне Коммунистлар фиркасенең Татарстан бүлеге, республика парламентындагы коммунист депутатлар фракциясе һәм яшьләр оешмасы вәкилләре Горкий паркындагы Мәңгелек ут янында җыелды.

Бу каршылык чарасы  1941нчы елгы сугыш башланган көнгә багышланса да, анда ,социаль һәм сәяси белдерүләр дә булды.  Җыенда коммунистлар фиркасенең өлкән буын вәкилләре чыгыш ясады. Алар Җиңүнең бөеклеген шик астына куймаска, Советлар чоры һәйкәлләрен җимермәскә һәм Путин хакимиятен вазыйфадан бушатырга дигән белдерүләр ясады.

Хәрби пенсионер Теремеев Рифкат абый бу урам җыенына килү сәбәпләрен, бүгенге көн фашизмның үсә баруына каршылык белдерү теләге белән аңлатты. Ул Русиянең төрле шәһәрләрендә урыс булмаган халыкларга булган һөҗүмнәрне искә алды. Медальләр таккан шушы сугыш ветераны бүгенге икътисади кризистан социализм гына коткарачак дигән фикердә тора икән.

Коммунистлар җыенда кабул ителгән карарда сугыш ветераннарына яхшы шартлар тудыру, гадел сайлаулар үткәрү таләп ителде.

Татар иҗтимагый үзәге активистлары, Казан "Мәгариф "комитеты, Аксакаллар шурасы һәм Казанның сәяси репрессияләргә каршы комитеты вәкилләре башкаланың Шаляпин һәйкәле янында каршылык чарасын үткәрде. Бу митинг “Cәяси золымга – юк!” дигән шигарь астында үтте.

Татар иҗтимагый үзәге активистларының әйтүенә караганда, Чаллы мәхкәмәсе Милли Мәҗлес документларын экстремист дип бәяләгән. Милли хәрәкәт активистлары мәхкәмәнең шушы карарына каршылык белдерер өчен урамга чыккан.

Шулай ук, бу урам җыенында кабул ителгән икенче бер карарда коммунистлар һәм "Гадел Русия" фиркасе активистларына теләктәшлек белдерелде. Алар хокук саклау оешмалары тарафыннан экстремистлыкта гаепләнгән булган, дип әйтелә митингның карарында.

Каршылык чарасы башында ук Татар Иҗтимагый үзәк вәкилләре Кыргызстандагы хәлләргә борчылу белдереп, андагы кан коюны туктатырга, БМОның Иминлек шурасына чишелеш табырга дигән чакыру да кабул итте.

Милли хәрәкәт вәкилләренең әйтүенә караганда, ТИҮ һәм башка оешмалар үткәргән бу чарада 25 тирәсе кеше катнашкан.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +