киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Татар мәнфәгатен Гусев яклый

17.06.2010

Башкорт корылтаенда бу яклауны татарлар Фәрит Мөхәммәтшин һәм татар конгрессыннан көткән иде. Әмма Татарстан вәкилләре, халык санын алу проблемаларына күз йомып, башкортлар белән дустанә аралашып, автобус бүләк итте.

Шул ук көнне Дәүләт шурасында “Бердәм Русия” фракциясен җитәкләүче генерал-майор Александр Гусев матбугат очрашуында халык санын алу вакытында Башкортстанда күп кенә татарларны башкорт дип яздыру белән килешмәвен һәм моңа каршы торачагын әйтте. Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов сүзләренчә, “Бердәм Русия”нең үзәк идарәсендә Гусевның бу чыгышын тискәре кабул иткәннәр. Мондый чыгышлар алга таба да дәвам итсә, шурада фракция башлыгы урыныннан колак кага алуы турында әйткәннәр.

Мәскәүдәге “Бердәм Русия”леләр исә, Гусевның чыгышына бәйләнсәләр дә, Уфада узган корылтайда федераль үзәккә кагылышлы тәнкыйть сүзләренә игътибар итмәде. Әлеге җыелышта катнашкан “Бердәм Русия” үзәк идарәсе вәкиле Галина Изотова да каршы сүз әйтмәде. Әллә бирегә җыелучыларны санга сукмыйлар, әллә куркмыйлар, ди белгечләр.

Аның каравы Башкортстан татарлары исә, бу корылтайдан соң, Мөхәммәтшиннан бигрәк, Гусевны якын күрә башлады. Рәшит Әхмәтов хәтта, киләчәктә Гусев Дәүләт шурасында Мөхәммәтшин урынын алырга мөмкин ди.

Башкорт корылтаена Мортаза Рәхимов Татарстанның яңа президенты белән якыннанрак танышу йөзеннән, аның үзен чакырган иде. Әмма Миңнеханов Мөхәммәтшинны җибәрде.

“Бәйсезлек декларациясен юкка чыгару ялгышлык”


Татар җәмәгатьчелеге халык санын алу мәсьәләсе уңаеннан борчылышкан мәлдә, сәясәт белгечләре бәйсезлек декларациясен искә ала. Ни әйтсәң дә, быел 30нчы августта татар җәмәгатьчелеге Татарстан бәйсезлеге турында декларация кабул ителүнең 20 еллыгын билгеләячәк. Сәясәт белгечләрендә исә, бу декларация күп кенә сораулар уята. Узган ел Русия конституция мәхкәмәсе республика конституциясеннән бәйсез дигән сүзне тиз арада алып ташлауны таләп итте. Чөнки биредә Татарстаннар өчен республика кануннары Русиянекеннән мөһимрәк булырга тиеш диелгән. Әлегә бу декларацияне кире кагучы юк. Әмма Татарстан кануннарын Русиянекеннән өстен куючы, җинаятьче санала. Шуңа да Татарстанда бәйсезлек көнен билгеләү рөхсәтме, юкмы дигән сорау туа.

Аның каравы, сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов, бәйсезлек турындагы декларация татар тарихында бик мөһим документ булуын әйтә. “Декларация Шәймиев чорының иң зур җиңүе. 90нчы елларда ул Татарстанны башка төбәкләрдән өстен итеп күрергә ярдәм итте”, ди Әхмәтов.

Аның фикеренчә, нинди генә җитәкче булмасын, Миңнехановка бәйсезлек декларациясеннән баш тартырга туры киләчәк. “Әмма тулысынча кемгәдер буйсынып яшәү, үз сүзе булмаганнарны хөрмәт итмиләр. Шуңа да яңа президентка урталыкны тотарга кирәк”, ди Әхмәтов.

Аның сүзләренчә бу эшне Шәймиев оста башкарган. Федераль үзәк белән килешмәгән вакытта, республиканың элекке җитәкчесе Дәүләт шурасы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшиннан тагын да кискенрәк фикер әйттереп, үзе урталыкта кала торган булган. Хәзер исә, Мөхәммәтшин ролен Шәймиев башкара. “Дәүләт киңәшчесе вазыйфасына күчкәч ул да кайбер мәсьәләләргә кискен каршы торуын белдерә башлады. Алга таба аның нинди сәясәт алып баруын исә, Болгар җыенында ясаган чыгышыннан күрербез”, ди Әхмәтов.

Һәрвакыттагыча ул кыю фаразларын әйтә. Белгеч фикеренчә, Миңнеханов зур сәяси реформа башкарачак. Аның нәтиҗәсендә Татарстан белән Ульян өлкәсе кушылырга мөмкин ди.
Ничек кенә булмасын, бәйсезлек декларациясен тавыш-тынсыз гына юкка чыгару, зур ялгышлык. Русияне үзәкләштерү аны юкка чыгаруга китерә, ди Әхмәтов.




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
29.06.2010 20:06
Ә, Ф. Мөхәммәтшины Гусевка алмаштыруга килгәндә, минемчә татар шушы эштән отар гына иде. Мин бүген үкенәм Шәймиевны 92-нче елда Шахрайга милләттәшләр биреп җибәрмәгәнгә, башкасы булыр иде. Тик милләтәшләр аңа ышандылар ул вакытта, ә ул акламады шушы ышанычны. Ышанмаган булган булсак ул чакта, хәлебез бүген башкача булыр иде. Менә шунда гына аерма, башкача юк.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
29.06.2010 19:54
Винер әфәнде, мин сезне һәм баша әмгәдәшләремне кимсетеп язарга уйламаган идем. Үпкәләмәгез. Мин яздым күздә тотып рус милләтчесе Б. Мироновны, чөнки ул әлегә бердән-бер рус кешесе кайсы язып чыкты: Сугышта татарлар шул кадәрле күбәү булганнар, Правда гәзитенең кушымттасы татар телендә чыга иде дип. Юк, русларга чаплашка димиләр шулай ук ак тишек сүзен дә кулланмыйлар, тик менә алар исеменнән дәүләт урыннарында гына утыралар, татар телен мәктәпләрдән куар өчен 309-нчы закон гына чыгаралар шулай ук ЭГЕ-сы белән дә. Менә шулай. Мин гаепле түгел бит сезнең кайбер мәсәләдә аңлап җиткеромәгәнегезгә, монысы пробелы в знанияхме ди урысча әйтмешли.
җавап

кем: viner
30.06.2010 13:13
Юк. Мин сезне гаепләмим. Мин сезнең алдагы әйткән фикерегездә бәхәсле карашлар булуын күрсәтмәк идем. Әлбәттә яш ягыннан мондагы күпләргә сез: шыңшыма энем, күбрәк китап-гаҗит укы мәглүмәтле бул - диеп җавап бирергә хаклы дыр да. Әммә алай тарафдарларыгызны булдыра алырсызмы соң?
Урыс милләтчеләренә килгәндә, аларның татар турында уңай фикер әйтүләре, әле татарның хәлен аңлай башладылар дигән сүз түгел. Алар үзләрен барыбер шушы Бөек Русиясыз күз алларына китерә алмыйлар. Һәм үзләрен Русиянең бар халыкларынанда өстен итеп тоялар. Чөнки Русия империясен булдыру өчен шундый агрессив, энергиягә бай, йөз грамм салса "море по колено" халык кирәк булган. Бу халыкны булдыруда бик күп ясалма ысуллар кулланылган. Табигый шартларда барлыкка килгән халык түгел бу: кемнәрнең дер тарафынннан башкарылган проект. Идаралыкта алар әз, чөнки мәктәп яшеннән үк алар үзләре идарачы түгел икәннәрен үзләштерәрәр. Алар белән борынгыдан үк "чакырылган варяглар" Рюриковичлар идара иткән икән. Ә бүген инде "чакырылмаганныры" идара итә.
Минемчә үз илендә идаралыктан мәхрүм ителгән халыкны татар белән идара итергә чакыру бик дөрес булмас. Кем алар белән идара итә? Шуларны чакырырга кирәк.
Берәр яһүдине президентлыкка сорыйк алыйсаң. Шулай яхшырак булыр.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
27.06.2010 23:16
Гусев әфәнде татарны яклаган башкорт милли корылтаенда? Бик әйбәт, чөнки кайбер урыс кешесе аңлый башлады, алар ничек кысканнар иде 17-19 гасырларда, шуны дәвам иттеләр 20-нче гасырда да. Ә менә 21-нче гасырда урыслар үзләре 19-гасырдадагы татар хәленә төште. Хәзер алар аңлый башлады, татарны кысу руслар файдасына булмаганын. Ә без, билгеле инде урыска иске күзлектән карыйбыз, чөнки иске заманнарны тиз онытып булмый. Әммә шулай да, татар халкы үзенең яңалыкны тиз аңлаучан халык булачак, миңа калса ул үзенең арашларын үзгәртәлә. Без татарларга кем булышсада без кире какмаячакбыз, бигрәктә башкорт кардәшләребез татарга сырты белән борылгач. гусевны Госсовет рәисе итеп куйсак, бәлки отарбыз? Кем шушы хәлне үз кулына алып ачыклый ала? Әйдә керешсен бисмилясын әйтеп! Безгә сатлык татар түрәсеннән, безне яклый торган урыска алмаштырып тик отарбыз гына, һәр хәлдә яңа кеше яңача кыланыр.
Әле шушы мәсәләне дә истән төшермик, ул татарга ярарга тырышачак, шуңа күрә ул безнең күп теләкләрне тормышка ашырырдый кеше булыр. Һәрхәлдә без берни оттырмыйбыз, татар түрәсен урыс түрәсенә алмаштырып, урыс татар өчен начар булган чакта ул безнең таркау татарны тизрәк берләштерер, шуны онытмыйк. Әйткәннәр бит борынгылар ятып калганчы атып кал дип, шуны онытмыйк.
җавап

кем: viner
29.06.2010 18:42
Кайбер вакыт татар милләтчеләре башка сыймаслык фикерләр әйтеп ташлый. Ничек телисең шулай аңла. Бу очракта да бөтенләй үзгә карашлар әйтелгән. Гади халык өчен бераз аңлатмалар белән куертылган булса яхшы булыр иде.
Имеш "кайбер урыс кешесе аңлый башлады": "үзләре 19-гасырдадагы татар хәленә төште"?
-Кайсы урыс шулай уйлый икән? Исеме, фамилиясе? Нәрсә аларны хәзер Мәскәүдә "чаплашка" диеп йөртәләрме? Әллә Мәскәүдә "Русским и собакам не входит" дигән язулар күренәме? Хөкемәт аларга каршы диннәреннән биздерү, икенче дингә күчерү сәясәте алып барамы? Әллә урыс мәктәпләре булмаячак дигән фәрмән чыктымы?
Ярый, без надан халык ди: "билгеле инде урыска иске күзлектән карыйбыз". Урыс алга киткән имеш. Шулай да сорасы килә: ә кайдан чыккан ди ул чыраенда интеллект әсәре булмаган хәрбидән татарга ташыган мәхәббәт? Ни өчен татар аңа ышанырга тиеш? Татар өчен нәрсә эшләгән әле ул? Бу өлкәдә бердән бер гамәле шул Мәскәү әмере буенча татар-башкорт арасына тыкшыну. Бу проблемада ул компромис эзләргә тырышмый, киресенчә ике халыкны кара каршы куя. Генерал ялга чыкса да - хезмәттә. Белгәнебезчә армиянең төп кагыйдәсе "инитсиатива наказуема". Шуны үзләштергән хәрби үз мостакыйл фикерен белдерә алмый.
Нәрсәгә дер өмет баглый Мохаммәт абзый. Имеш "урыс татар өчен начар булган чакта ул безнең таркау татарны тизрәк берләштерер".
Ә татарга яхшы мөнәсәбәт күрсәтсә - таркатырмы? Димәк безгә аның яхшы булуы кирәк түгел? Татар тегеләй дә типкәләнә, болай да типкәләнә булып чыга.
Ни файда алыйсаң безгә "сатлык татар түрәсен" җүнсез урыска алмаштыруда?


кем: Molli кайдан: York
26.06.2010 16:39
"Белгеч фикеренчә, Миңнеханов зур сәяси реформа башкарачак. Аның нәтиҗәсендә Татарстан белән Ульян өлкәсе кушылырга мөмкин ди." - Tatarstan belan' Bashkiirtstan berga' kushiilsa aybatrak' buliiriiyii.

кем: Molli кайдан: York
26.06.2010 16:12
"Дәүләт шурасында “Бердәм Русия” фракциясен җитәкләүче генерал-майор Александр Гусев матбугат очрашуында халык санын алу вакытында Башкортстанда күп кенә татарларны башкорт дип яздыру белән килешмәвен һәм моңа каршы торачагын әйтте." - mena' junne' esh nindi bula.

кем: Ыклы
22.06.2010 11:30
"Татар мэнфэгатен Гуссев яклый" - Гусев татар мэнфэгатен якламый , ул урыс империализмы мэнфэгатьлэрен алга сьорэ : татар белэн башкортны кара-каршы куеп чэкештерэ . Анын ботен максаты шул .

кем: азат кайдан: башкорт иле
19.06.2010 10:02
молодцы татар дуслар,хазер попларын ебарсалар-полный комплект була.булдырасыгыз!

кем: viner
18.06.2010 11:49
Русиянең тарихи тәҗрибәсе күрсәтүенчә, урыс генералы беркайчанда татарлыкны яклый алмый. Аның башына бөтенләй башка идеология сеңдерелгән.
Ә менә Мәскәүнең татар-башкорт мәсәләсенә үз фикерен хәрбиләр аша белдерү бик күңелсез хәл.

кем: zaq кайдан: elga
18.06.2010 10:52
Кемгэ ышынасыз бэндэлэр ?

кем: Уфадан Кадерле
17.06.2010 19:39
Бик дөрес әйтәсез, Закировтан Уфа татары күптән гарык булган инде. Аның турында Уфа татарының ишетәсе дә килми. Мөхәммәтшинны без кай якка куярга да белми идек. Башкырт корылтаеннан соң бу билгеле булды: ул, шул ук сәяси уеннар корбаны буларак, Уфа татарын, ягни үз туганнарын, күз дә йоммый, "Открытая Уфа" сайтында башисты, башнацисты, дип исемләнгән, үтә милләтчел, татарга карата баскынчы психологиясендәге әһелләргә сатып китте. Шул да булдымы татар җитәкчесе. Бу бит бер яклап көлке булырга лаек гамәл, тик нәтиҗәсе буенча шул тиклем дә фаҗигале булуына карап, Мөхәммәтшинны милләт сатлыгы дип атарга гына кала. Хурлыгын ничек юар икән?!
Элегерәк, шушы ук фикер алу форумында, куркаклык турында, бигрәк тә ул куркаклыкның милләт мәнфәгате өчен көрәш кырындагы чагылышы турында сүз барган иде: имеш, ул каян килә?! Аны безгә күп еллар рәттән шул ук әһел аламасы Закиров күрсәтеп килде, соңгы 20 ел дәвамында Шәймиев бер туктаусыз "ачык дәрес" бирде, менә инде хәзер Мөхәммәтшин өлешенә төшкән икән татарга куркаклык дәресе бирү чираты...
Рәхмәт инде Гусев әфәндегә, "Ед.Рос." кешесе булуына карамастан, Уфа татары аның бу тәбигый чыгышын онытмас.
җавап

кем: Кадерсез кайдан: Казаннан
18.06.2010 15:34
ФСБ генералы татарларны яклый дип куану - ул тинтәклек . Уфадагы татар куштанлык вә аһмаклык ягыннан башкорттан бердэ ким тугел . Тегелэр "мы не ротив фсб" дип чыгалар , безнекелэр яшерен политсиядән ярдәм өмет итәләр . Болай барса , тиздән Патрушев белән Путин да яклар үзегезне . Бер яклады бит инде урыс нацлидеры үзегезне 2002 елда Казан Кирмәнедә , нәтиҗәсе булдымы ? Татарга ярдәм итәргә теләсә , Рәсәй Татарстан әйләнәсендәге чикләр артында 2,5 миллион милләттәшләрне кадырмас иде .
җавап

кем: Molli кайдан: York
26.06.2010 16:09
"Татарга ярдәм итәргә теләсә , Рәсәй Татарстан әйләнәсендәге чикләр артында 2,5 миллион милләттәшләрне кадырмас иде ." - bu doros'.
Yardam' itarga' telasa' tel masalasenda' tiz chishereye.
җавап

кем: ураллы
19.06.2010 06:59
Менэ-менэ, эйтемме Уфа татары тип кыскырып йороуселэр улар башкорт, тип.
Казаннар бит ул, ышту ты, куктэн к.тен асылындырып тошкэннэр. Кадерле, хин инде бутэн ерзэн генэ тошкэнхен, башкорт кеуек ук ысул менэн, беззен кеуек ук "ахмак". Бер ерзэ йэшэйбез,бер хыузы эсэбез, башка яктарга караганда арыуырак та йэшэйбез эле, бит "дуракам везёт".
Талашмай гына, тыныс кына йэшэй генэ белмэйбез, шул гына.
Бына шуны уйлап ултырам эле, бер нисэ гасырзан беззен токомдар, бер-беренен алкымынан алып, без - урыс, хин дэ урыс, тип шап та шоп хугышып ятыр микэн, элеге Уфа "татарзары" ише. Тэубэ-тэубэ.Сэм бабакай сэпэкэй хугып карап ултырыр инде.
     
текст зурлыгы - +