киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Шәймиев "Изге Болгар җыены"на чакыра

Болгар җыены, 16 июнь 2009 ел.
17.06.2010

Быел бу чара аеруча купшы итеп оештырылачак. Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев Болгар һәйкәлләрен торгызу эшенә зур җитәкчеләрне һәм акча капчыкларын җәлеп итәргә тырыша.

"Изге Болгар җыены" быел ислам дине кабул итүнең 1121 ел тулуга багышлап үткәрелә. Шул уңайдан 18 июньнән алып 21-нә кадәр Спас районындагы "Болгар" тарихи-архитектура музей-тыюлыгында берничә зур чара булачак.

19 июньдә "Изге Болгар җыенын" тантаналы төстә ачу каралган. Анда Татарстанның хәзерге һәм элекке президенты, хөкүмәт башлыгы, мөфти, министрлар, башка рәсми кешеләрнең катнашуы көтелә. 

Форумда Идел Болгарстаны дәүләтенең ислам динен кабул итүе турында истәлек билгесен кую планлаштырыла. Белгәнегезчә, Татарстан вәкилләре ислам динен кабул итү көнен Русиянең истәлекле көннәре исемлегенә өстәргә тәкъдим иткән иде.

Быелгы җыенда борынгы болгар дәүләтенең рухи һәм мәдәни мирасына, архитектура һәйкәлләренә багышланган фәнни конференция дә үтәчәк. Аны Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендә “Яңарыш” фонды һәм Татарстан Фәннәр Академиясе оештыра. Әлеге фәнни җыенга Татарстан һәм чит ил тарихчылары чакырылган.

Быелгы “Изге Болгар җыены"на Русия мөфтиләре һәм төбәкләрдән вәкилчелекләр киләчәк. Үткән елларда әлеге форумны мөфтий Тәлгат Таҗетдин тарафдарлары оештырып килде. Анда Татарстан Диния нәзарәте дә берничә тапкыр мөселманнарны алып барды. Дәүләт оешмалары белән бергә тантаналы чаралар уздырды.

Ислам динен тотучы меңнәрчә кеше Болгарда сөйләшү уздыра, тарихи мәчет янында күмәкләп дога кыла иде. Быел исә, гадәти чаралар белән бергә, төрле төбәк мөфтиләре катнашлыгында “Русиядә ислам” дигән түгәрәк өстәл дә үтәчәк.

Шушы арада Татарстанга күрше төбәкләрдән мөселманнар агыла, беренче чаралар 18 июнь кичендә ук башланачак. Үткән елдагы форумда Ульян, Мари, Чуаш, Мордовия һәм башка күрше төбәкләрдән 20 меңләп кеше катнашкан булган, быелгысында күбрәк тә булырга мөмкин.

Быелгы җыенда тарихи конференция һәм мөселманнар түгәрәк өстәле белән бергә хәйрия эшләре белән шөгыльләнүче Республика шурасы һәм “Яңарыш” вакыйфы багучылары зур киңәшмә үткәрергә тиеш. Анда сүз Болгардагы тарихи һәйкәлләрне торгызу эшләрен алып бару турында барачак дип көтелә. Элегрәк үткәрелгән җыелышларда Болгарда төзеләчәк купшы проектлар каралган иде. 

Бу эшләр башында элекке президент Миңтимер Шәймиев тора. Быелгы форумга президент Рөстәм Миңнеханов, премьер-министр Илдар Халиков һәм аның урынбасарларының баруын Шәймиевның абруе белән бәйлиләр.

"Изге Болгар җыены"н оештыру эшләренә хөкүмәт, министрлыклар, Бөтендөнья татар конгрессы, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, Фәннәр академиясе дә җәлеп ителгән. Мәчетләрдән, төрле оешмалардан халыкны автобуслар белән алып бару оештырылган.

Әлеге чараларның максаты "Болгар" музей-тыюлыгын үстерү һәм аны туристлар үзәгенә әверелдерү, дип игълан ителде. 20 ел буена үткәрелгән җыеннар Болгарны популярлаштырырга бик ярдәм итмәде. Борынгы шәһәрчекнең Казаннан шактый ерак урнашуы, су юлы белән якын килеп булмау, анда рәтле кунакханәләрнең төзелмәве туристлар китертүне тоткарлап килгән иде.

Болгарда заманча инфраструктура төзү турында сөйләшүләр төрле дәрәҗәдәге җыелышларда соңгы дистә еллар буе алып барылса да, әлегәчә проблемалар хәл ителмәде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: J кайдан: Jahannamdan
19.06.2010 21:21

Мен бу анжуманга йахши баха берар едим. Чунки бу анжуман татар халкининг миллат булиб шаклланиши учун
ижади амил булар эди.

кем: Асхат Зиганшин кайдан: Уфадан
19.06.2010 13:57
РПЦ МП шуты бу Булгарны Богар Меккэсенэ эйлэндерик диеп башлаган иде .
Э хазер Кремль шуты анын, ешен дэвам итэ .
Ул да бит инде РПЦ МП дан бер тэре муйынына алган алгач , икенче тэрене алырга исэбе бардыр .

Нигэдер татарларнын, беренче башкаласын , Сарайны , искэ алмыйлар !
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
21.06.2010 23:44
Минемчэ, болгар тарихи гарэбэлэлэрен торгызу начар эш тугел. Тик бик шэп булмас Болгарны, мондагы Фэрит тарафыннан язылган "татар халкынын тамырлары очында утырган Болгар бабаларыбыз... " дип кабул иту. Куренекле тарихчылар Э. Паркер, Э. Гиббон х.б. исбат итулэре буенча, скифлар, гуннар, булгарлар татар тарихынын этаплары, бер ук халыкнын шул этаплардагы торле исемлэре генэ. Э татар тарихы Болгардан башланмый, бу хэл урыс колагына ничек кенэ йомшак мамык булып ятса да. Ул борынгы Кытай язмалары буенча, иске чор хисабы белэн 2700 елда искэ алынган. Димэк, татар тарихына кэм дигэндэ, 4700 ел!
Кем эйтмешли, кем узенен тарихын белми, ул миллэтлэр рэтеннэн мэхрум, ул тик коту генэ. Мин шул язманы кичэ инглиз телендэ Нью-Мексика штатындагы Санта Фе урамында куреп, хэйран калган идем. Кем язганын курэ алмадым, машинада бик кызу рэвештэ бара идем.
җавап

кем: Ирек кайдан: Мәскәүдән
20.06.2010 19:48
Хөрмәтле азатлык сәхифәсен оештыручылар! Тагында сезгә бер соравым бар.Менә бу сәхифәдә дә Асхат Зиганшин әшәке сүзләр яза. Аның сүзләрендә гел кешеләрне мыскыл итү, алардан көлү.Нәрсәдә булса эшләгез инде. Сезгә ышанып Ирек. Рәхмәт.

кем: Фәрит Гыйбатдинов кайдан: Чуашстан
18.06.2010 07:30
Бикә Тимерованың: "20 ел буена үткәрелгән җыеннар Болгарны популярлаштырырга бик ярдәм итмәде"- дигән сүзе белән килешмим. Әлеге җыен аркасында татар халкы, бигрәк тә Идел буенда яшәүчеләр, Болгарны тарихи илебез икәнне күңелләрендә яңарттылар. Әлеге чара бер кайчан да җыен булмады, Болгарга халык зыярат кылырга, татар халкының тамырлары очында торган Болгар бабаларыбыз рухына дога колып, намаз укырга, тәүбә итергә йөределәр. Бу чараны сабантуе итәргә түгел, анда халык рухи көч алырга тиеш. Мин куркам, элекке еллар да булган илахый көч, зыярат кылу , булган аура югалмас микән . Минемчә, башлап Минтимер абзый төзегән фонд эшләрен эшләсен, аннан обязательно мактарбыз.
җавап

кем: Renat кайдан: Misyr
18.06.2010 19:49
"Болгарга халык зыярат кылырга, татар халкының тамырлары очында торган Болгар бабаларыбыз рухына дога колып, намаз укырга, тәүбә итергә йөределәр". Paigambarebez, anarga Allanyn salavaty ham salame bulsyn ide, aitte: "och jirdan kala, bashka jirlarga safar kylynmyi (iagni izgelashterep, mahsus gyibadat kylyr o4en), alar da isa: minem bu machetem (iagni Madinadage), Makkadage Kagbatulla ma4ete ham Kudstage (ierusalim) al-Aksa ma4ete (4onki ul ma4etlarda kyilgan gyibaatlarnen savaplary iozlar4a arta)" (hadis bette). Tarihy urynnarny kurep, babalarybyzny iska tosherep, gyibrat alyrga isa - iaryi.

кем: Татар шымчысы кайдан: Үз Ватаныннан
17.06.2010 21:47
Кызганычка каршы, бу "ашкынып тарихлану" заманында зур-зур хаталар ясалуы да ихтимал. Аларны соңыннан безнең оныкларга кан коеп төзәтергә туры килмәсә иде, дигән теләктә булыйк. Һәм мөмкин кадәр озаккарак сузылса иде бу проектларны тормышка ашыру...
     
текст зурлыгы - +