киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Сабантуй илләр һәм калаларны очраштыра

21.06.2010

Якшәмбе көнне булган Казан сабан туйларында 150 меңләп бәйрәм итүче гади халык һәм берничә халыкара һәм Русия вәкилчелекләре булды.

Читтән килгән кунаклар арасында Күвәйт, Төркия, Казакъстан рәсмиләре, Әстерхан өлкәсе парламенты вәкилләре һәм җирле татарлар да булды.

Шамаилләр күргәзмәсен ачарга килгән Күвәйт һәм Төркия рәсми вәкилләре рәсми очрашулардан соң мәйданнарга чыкты. Төркия парламенты һәм хакимияттәге фирка вәкилләре, Истанбул башлыгы белән очрашу хәтта Аккош күлендәге Сабантуй чатырларының берсендә оештырылды.

Анда сүз икътисади гына түгел, мәдәни элемтәләр турында да барды.

Аерым алганда, сүз Төркиядә Тукайның 125 еллыгын үткәрү, андагы татарларга ярдәм итү һәм парламентлар арасында хезмәттәшлек итү турында да алып барылды, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар.

Шулай ук, бәйрәм көнне үткән ат чабышлары вакытында президент һәм башка рәсми кешеләр Казакъстанның Русиядәге илчесе Заурбәк Турисбәков белән очрашкан булган. Казакъстан вәкиле: “Гомеремдә күп сабантуйлар күрдем, монсы – чын сабантуй”, дип әйткән.

Казанда үткән Сабантуйда Әстерхан парламенты вәкилләре, Әстерхан татар оешмасы вәкилләре дә булды. Аларны Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатып йөрде.

Әстерхан Думасы башлыгы Александр Клыканов җитәкчелегендәге төркем Татарстан парламенты белән хезмәттәшлекне дәвам иттерү өчен килгән. Сабантуйга чыкканчы, Дәүләт шурасында Әстерхан өлкәсе канун чыгару җыены һәм Татарстан Дәүләт шурасы арасында килешү имзаланды. Анда ике парламент арасында хезмәттәшлек тәртибе билгеләнде. Аерым алганда яклар федераль кануннарга төзәтмәләр әзерләгәндә үзара килештереп хәрәкәт итәргә сүз куешты. Шулай ук ике төбәктә гомер итүче халыкларның белем бирү, тел өйрәнү, милли-мәдәни мәнфәгатьләрне канәгатьләндерүдә катнашырга вәгъдәләр бирде.

Әстерхан Думасы җитәкчесе, аның белән килгән татар оешмасы башлыгы Әнвәр Алмаев Каенлыктагы Сабантуйга чакырулы иде. Аларның үзенең төбәк сабан туен һәм Казанныкын чагыштыру мөмкинлеге булды. Рәсми чыганаклар язганча, Әстерхан Думасы җитәкчесе Клыкановның бәйрәмнең шулхәтле зурлап оештырылуына исе киткән. 2008 елда Әстерханда Федераль Сабантуй үткән иде.

Ул вакытта Татарстаннан бер очкыч тулы артистлар һәм көрәшчеләр барды.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: исемсез
23.06.2010 21:50
"сүз Төркиядә Тукайның 125 еллыгын үткәрү, андагы татарларга ярдәм итү һәм парламентлар арасында хезмәттәшлек итү турында да алып барылды" - быелгы кебек киләсе елда да Гыймат Тукайны искә алу чарасына үзенә ошаган кешеләрне генә чакыртыр микән?
Татарларга ярдәм итү... ТркиядәТатарстан дәүләте исеменнән эш йөртүчеләрнең астына ятучы оешма хатыннарына һәм кесәләренә акча салучы абзыкайларга гына күрсәтелә торгандыр инде ул, башка татарларга бернинди дә ярдәм юк. Анда күпме татар баласы үсә, диләр, татар дәүләт вәкилләре аларның атасын яки анасын ошатмаса, ул балаларга татарлыкларын күрсәтерлек мөмкинлек тә бирелми, имеш. Кайда анда ярдәм? Атып үтермәсәләр...
     
текст зурлыгы - +