киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Газетка мәҗбүри яздыру халыкны матбугаттан биздерәме?

16.06.2010

Җәйге абунә чоры тәмамлануга бер атна вакыт калып бара. Татар басмаларының һәркайсы булдырганча үз ипи телеме өчен көрәшә. Кайсылары өйдән-өйгә йөреп укучы санын арттыра, икенчеләре, кызыграк газет чыгарырга тырыша.

Татар журналистлары җәйдән ни көтәргә дә белми. Гадәттә бу чорда газетларга язылучылар саны 15% кими. Өстәвенә кризис дигән зәхмәт тә бар. Шуңа да баш мөхәррирләр укучылар саны артуына өметләнми.

Ничек кенә булмасын, “Ватаным Татарстан” басмасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, халык белән якыннан эшләүне дәвам итәргә кирәклеген әйтә.
Миңназыйм Сәфәров

“Быел да без “өйдән-өйгә”дигән акциябезне дәвам иттек. Бүген дә 6 хәбәрчебез районнарга чыгып китте. Язылучылар санын ниндидер зур акцияләр үткәреп арттырып булганга ышанмыйм. Укучы белән күзгә-күз очрашып, аңа аңлату юлыннан барабыз. Әлбәттә җәйге кимү булыр, әмма ул артык зыян китермәс. Җәйге абунә чорында гадәттәгечә 20 мең язылучы булдырырга җыенабыз. Әлегә басма 60%ка үз-үзен туендыра. Язылучылар санын 30 меңнән арттырып булса, газет үзен үзе аклый башлар иде”, ди Сәфәров.

“Безнең гәҗит” басмасы хуҗасы Илфат Фәйзрахманов исә, өйдән-өйгә йөрү тәҗрибәсенә тискәре карый. “Журналистлар кызыклы язмалар язарга, ә укучы эзләп йөрергә тиеш түгел”, ди ул.

“Җәйге абунә чоры башка елга караганда авыррак бара. “Татарстан почтасы”нда узган елгы укучы санын саклап кала алмау турында сүзләр йөри. Басмалар тиражына дәүләткә караган һәм шәхси газетлар арасында көндәшлекнең гадел бармавы да тәэсир итә. Күп кенә районда хөкүмәткә караган берничә басмага мәҗбүри яздыру бара. Билгеле ике-өч басма алганнан соң, укучының үзе теләгән газетка акчасы калмый. Мәҗбүрилек белән татар матбугатын саклап калып булмый. Кеше үзенә нинди газет ошый, шунысын укысын. Иң мөһиме татарча укысын. Нишләп әле укучының иреген кысарга.
Илфат Фәйзрахманов

Кайбер басмаларның өйдән-өйгә йөрүләрен дә каршы чыгам. Чөнки болай без укучыны матбугат белән кызыксындыру урынына аны киресенчә үзебездән биздерәбез генә. Журналист язарга, ә квитанция күтәреп йөрергә тиеш түгел.

Гадел булмаган көндәшлек шартларында тиражны арттыру мөмкин түгел. Шуңа да төп максатыбыз булган укучыларны саклап калу”, ди Илфат Фәйзрахманов.

Үзе басма чыгармаган, әмма бу тармакка якын булган белгеч, “Матбугат.ру” сәхифәсе башлыгы Данил Сәфәров исә, ике якны да хуплый.
Данил Сәфәров

“Уңышлы эш ике өлештән тора. Яхшы товар җитештерү һәм аны сата белү. Кемдер яхшы басма чыгарырга кирәк, ди. Икенчеләр яхшы эшли, әмма сата белми. Бу эшләрне бергәләп алып барырга кирәк. Газетын да яхшы чыгару, укучылар белән очрашу да мөһим”, ди Данил Сәфәров.

Шулай итеп, татар матбугатының максаты бер – мөмкин кадәр күбрәк кеше туган телдә укыту булса да, әлегә журналистлар һәркайсы үз ягына тарта. “Ике татар очрашса, өч фирка оеша” дигән мәкаль матбугатка да кагылды.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: ИХ кайдан: Казан
17.06.2010 12:09
Язма авторынын исеме жисемгэ туры килми. Чонки гадел язмаган. "Кайсылары өйдән-өйгә йөреп укучы санын арттыра, икенчеләре, кызыграк газет чыгарырга тырыша". Нэрсэ дигэн суз бу? Димэк, ойдэн-ойгэ йоручелэр кызыклы газета чыгара алмый дип анларгамы? Гаделнен кем бу очракта кемнен тегермэненэ су тугуы ачык куренэ. Эле бу язманы БГкэ дэ элеп куярлар...
     
текст зурлыгы - +